поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
29.03.2018 Дин

“Сихерләгәннәр бит сине...”

Көзге матур иртәләрнең берсе иде. Вак-төяк йомышлар белән өйдән чыгып киттем. Сентябрь азагы булуга карамастан, агач, куакларның яфракларын коймыйча, әле һаман яшелле-сарылы төсләргә күмелеп утыруларына гаҗәпләнеп, киң, тигез тротуардан атлап барам шулай.

Күрәм, каршыма җил-җил атлап, төз гәүдәле, каба сакаллы ир якынлаша. Атлавыннан танып алдым, бу бит моннан алты-җиде еллар элек зур сәүдә үзәгенең артында урам себерүче, җыештыручы булып эшләгән Сәлим карт (исеме үзгәртелде). Башында һаман шул тирән эчле, кара тышлы түбәтәй, ак күлмәк өстеннән, мөселманча тектереп, тезенә хәтле төшеп торган казаки кигән. Аягында кунычын чалбар балагы белән төшереп каплаган читек-кәвеш, шул читек асты тузмастан аңа кызыл галош кидерткән. Җилкәсендә киң тасмага беркетелгән олы букча. Шул үзе: зәңгәр күзләре белән үтәли тишеп караучы, авызыннан чыккан һәр сүзен җөпләп кую өченме, сакалын сыпырып алучы, тәкъва кыяфәтле Сәлим карт бу. “Танымыйча” үтеп китәргә иде исәбем (бик күп сөйли, нотык укый), кая ул, очлы күзләре белән миннән алда танып: “Әссәләмегаләйкүм!” – дип, ике кулын күрешергә сузып килә. Тукталмый, исәнләшми чарам калмады. Хәзер инде мин күпмедер вакытка моның “ятьмәсенә” эләккән “балык” идем.
 
– Ахырзаман алды дими ни дисең, иртәнге намазымны бүген укып дога кылуга, кылт итеп күз алдымда син күренгәндәй булдың, – диде ул, кеткелдәп. – Бу бәндә исән микән, юк микән дип уйлап куйган идем. Менә берничә сәгать үтүгә күрешү насыйп итте. Ничек хәлләр, исәнлекләр, тормышлар? Күрәм: аягың авырта икән. Менә биштәремдә аяк-кул буыннарын дәвалый торган даруым бар, дус хакка сиңа биш йөз сумга гына бирәм.
 
Шулай дип, Сәлим карт букчасын ук ача башлады. (Аякларым авырта дип элек зарланганнарымны исенә төшерде инде бу хәйләкәр төлке, һаман шул тегесен-монысын сату кәсебендә икән).
 
– Янымда бер тиен дә акчам юк әле, – мин әйтәм.
 
– Ярый, әле булмаса, тора-бара булыр, бу дөньяда акча байлык түгел (ә үзе нәкъ шуңа табынып йөри), исәнлек – байлык, – дип, букчасында казынып, нәзек чылбырга тагылган кесә сәгате кебек бер нәрсә тартып чыгарды.
 
– Күрәм, малай, синең аураң җимерелгәнгә охшый. Кая әле, яхшылап тикшереп карыйк, – дип, шул әйберне баш очымда, гәүдәм тирәли әйләндерә башлады. – Әйтәм бит җимерелгән дип, оһо, менә монда тишек, әһә, менә тагын, менә тагын... Бөтен аураң тишелеп беткән бит, малай! Йөрәгең начар эшли, башың авырта, колагың шаулый, бавырың, бөерең тыгылып килә, тын юлларың да чиста түгел, ашказаныңда да кимчелекләр җитәрлек (теге еллардагы бөтен зарымны кабатлый бу). Сихер, кара көчләр сихере генә бу. Киленегез тәки сихер ташлап калдырган икән. Менә минем бу прибор бик төгәл күрсәтә. Бүлмәгез саен сихерле инә яшерелгән. Сиңа да, хатыныңа да, улың Ниязга да (кара син, кайчаннан бирле улымның исемен дә онытмаган, килен белән аерылышып маташалар дип сөйләгән идем) үлем инәсе сихере ябышкан. Миннән булсын яхшылык, әйдә, фатирыгызга кайтып, шул сихерле инәне эзләп табып юк итик. Юкса, эшегез харап бит, туган. Синең гомерең “особый” аз калган. Мин түгел, менә бу прибор күрсәтә бит, малай!
 
Түзмәдем, ачуым кайный башлады.
 
– Биш вакыт намаз укыйм, ел саен ураза тотам, Хаҗга да бардым дип сөйли идең, – дидем моңа. – Аны-моны сатып йөрүеңне белә идем, менә бу кадәресен бүген күрсәттең. Синең болай кылануың, им-том итүең үзләре үк сихер, багучылык белән шөгыльләнү бит инде. Ә ислам дине бу эшләр белән шөгыльләнүне тыя, ярамый, гөнаһ гамәл ди. Син миңа ниндидер прибор күрсәтә дип әкият сөйлисең. Үзе аерылып киткән киленнең безгә бернинди ачуы юк. “Аһ!” итеп аралашып яшибез, оныкны бергәләп тәрбиялибез. Кайчандыр сөйләгән зарымны исеңә төшереп, мине “дәваламакчы” буласың. Рәхмәт мондый “дәваңа”. Әлегә шөкер, сәламәтлегем дә, кәефем дә шәп, аурам да “тишелмәгән”. Мондый гөнаһлы юлга баскансың икән, “тишелгән ауралы” бүтән кешеләрне эзлә. Хуш, сау бул! – дип, китеп бардым.
 
Моңарчы мине бик сабыр кеше дип белгәнлектән һәм миннән мондый “һөҗүм” көтмәгән Сәлим карт приборын селкетеп, үзалдына нидер сөйләнеп калды.
 
Менә шулай, Алла исеменә, ислам диненә бәйләп, әллә нинди ысул белән кәсеп итүчеләр бар хәзер. Юлда очрасалар, андыйларны әйләнеп узуың хәерле.
 
 

Хәбиб МӨХӘРЛӘМОВ, Казан
Татарстан яшьләре
№ --- | 28.03.2018
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»