поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
03.03.2010 Язмыш

СЫНАУ...

– Һаман йөри бу алкаш...

 

Кассир-сатучы ханымның йөзен сытып теш арасыннан гына әйткән сүзләрен ишетеп, айнып киткәндәй булдым. «Аларны да аңларга була инде, төн буе кибет тирәсендә таптанучы сәрхуш ирләрдән, эчә-эчә төс-кыяфәтеннән генә җенесен аерып булмаслык хәлгә килгән хатын-кызлардан туеп беткәннәрдер», – дип уйлап куйдым. Үземнең дә аларны бик күрәсем килми. Ләкин, ни өчендер, бу юлы күзләрем сатучы ханым телгә алган эчкечене эзли башлады.

 

... Тәрәзә аша ап-ачык күренә: тәүлек буе эшли торган азык-төлек кибете янында берәү чайкалып тора. Яшь булырга охшамаган – кулында таягы да бар...

 

Иртәнге ашка дип ипи, сөт алып, кассир белән исәп-хисап ясадым да урамга чыктым. Теге абый миңа якынлаша башлады. «Хәер сорашмакчы инде бу», – дигән уй йөгереп узды. Ләкин...

 

Чайкала-чайкала яныма килеп җиткәч кенә аңлашылды: үз-үзен тотышында аракының бер катнашы юк. Тәне туктаусыз калтыранып торган, аякларында көчкә атлап йөрүче чирле бер кеше иде ул. Акылга да чамалы булырга охшаган – бертуктаусыз борын астыннан нәрсәдер мыгырдана, торымнан-торымга елмаеп ала...

 

«Минем сиңа бирерлек артык акчам юк, соранып йөрмә», – дип, тозлы-борычлы сүз белән авызын томаларга ниятләгән идем инде, өлгерми калдым.

 

– Сәлам, энем, – диде ул Алдан сүз катып һәм, аякларын көчкә өстерәп, яныма ук килеп басты.

 

– Нишләп рәхәтләнеп йоклап ятмыйсың шушы вакытта? – дигән булдым йөземә җитди төс керткәндәй итеп.

 

– Тегендә йоклармын әле, – диде абый. – Өстерәлеп булса да, йөриләр бит әле.

 

Бу сүзләрне, ничектер, коры гына әйтеп, кулындагы таягы белән аягына төртеп алды. Ул да булмады, һич уйламаганда, чалбар балакларын күтәрә төште.

 

Абыйның ике аягы да протез!

 

Танышып киттек. Гариф абый Зөбәеров, тумышы белән, Башкортостанның Салават районыннан икән. Бер аягын Кубада хәрби хезмәт вакытында өздереп кайткан...

 

«Куба» сүзен ишетүгә күкрәк турым әчетеп китте. Кайчандыр минем үз әтием дә шул Кубада хезмәт иткән бит!

 

Халыкның күпчелеге бу сугышны әле дә белми. «Миротворецлар» – совет солдатлары – коммунистик режимга каршы баш күтәргән кубалыларны «тынычландырырга» тиеш була. Төп дошманнары – кинодан күреп без һәм безнең балалар сокланган «Рембо»лар, бөтен җиргә тыкшынырга яратучы әлеге дә баягы янкилар. «Тынычлык сөюче» совет хөкүмәтенең бу галәмәтләрен гади халык белергә тиеш түгел, билгеле. Шуңа күрә әтиләр, яшерен сугышта күргәннәрен, гомумән, Кубага барганлыкларын бер генә кешегә дә, хәтта иң якын туганнарына да сөйләмәскә ант итеп, тиешле кәгазьгә кул куйганнар. Картайганчы, фани дөньяны ташлап киткәнче сөйләмәде әти бу турыда. Сораштыра башласаң: «Мәскәү астында хезмәт иттем мин, шунда җәрәхәтләндем», – дип кенә җавап кайтара. Әтиемнең бер кулында бармаклары юк иде. Инде әти вафат булгач, кабер ташы юнәтеп йөргән бер мәлне хәрби комиссариат архивындагы документларны барлап утырган берәү, очраклы гына, чынбарлыкны ачыклаган (хәрби инвалидлар исемлегендәге кешеләргә кабер ташы ясатуны җирле комиссариат үз өстенә ала икән). Әтиемнең Кубада хезмәт иткәнлеген, шунда яраланып кайтуын әлеге хәрби комиссариат вәкиле хәбәр итте...

