|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.03.2010 Җәмгыять
УСМАНОВ ЭШЕХәтерләсәгез, узган саннарның берсендә Оренбург өлкәсендә хезмәт иткән Алексеевск районы егете Илшат Усмановның һәлак булуын хәбәр иткән идек. Фаҗиганең нечкәлекләрен “Свободная пресса” сайты журналистлары ачыкларга тырышкан. Әлеге сайт менә ниләр яза. Юеш Көрнәле егете Илшат Усмановны армиягә 2009 елның 9 ноябрендә алалар. Аңа 21 яшь була. Казан медицина көллиятен тәмамлаган егетне Оренбург өлкәсендә урнашкан хәрби частьтә фельдшер итеп билгелиләр.
31 гыйнвар, якшәмбе көнне әти-әнисе улларының шалтыратуын күпме генә көтсә дә, Илшаттан бернинди хәбәр килми. Аптырагач, үзләре шалтыраталар. Тик Илшатның телефоны сүнгән була. Икенче көнне иртән Усмановларга җирле военком килеп, кайгылы телеграмма укый. Анда Илшатның шул көнне иртән үлүе хәбәр ителә.
Аны медпункт идәнендә күкрәгенә кайчы кадалган килеш табып алалар. Илшатның үлеме турындагы медицина белешмәсендә күрсәтелгәнчә, чәнчүдән булган 8 яра егетнең йөрәгенә үтеп кергән һәм бик күп кан югалтуга китергән.
Улларының гәүдәсен алырга килгән Усмановларга офицерлар, Илшат шундый сәер юл белән үз-үзенә кул салган, дип әйтәләр. Хәрбиләр аңлатуынча, моның сәбәбе хезмәт итү белән берничек тә бәйләнмәгән, егет җавапсыз мәхәббәттән шушы юлга баскан.
– Энемнең Казанда бернинди дә йөргән кызы юк иде. Ул армиядә дә барлыкка килә алмый. Илшат 6 ай да хезмәт итмәде. Частьләре исә кыр уртасына урнашкан. Җавапсыз мәхәббәт дип үз-үзенә кул салырга аңа 15 яшь тә, 18 дә түгел... – ди Ирек Усманов.
– Командование киресен раслыймы?
– Тагын ни өчен үз-үзеңне үтерергә мөмкин дип уйлый алар. Ләкин бу – юньсезлек. Ничек итеп үзенә 8 мәртәбә кадасын ул?! Военкоматта психик тотрыклылыкка тест үткәндә аның баллары иң югарысы иде.
– Сез частькә килгәч нәрсә күрдегез?
– Безне анда командир каршы алды. Без ул ни дә булса аңлатыр, хәлне сөйләп бирер дип көткән идек, ә ул безнең белән сөйләшмәде дә диярлек. Энем үз-үзен суйган, дип кенә әйтте. Сораулар бирә башлагач, шалтыратырга кирәк, дигән сылтау белән безнең яннан китеп барды. Аннан соң ниндидер полковник, барысы да йөргән кызы аркасында, дип сөйли башлады. Мин, ышанмыйм, дидем. Ул, анысы сезнең хакыгыз, дип җавап бирде. Шул сүзләрдән соң бөтен кеше, бу хәл аларга бөтенләй кагылмаган кебек, бүлмәләренә таралышып бетте. Без киткәндә бер генә офицер да һич югы бусагадан булса да озатып калмады. Солдатлар энемнең гәүдәсен чыгарды, урнаштырды, һәм без китеп бардык.
– Бергә хезмәт иткән егетләр белән сөйләшә алдыгызмы?
– Солдатлар белән сөйләшәсебез килгән иде. Тик алар безнең белән аралашудан баш тартты. Бәлки, курыкканнардыр. Кемдер, аларга бу хакта сөйләшү тыелган, дип әйтте. Солдатлар бездән читтәрәк йөрергә тырышты. Берәрсе янына барсаң, күзләрен яшерә иде. Барысы да бер сүзне кабатлады: “Без белмибез, бар да яхшы иде”, – диделәр. Сәер. Ул чакта без нәрсә дә булса аңларлык хәлдә түгел идек. Әти-әни аңнарын югалтыр дәрәҗәгә җитте. Бәлки, күп нәрсәгә игътибар итмәгәнбез, сораштырмаганбыздыр. Хәзер генә аны сорыйсы, моны белешәсе калган дип уйлыйм.
– Ә хәзер ни дип сорар идегез?
– Илшатны табып алган бүлмә янында ук тәүлек дәвамында сакчы тора. Ул кайда булган икән? Әле анда камера да бар. Ул яздырып бармаган очракта да, бөтен нәрсә кизү торучының компьютерында күренә. Ә ул кая караган? Бүлмәне без килер алдыннан гына печатьләп куйганнар. Аңа кадәр исә анда кем тели шул керә, ни тели шуны эшли алган. Шунысы да аңлашылмый: ни өчен экспертлар Илшатның тәнендә сигез яра барлыгын гына язган. Энемне өйгә алып кайтып, җирләргә әзерли башлагач, куллары һәм җилкәсе сыдырылган, күгәргәнлеген күрдек. Ни өчендер боларны теркәмәгәннәр.
– Энегез, мине кыерсыталар, дип зарланмый идеме?
– Беркайчан да әйткәне булмады. Көнаралаш шалтырата иде. Якшәмбе көннәрендә исә әти-әниләргә 2-3 мәртәбә дә шалтыраткан чаклары булды. Әнинең бронхиаль астма, аңа борчылырга ярамый. Шуңа да энем еш шалтыратырга тырыша иде. Әти-әниләргә Илшат нәрсәне дә булса әйтеп бетермәгән очракта да, миннән берни яшермәде. Беркайчан да армиядә авыр дип әйтмәде. Декабрьдә бер солдатның тәнендә күгәргән урын таптылар дигән иде. Шуннан соң мондый сүзләр сөйләмәде.
– Ни өчен армиягә китте соң ул? Медицина оешмасында альтернатив хезмәт үтәргә тәкъдим иткәннәр ләбаса...
– Ул инде яз көне үк дуслары белән бергә армиягә китәргә теләгән иде. Өлгермәде. Чакырылыш 30 июньдә тәмамланды, аның 27се көнне соңгы имтиханын тапшырасы бар иде. Ул имтиханнан соң ук военкоматка китте, армиягә алуларын сорады. Тик военкоматта көз көне килергә куштылар. Илшат өч ай көллияттә эшләде. Аннан соң чакыртып алдылар да Казандагы бер хастаханәдә альтернатив хезмәт тәкъдим иттеләр. Энем ризалашмады. Башкалар кебек үк хезмәт итәргә теләде. Военкоматтан качып йөрисе килмәде. Ватан алдындагы бурычымны үтим дип хыялланды. Ә менә ничек килеп чыкты...
– Энегезне үтергәннәр дип уйлыйсызмы?
– Мин белгеч түгел. Тик, минемчә, аны, чыннан да, вәхшиләрчә үтергәннәр. Ни өчен шулай килеп чыгуын беләсем килә. Кемгә дә булса җәза бирәчәкләренә шикләнәм. Мондый хәлләр азмыни?! Гадәттә, аларга күз йомалар. Бер генә нәрсәне беләсем килә: армиягә үз теләге белән киткән энем 21 яшендә ни өчен һәлак булды?
|
Иң күп укылган
|