|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.03.2018 Мәдәният
Бүген Камал театры билетларны ташлама белән сатаХалыкара театр көне уңаеннан Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры үзенчәлекле акция игълан итә. 27 мартта 24 сәгать дәвамында Камал театрының рәсми сайтында kamalteatr.ru 112нче сезоны спектакльләренә билетлар 25% ташлама белән сатылачак. Ташлама Камал театрының барлык спектакльләренә ясала. Акция 2018 елның 27 мартында 24 сәгать дәвам итә: 00:00 сәгатьтән 23:59 сәгатькә кадәр. Билетларны ташлама белән бары тик Камал театрының рәсми сайты аша гына сатып алырга мөмкин: kamalteatr.ru. Театр кассасында билетлар үз бәясеннән сатыла. Акция буенча сатып алынган билетлар кире кайтарылмый. Театр администрациясе акция шартларына үзгәрешләр кертергә хокуклы.
--- |
Иң күп укылган
|