 

Әңгәмәдәшемнең гәүдәсе бертуктаусыз калтырана. Нервыларын тынычландыру максатыннандыр инде – кулындагы таягын зыр-зыр әйләндереп тора башлады. Аннары тирән итеп бер сулыш алды да хикәятен дәвам итте:

 

– Армиядән кайткач, авылда рәтле эшкә кереп булмады. Бер аяклы кеше кемгә кирәк? Авылның нәрсә икәнен анда яшәп караган кеше генә яхшы аңлый ала. Анда минем кебек гарипләр яши алмый, чөнки өзлексез эшләргә кирәк. Энекәш белән Чаллы якларына юл алдык. Башта яңа гына төзелгән заводның пропусклар бюросында утырдым. Бер үк вакытта дәваланырга тырыштым. Дөресрәге, миңа протез кирәк иде. Тырыша-тырмаша яши торгач, протез алып, әйтеп бетергесез газаплар белән, йөрергә өйрәндем. Тормышым рәтләнә, җыйнак кына бер эзгә керә башлагандай булды. Бер кыз белән таныштым. Ул да Башкортостаннан килгән икән. Тора-бара араларыбыз якынайды, гаилә корып җибәрдек. Минем бер аяклы булуымны ул өйләнешкән көнне генә белде...

 

Абый кеткелдәп көлеп куйды. Аннары йөзендәге җыерчыклар буйлап тәгәрәшеп төшеп баручы яшь тамчыларын кул аркасы белән сөртеп алды.

 

– И-и, елады да инде минем аякны күргәч! «Нигә моңарчы әйтмәдең?» – дип тиргәп алды. Шулай да мине ташлап китмәде, Ходайга шөкер, бүгенгәчә бергә яшибез...

 

Офыкта кояшның беренче саран нурлары күренде. Көндезләрен хәйран җылы тоелса да, таң алдыннан урамда салкын икән әле. Калтыранып куйдым.

 

– Әйдә, абый, җылынып чыгабыз, – дип, әңгәмәдәшемне кибет эченә чакырдым.

 

Безнең кереп килүне күреп, касса артында утыручы сатучы хатын борын астыннан гына нәрсәдер мырылдап алды. Аның ни турында уйлавы билгеле, шуңа күрә:

 

– Бу абый исерек түгел, кызлар, – дип әйтергә ашыктым. – Бер минут кына җылынабыз да чыгып китәбез.

 

Касса ягыннан җавап ишетелмәде. Түшенә «Сату залы контролеры» дигән язу таккан егет аңа урын тәкъдим итте. Ләкин абый анда утырып тормады.

 

– Заводта эшлим. Беренче балабыз – улыбыз туды. Ике бүлмәле фатирдан «малосемейка» бирделәр, – дип дәвам итте абый таягын зыр-зыр әйләндереп. – Пропуск кәгазьләре биреп кенә утырсам да, акчаны җитәрлек бирәләр иде. Хатыным эшкә чыгып та тормады. Башта улыбызны тәрбияләде, аннары кызыбыз туды, аны аякка бастырды. Мин эшләп тапкан акча җитеп барды, шөкер...

 

Әңгәмәдәшем чыгу ягына таба атлады. «Син чыкмыйсыңмыни?» дигәндәй, миңа таба борылып карады. Сүзсез генә аңа иярдем.

 

«Икенче аягы турында кайчан сөйләр икән?» дигән уй борчый иде мине.

 

Арттан чыгып килүемне шәйләп алып, абый бераз тынычланып калгандай булды. Хәтта калтырануы да кимегән төсле тоелып китте. Минем күңелдә нинди сорау бөтерелүен аңлаган кебек, хикәятен шул темага борды:

 

– Икенче аяк... Анысы очраклы гына килеп чыкты. Саксызлык бәласе. Пропусклар бюросында утырганда, ничектер, минем өстәл янында торучы шүрлек-этажерка авып китте дә сәламәт аягыма төште. Тешне кысып булса да түздем. Бераз ыңгырашып утыргач, авырту басылгандай булды. Шуңа күрә табибка да күренеп тормадым. «Сынмаган бит, мәйтәм, сызлавы гына бетәр әле». Ахмак! Ахыр чиктә, гангрена булып, икенче аягымны да тездән кисеп ыргыттылар...

 

Ул тагын тынып калды. Минем кулдагы тәмәкегә ишарәләп: «Ташла бу әшәкене!» – дип куйды.

 

Абый үз гомерендә бер тапкыр да тартып карамаган. Шундый фаҗигаләргә тарып та үзенең ихтыяр көчен югалтмаган мондый кешеләргә сокланам мин. Эчтән генә үземне битәрләп алдым: эш пешмәгән, кәеф төшкән чакларда тизрәк тәмәкегә үреләм бит...

