поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
03.03.2010 Авыл

СЕР ЙОМГАГЫН СҮТЕП КАРЫЙБЫЗМЫ?

Похвистнево районындагы атаклы Гали авылының 400 еллык юбилее алдыннан

Авылыбызга тиздән 400 ел тулачагын хәбәр иткәннән бирле аның тарихы белән кызыксынучылар күбәеп китте әле. Менә декабрь башларында гына Әлмәт шәһәрендә яшәп иҗат итүче күренекле шәхес, язучы Роза ханым Абзалова-Сәлманова, Габдрахман авылының хакимият башлыгы Өлфәт Усманов һәм тарих укытучысы Мәстүрә ханым безгә кунакка килеп төштеләр. Язучылар, тарихчылар белән аралашу үзе бер гомер бит.

 

Белмәгәннәре, ишетмәгәннәре юк кебек аларның. Нинди сорауга да төгәл җавап, төпле фикерләре әзер. Мәсәлән, Роза ханым безне җиде буын ата-бабаларыбызның искитәрлек бай тарихы белән таныштырды, Гали авылына 400 ел гына түгел, күбрәк тә булырга тиеш икәнлеген дәлилләп сөйләде. Шунда безгә авылыбызның кысып төйнәп куелган сер йомгагы әкрен генә сүтелә башлады кебек тоелып китте.

 

Татар кешесе, бигрәк тә иҗади җанлысы, кайда гына яшәсә дә, үз ягын мактый, өйрәнә, уңышларына сөенә. Роза ханым да үзенең «Иманлы төбәк җәүһәрләре» исемле китабын бастырып чыгарган. Анда безнең якның мәртәбәле кешеләре, танылган шәхесләре турында бик кызыклы материаллар тупланган.

 

Язучы үзенең шушы яңа китабы белән безне дә кыскача гына таныштырып үтте, берничә данәсен авыл китапханәсенә дә бүләк итеп калдырды. Баштан ук, кунаклар килеп төшкәч тә, Гали авылының хакимият башлыгы Идрис Муллабаев аларны авылыбыз белән таныштырып чыккан, изге урыннарыбызны күрсәткән, эшмәкәрләребезнең уңышлары белән таныштырып үткән икән. Быел бит бездә авылыбызның 400 еллыгына багышланган Федераль авыллар Сабантуе уздырылачак, һәм анда Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев тә катнашыр дип көтәбез. Шушы уңайдан авыл хакимияте башлыклары да, эшмәкәрләребез дә авылыбызны бәйрәмчә матурлау, төзекләндерү белән мәшгуль. Бу эшләрне күреп, кунаклар да сөенгәннәр.

 

Кичен кунаклар хөрмәтенә үткәрелгән кичәдә алар барысы да бертавыштан диярлек: «Авылыгыз бик матур икән, безгә бик ошады. Тормыш-көнкүрешегез, уңганлыгыгыз, кунакчыл булуыгыз, ата-бабаларыбыздан калган йолаларны, гореф-гадәтләрне саклавыгыз, ислам диненә таянып яшәвегез, үзгәртеп кору, финанс кризис шартларында да югалып калмыйча, үзегезнең юлыгызны табып, алдынгы хуҗалык булып танылуыгыз белән бик сокландык», – дип, үзләренең фикерләре белән уртаклаштылар. Бу кичәгә тирә-як авыллардан килүчеләр дә бар иде. Шулай, Мансур авылы Мәдәният йорты директоры Рәшидә Фәйрушина һәм Ләйсән Миңлеголова бик матур җыр алып килгәннәр. Мәчәләй артистлары Алия Әхмәтова һәм Шакир Абдрахманов парлы шаян бию һәм җыр башкардылар. Безнең авыл яшьләре Юлия Карипова, Ислам Кәлимуллин, Гүзәл Латыйпова, Рузия Йосыпова башкарган җырларны кунаклар да, авыл халкы да шулай ук көчле алкышларга күмделәр. Кичәне оештыручылар укытучы, депутат Кәүсәр Шәйхетдиновага, Гали авылы Мәдәният йорты директоры Асия Әхмәдиевага барысы да үзләренең рәхмәтләрен белдерделәр. Алар гел авылыбыз халкын сөендереп, яңадан-яңа концертлар әзерләп кенә торалар. Кичәдән соң кунаклар белән бергәләп бәлешләр ашап, тәмле чәйләр эчеп, көлешә-көлешә мәзәкләр сөйләп, туганнар кебек хушлаштык. "Сабан туена килербез, исән булсак. Хәзер юлны беләбез инде", – дип, кунаклар кайтыр юлга чыктылар.

 

Дулкынлы тау итәгендә

Асылташлар сипкәндәй.

Авылым балкып утыра

һәркөн кунак көткәндәй.


Саимә МОРЗАХАНОВА
Бердәмлек
№ 9 | 27.03.2010
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»