|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.03.2018 Дин
“Зәкят” фонды хәйрия концерты уздыра3 апрельдә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды “Ак барс” яшьләр үзәгендә “1+1” (“Бергә бер”) дип исемләнгән хәйрия концерты уздырачак. Әлеге чарада татар эстрадасы йолдызлары катнашачак. Концерт программасында Рамил Закиров, Салават Миңнеханов һәм Гүзәлем, Лилия Хәйруллина, Айгөл Рәхимова, Мөнир Рахмаев, “Кыю кызлар”, Артур-Марат, Илназ Гарипов, Сөмбел Билалова, Регина Тимербулатова, Руслан Амурус, Камилла Әхмәтова һәм башка артистлар, автор-башкаручылар чыгыш ясаячак.
Чараның партнерлары – “Ак барс” яшьләр үзәге, “Илназ” шоу-студиясе, Кассир.ру сайты.
Хәйрия концертыннан җыелган акчалар “Зәкят” хәйрия фондына китәчәк һәм ул инвалид балаларга ярдәм итү өчен тотылачак. Билет бәясе 200-400 сум.
Башлана 18.30да.
6+
--- |
Иң күп укылган
|