 

– Күргән синең башлар, абый, – дидем мин әңгәмәдәшемне чын-чынлап кызганып. – Мондый хәлдә дә болай йөри алгач, рәхмәт инде...

 

– И-и, энекәш, монысы башы гына әле, теләсәң барысын да сөйлим, – дип, моңсу елмаеп куйды Гариф абый һәм шундук сөйләп тә китте. – Әллә ни гөнаһларым да юк шикелле инде. Башка кешеләрне рәнҗетмәскә тырыштым. Нишләп Ходай мине шулай интектерергә булгандыр, аңламыйм... Мәктәптә укып йөргән малаебыз югалды. Бер атна эзләгәннән соң гына таптылар. Ял паркы урманыннан. Үтереп ташлаганнар. Унөч яшь иде...

 

Әңгәмәдәшем, кесәсеннән кулъяулыгын чыгарып, күз яшьләрен сөртеп алды.

 

– Үтерүчеләрне тапмадылар. Беркемне дә гаепләп булмый инде. Язмыштан узмыш юк. Улыбыз үлгәннән соң әнисе озак кына чирләп ятты. Бик нык курыктым шул вакытта: Алла сакласын, хатынны да югалтсам, нишләрмен?! Бөтен кичерешләр бергә җыелгандыр инде, көннәрдән бер көнне инсульт булды... Бу калтыранып йөрүләрем, кыек авызлар, аңлагансыңдыр инде, шуның галәмәте. Бөтенләй хәрәкәтсез яттым байтак кына. Инде хәзер ярый, хатыным белән кызымның тырышлыклары бушка китмәде. Урамга чыккалый башладым менә...

 

«Ышаныргамы соң бу сүзләрнең барысына да? Бер кеше йөрәге шушы кадәр кайгыны күтәрә аламы? – дигән уй йөгереп узды. – Арттырадыр, кызгандыру өчен генә мескенләнәдер бәлки?»

 

– Абый, берәр шешә сыра алып чыгыйммы әллә? – дидем мин аның күзләренә сынаулы караш ташлап.

 

– Эчәсе килсә, өйдә дә бар ла, – дип кырт кисте абый. – Просто эчемдәгене бушатасым килгәние...

 

Үз сүземнән оялып куйдым. Тагын тәмәке кабыздым. Тирән итеп бер сулыш алдым да, кабат абыйның күзләренә текәлдем. Күңелем дөрес сизгән икән: абыйның сынаулары әле моның белән генә дә бетмәгән булып чыкты.

 

– Шулай, энем, – диде Гариф абый, таягын бертуктаусыз әйләндерә-әйләндерә. – Тормыш ничек тә дәвам итә инде ул. Гомерләр уза торды, кызыбыз үсеп, кияүгә чыкты. Оныгыбыз туды. Кияү дигән адәм озак яшәмәде безнең кыз белән. Сәбәбен дә белмим, аңа рәнҗемим дә. Ходай үзе тиешле хөкемне бирер әле, дидем. Карчык белән икәүләп, ялгыш юлга кереп барган кызыбызны ул афәттән йолып кала алдык. Көн саен эчеп-исереп кайтга гадәтләнгән иде бит. Оныгыбыз балалар бакчасына йөри башлагач, кызыбыз «Алиса» предприятиесенә эшкә чыкты. Пластик шешәләр ясаучы булып эшләде. Көннәрдән бер көнне... Кызыбызның эшеннән шалтыраттылар: бер кулы пресс астына эләккән. Биш бармагы да сытылган баламның... Чаллыда дәвалап булмый дип, Казанга алып киттеләр. Хәзер онык белән икәү генә яшәп ятабыз. Хатыным Казанда, кыз янында инде. Менә шундый хәлләр...

 

Гариф абый, тагын бер минут чамасы сүзсез генә басып торды да, калтырана-калтырана, кайтып китте...

 

P.S. Нинди генә язмышлы кешеләр яшәми арабызда. Безгә, сәламәт тәнле кешеләргә, үз тиребез астында гына яшеренеп ятмыйча, аларны да күрә белергә, аларның бәгырь түрләреннән саркып чыккан җан авазларын ишетергә кирәк. Танышкан мизгелдә үк якын туганым кебек кабул ителгән, язмыш тарафыннан чамасыз кыерсытылган бу Гариф абый да, аның кебек үк язмышка дучар булган меңәрләгән башка кешеләр дә игътибарсыз калмасын иде.

 

(Үз үтенече буенча, язма героеның чын исеме үзгәртеп бирелде).


АМУР
Матбугат.ру
№ |
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»