поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
24.03.2018 Хәйрия

"Гомер буе сөенербез, дип уйладым"

Өмет. Әнә шул дүрт хәрефле сүз гомер буе озата бара безне. Яшәргә, авырлыкларны җиңәргә ярдәм итә. Өметне граммнар, метрлар белән үлчәп булмый. Әмма авыру кешеләргә ул тагын да күбрәк кирәк. Казанда яшәүче Наталия Садкова да бары тик яхшыга гына өметләнеп, улының тереләсенә ышанып яши.

– Артемийны көтеп алдык. Ирем белән икебезнең дә – икенче никахы. Беренче никахтан да балаларыбыз бар. Ә менә Артемий уртак сабыебыз булды. Барлык туганнар өчен дә тансык бала ул. Гомеребез буе шатландырырлар, сөенеч эчендә генә яшәр­без дип уйладык, – дип сөй­ли Наталия. – 2017 елның ок­тябрь аенда чәчтарашханәгә бар­дык. Улымның чәчен заманча итеп алдырырга иде исәбем. Шунда чәч кисүче баланың башында шеш күреп алды. Моңа кадәр ничек үзем күрмәгәнмен?! Юкса, баламны гел яратып, ко­чак­лап кына торам бит.
 
Шуннан соң Наталиянең төн йокылары кача. Иртәгесен ул улын табибка алып бара. Алар да күңелен төшерми, лимфа тө­еннәренә салкын тигән, дип кайтарып җибәрә. Антибиотик­лар эчәргә кушалар. Наталия шулай эшли, улын тиешенчә дә­валый. Табиблар кабат тик­шерә, анализлар сабыйда шеш юклыгын күр­сәтә. Тик Яңа ел бәйрәме алдыннан Артемийның температурасы күтәрелеп китә.
 
– Ул чакта да башка начар уй килми. Салкын тигәндер дип уйладым. Тик температураны берничек тә төшерә алмагач, яңадан табиблар ишеген шакыдым. Бу юлы да биопсия алдылар. Монысында алар куркыныч хәбәр җит­керде: улымда яман шеш барлыгын әйттеләр. “Ходжкин авыруы” дигән диагноз куйдылар, – ди Наталия.
 
Бу авыруны Татарстанда дә­валамыйлар. Артемий – бик сабыр бала. Нинди генә авырлык килсә дә, үзен тыныч тота. Аның бик тә тереләсе килә. Өйдә апа-абыйлары көткәнне белә ул. Кечкенә булса да, авыруын җиңәргә кирәклеген дә аңлый. “Хәзер без чит илдә. Табиблар баланы бөтенләй савыктырып булачак дип вәгъдә бирә. Ике химия курсын алдык инде. Тагын икене аласы калды, – ди әнисе. – Артемий бирешми. Әмма дә­валану өчен күп акча кирәк. Тиеш­ле сумманың яртысын җый­дык инде. Тагын 1 миллион сумнан артык акча сорыйлар. Шуңа да сезнең газета аша мәрхәмәтле кешеләргә мөрә­җәгать итәргә булдым. Ярдәм итегезче!”

Артемий Афанасьевка булышырга теләүчеләр өчен исәп-хисап реквизитлары:
 
Әнисе Садкова Наталия Михайловна исемендәге 
Саклык банкы карталары:
5469 6200 1613 1631
4817 7600 6229 3935
Элемтәгә керү өчен телефон номеры: 89172492903

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 23.03.2018
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»