поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
26.03.2018 Язмыш

Кайнанамны сагынам...

Соңгы арада кайнанам төшемә кергәне юк. Аның белән бит хәзер төштә генә очрашабыз. Ярты ел элек вафат булды. Беркемгә мәшәкать салмый, тиз генә китте дә барды... Гомере кыска булды газиз кайнанамның. 70 яше дә тулмаган иде. И, яшәтәсе килә иде дә бит, тәкъдирне без язмыйбыз... Һәр кешенең Җирдәге ризыгы санап куелган...

Кайнанам төшемә керде. Имеш, урамда басып торабыз. Ихатага кереп булмый, кар баскан. Урам капкасы да ачылмый... Карыйм, өйдә ут янып калган икән. Өй ишеге дә ачык, лабаса. “Әнкәй, без китәргә чыктык бит, кире кермим, бар инде, зинһар, утны сүндереп, ишекне бикләп чык”, – димен. Кайнанам бер сүз дә дәшми кереп китте. Урамдагы тәрәзәдән карап торам, кайнанам бәләкәй якка керде дә, өстәлдән күчтәнәчләр алып безгә төйни башлады. Мин түзмәдем, өйгә кердем. Кайнанам башына минем яулыкны бәйләгән, үзе шундый моңсу, боек, башын аска игән. “Әйдә, әнкәй, безнең белән”, – димен. – Бездә торырсың, кыен була башласа, Алсуларга керерсең”. (Алсу – олы килендәш, зур улының хатыны). “Нәрсә генә эшләп торам инде сездә?” – ди кайнанам. “Сөйләшеп утырырбыз, сине туйганчы күрә дә алганыбыз юк. Ашык-пошык кайтабыз да китәбез, Яңа елны да бергә каршыларбыз, без кайтуга тәмле коймакларыңны пешерерсең, мин көн дә эштән соң кайтам”, – димен. Кайнам шатланып китте, йөзе балкып китте, ярар, алайса, әйдәгез, дип ризалашты...Уянгач, төшем тәэсирендә тора алмый, кайнанамның әйткән һәр сүзен, йөз чалымнарын искә төшереп яттым. 

Кайнанамның язмышы җиңел булмаган. Унике кыз арасында үскән бердәнбер малайга кияүгә чыга ул. Кайнатабыз белән өч малай тәрбияләп үстерәләр. Гомере буе колхозда хезмәт итә, кул белән сыерлар сава.

Олыгайгач төнлә торып кулларын уып утыра иде. Салкын су белән флягалар юуу үзенекен иткән, күрәсең... Кайната белән ял көннәрендә безнең авылга кайтуны бәйрәм кебек көтеп торалар иде. Икесе дә бик ихлас, гади кешеләр булдылар. Тормыш авыр булуга бер дә зарланмый, һәрвакыт булганына шөкер итеп яши белделәр. Аларның йортында һәрвакыт кунаклар була иде. Кайнанабыз кунакларны хөрмәт-
ләп каршы ала белде, безне дә шуңа өйрәтте.
 
Кайнанам үләргә ярты ел калгач (без аның үләсен һич кенә дә алдан сизмәдек) мәчеткә йөри башладым. Дәресләрдә укытучыны тыңлап утыру йөрәгемә, күңелемә, кальбемә шулкадәр хозурлык, тынычлык бирә иде. Кайнам үлгәннән соң шулкадәр зур кайгыны күтәрергә мине мәчеткә йөрүем генә коткарды...
 
Кайнананы югалту барыбыз өчен дә чын дәрәҗәсендә зур югалту булды. Иртән эшкә баргач кул үзеннән-үзе телефонга сузыла, “Әнкәй, ничек хәлләрең?” – дип сорыйсы килә...
 
Иремнең туган йортын ташламыйбыз, без әле дә кайтып йөрибез. Тик безне бикле капка, бикле ишекләр каршы ала. Һәр почмак кайна белән кайнатаны хәтерләтә. Баскычка барып җиттем дигәндә генә, кырмыскалар оясын күреп, туктап калдым. Әнә бит ничек мәш киләләр! Өебез ныграк, зуррак булсын диптер инде, тырышып эшлиләр. Кайчандыр безнең йорт та шушы кырмыска оясын хәтерләтә иде бит. Без йөргән ишегалдында шушы бөҗәкләрдән башка җан иясе булмас дип ул вакытта күз алдына да килмәде шул...
 
Буш йортның тәрәзәләре: “Нигә туган оягызны ташлап чыгып киттегез?” – дип, шелтә белән карыйлар сыман тоела. Язмыш юллары алып чыгып китте шул безне. Бүген дөнья мәшәкатьләре аркасында туганнар белән аралашырга да вакыт табып булмый. Бер каннан, бер жаннан булган туганнар, бер-берегездән ераклашмагыз, бердәм булып яшәгез! Туган йортка сукмак өзелмәсен, анда кырмыскалар гына хуҗа булып калмасын иде...

---
Өмет
№ --- | 26.03.2018
Өмет печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»