|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.03.2018 Спорт
Алинә өч тапкыр егылды һәм медальсез калды!Милан шәһәрендә узган Фигуралы шуу буенча дөнья чемпионатында татар кызы Алинә Заһитова бишенче урын гына яулады. Финал чыгышы өлешендә ул рәттән өч тапкыр егылды, ә ахырдан бөтенләй елап җибәрде. Шунысы игътибарга лаек, Олимпия уеннары чемпионкасына чыгышы дәвамында зал алкышлап көч-куәт биреп торды. Боздан чыгуга аны тренеры кочаклап алды.
Алинәнең тренерларының берсе Даниил Глейхенгауз спортчының җанатарлары алдында гафу үтенде.
-Җиңелүдән соң Алинә тагын да көчлерәк булачак. Нинди булса да бу тәҗрибә бит! Алинәгә ни бары 15 яшь икәнен дә онытмаска кирәк, - диде ул.
Җиңелүләрсез җиңү булмый! Алинәгә төшенкелеккә бишешмичә, тагын яңа үрләр яулавын телибез!
--- |
Иң күп укылган
|