|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.03.2018 Фаҗига
Кемеровода янгын вакытында һәлак булган кыз Казанныкы булып чыкмаганКемеровоның «Зимняя вишня» сәүдә үзәгендә билгесез югалган кыз Казанныкы булмаган. Бу хакта KazanFirst хәбәрчесенә Майя Ерохинаның дуслары сөйләгән. Янгын буласы көнне әлеге күңел ачу үзәгенә Майя биш яшьлек сеңлесе белән килгән һәм алар икесе дә һәлак булган.
Дуслары әйтүенчә, социаль челтәрдә яшәү урынын ул Казан дип болай гына күрсәткән булган. Чынлыкта Майя Кемеровода яшәгән, бик яхшы укыган һәм театр студиясенә йөргән. Кыз үләр алдыннан ВКонтактеда статус итеп: «Это конец», - дип язып калдырган.
--- |
Иң күп укылган
|