поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
23.03.2018 Мәдәният

Сиңа мин тагын бер киләм әле

Февраль урталары... Буранлап тора. Февраль гел шундый инде ул, кар-бураннары белән килә. Урамга чыгарга куркып утырган шундый көннәрдә, ирексездән, җәйнең ямьле көннәре искә төшә һәм күңелгә ниндидер җылы кереп киткәндәй тоела.

Үткән җәйне миңа Казанны күреп кайтырга насыйп булган иде. Самарадан ерак та түгел кебек бит инде, бер Идел-йортта яшибез. Ә гомерем үтеп тә, шунда барып кайтырга насыйп булмаган. Татарлар турында да, Татарстан турында да мин бик аз белгәнмен икән.
 
Күп еллар күрешмичә торган дустым Минвагыйз Зәйнетдинов белән табышкач, ул безнең гаиләне Казанга чакырып, экскурсия вәгъдә иткән иде. Мин озак көттермәдем, улым һәм киленемне алып, сәяхәткә чыктым. Минвагыйз Фәлах улы безне Казан вокзалында каршы алып, өенә алып кайтып, чәйләр белән сыйлаганнан соң, Казан Кремле белән танышырга киттек. Ул вәгъдәсенә тугры булып, гид вазифаларын намуслы үтәде. Казанның истәлекле урыннары - Бауман урамы, мәчетләр һәм манаралар, театрлар һәм һәйкәлләр, борынгы биналар - барысы да минем фотоаппаратта матур истәлек булып саклана хәзер. Бигрәк тә Игенчеләр сарае ошады - әкияти таш пулат сыман җемелдәп, үзенә тартып, чакырып тора ул. Шәһәрнең шау чәчәктә, ә кешеләрнең ачык йөзле булуы да күңелемдә шундый уңай тәэсир калдыргандыр, дип уйлыйм.
Караңгы төшкәч, Казан бихисап утларга күмелде. Юкка гына “Казанның кадерле кичләре” дип аталган бер моңлы җырда:
 
Иделгә сузылган айлы юлдан
Тын гына, моң гына җыр ага.
Сагынырбыз, дуслар, бу
                                   кичләрне
Чәчләргә чал кергән чорда
                                           да, -
дип җырламыйлар икән. 
 
...Ашыкмыйча гына Универсиада урамы буйлап атлыйбыз. Машиналар күп түгел. Кичке һава саф. Минвагыйз әфәнде ашыкмыйча, төпле генә иттереп Казанның тарихи урыннары турында сөйләп бара. Үзе туып-үскән Чирмешән районының Лашман авылы да, шул тирәдәге Әлмәт, Нурлат, Түбән Кама, Бөгелмә, Чирмешән шәһәрләре дә аңа якын һәм кадерле. Гомере буе журналист булып эшләгән кеше генә шундый кызыксынучан, күп белүчән һәм нечкә күңелле буладыр ул. Минвагыйз Фәлах улын тыңлаган саен мин Казанга, Татарстанга ныграк гашыйк булдым.
 
Соңрак ул безне борынгы Болгарга, Свияжскига, “Сосновый бор” санаториена да алып барды. Казанның Иске Уракчы бистәсендә урнашкан Бөтен диннәр гыйбадәтханәсен, Кବзан¬ның 1000 еллыгы исе¬мен¬дәге мәйданны һәм тагын бик күп истәлекле урыннарны күрергә генә түгел, барысының да тәфсилле тарихы белән танышырга насыйп булды. Казан буйлап йөргәндә Самараның драма театры алып килгән Стивен Кингның “Побег из Шоушенка” спектакле афишаларын күреп хәйран калдым. Минвагыйз әфәнденең сүзләренә караганда, Самара һәм Казан театрлары арасында күптәннән бирле шундый алмаш бара икән. Камал театры Самарага килгәндә бер спектаклен дә калдырмыйча карарга сүз бирдем үземә. 
 
Шулай мин Казан белән таныштым. Танышу гына аз, мин аны чын күңелемнән яраттым. Татар иле, татар тормышы мине үз мохитына шулай алып кереп китте ки, хәтта Минвагыйз әфәнде Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Алмаз Хәмзинның юбилей кичәсенә чакыру тәкъдим иткәч, Казанга тагын бер бармыйча булдыра алмадым.  70 яшен тутырган сүз остасы әле дә кызык сөйләп, гармун уйнап, “Чаян” журналына юморес¬калар язып яши бирә. Аны котларга килүчеләрнең чәчәкләре сәхнәгә дә сыймады хәтта. Монда шагыйрьләр, язучылар, артистлар, Татарстан президенты администрациясе вәкилләре, туганнары, дуслары җыелган иде. Менә кайчан мин татар телен белмәвемә үкендем! Зал сәхнәдән әйтелгән һәр мәзәк сүзгә тәгәрәп көлде. Минем алыштыргысыз гидым Минвагыйз Фәлах улы кайбер мәзәкләрне миңа да тәрҗемә итте итүен. Ләкин барысын да аңлап, рәхәтләнеп халык белән бергә көлеп утырырга мөмкин булмады. 
 
Башка милләт кешеләрен татар сәхнәсендәге самимилек, сафлык гаҗәпләндерә. Яшьләр олыларны шул хәтле олылыйлар, хөрмәтлиләр - искиткеч! Бигрәк тә юбилярның кызы Алия Хәмзинаның җыр¬лары, әтисенә булган мөнә¬сәбәте ошады миңа.  
 
...Күңелемдә әле дә Ка¬занның кадерле кичләре, күккә омтылган чыршы-наратлары, зыңгылдап торган саф һавасы... Шул һаваны сулыйсы, ях¬шы кешеләре белән бер гаи¬лә булып яшисе килә. Юллар төшкәчрәк, тагын сиңа килермен әле, Казаным!  
 
Евгения САБЛУКОВА.
Самара-Казан-Самара.
 
Минвагыйз ЗӘЙНЕТДИНОВ (сулдан уңга), Алмаз ХӘМЗИН һәм Евгения САБЛУКОВА.
 

---
Бердәмлек
№ --- | 23.03.2018
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»