|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.03.2018 Мәдәният
Әлмәттә Тинчурин театры гастрольләре башландыКичә, 22 мартта, Әлмәттә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры гастрольләре башланды. Спектакль алдыннан сәламләү сүзләре белән Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов, Татарстанның халык артистлары Луиза Солтанова, Рафик Таhиров, Әлмәт театрының тамашачы буенча директор урынбасары Эльмира Харисова, Тинчурин театрының баш администраторы Зөлфия Бәшәрова чыгыш ясады. Гастрольләрнең беренче көнендә тинчуринлылар Әлмәт Татар дәүләт драма театры сәхнәсендә Х.Вахит әсәре буенча куелган «Кияүләр» музыкаль комедиясен тәкъдим итте. Режиссеры – Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшид Заһидуллин. Спектакль аншлаг белән узды. Әлмәт тамашачысы артистларны тулы зал, көчле алкышлар белән каршы алды. Бүген, гастрольләрнең икенче көнендә, Т.Миңнуллин әсәре буенча куелган «Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр» музыкаль комедиясе күрсәтелә. Дүрт дус егетнең җәйге маҗаралары турындагы әлеге заманча спектакльне режиссер Резеда Гарипова сәхнәләштерде. Комедия яшьлек дәрте белән сугарылган җырларга бай. Аларны артистлар төрле музыка уен коралларында уйнап, «тере» тавышка башкара.
Иртәгә, 24 мартта исә, әлмәтлеләр А.Гыйләҗев әсәре буенча куелган «Ефәк баулы былбыл кош» мелодрамасын карый алачак. Спектакль Аяз Гыйләҗевнең тууына 90 ел тулуга багышлана. Режиссеры – Рәшид Заһидуллин. Район картлар йортында тәрбияләнүчеләр язмышын сурәтләгән әлеге спектакльдә мәхәббәт, изгелек һәм мәрхәмәтлелек кебек мәңгелек кыйммәтләр темасы күтәрелә.
--- |
Иң күп укылган
|