поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
02.03.2010 Җәмгыять

ТАУЛАРДА ЯЗ ИДЕ...

(Хикәя)

Терекөмеш кебек җитез гөрләвекләр тау башларыннан күз иярмәс тизлек белән агып төшәләр дә, юлларында очраган ташларга бәрелеп миллионлаган бәллүр тамчыга чәчрәп китәләр. Аларның көмеш чыңы әллә нинди сихри моңга әверелә. Әйтерсең, таулар яз җырын, тормыш җырын җырлый. Бу җырга бихисап кошларның чутылдавы кушыла.

 

Яз яшәү дәрте алып килде! Әнә, агачлар да уянган, аларның бөреләре эченнән ямь-яшел яфрак очлары, оялчан кызлар кебек, дөньяга кыюсыз гына күз салалар. Гүя усал кышның китүенә ышанып та җитмиләр, шул ук вакытта язның тылсымлы көченә буйсынмый да булдыра алмыйлар. Юк, табигать, җан ияләре генә түгел, әнә, теге тасмадай бормалы тау юлыннан килгән иске УАЗ машинасы да язның көчен тоя сыман. Ул да гөрләвекләр юып чокырлап бетергән юл буйлап күңелле генә җилдерә. Әйтерсең, кешеләрнең күңел күтәренкелеге аңа да күчкән. Ә аларның күңеленә яз инде кереп оялаган. Кеше бит һәр яңа яздан ниндидер күз күрмәгән, колак ишетмәгән тылсым, могҗиза көтә. Инде ничәмә-ничә яз килгән, күпме гомер узган – могҗиза булмаган, әмма йөрәкнең моның белән килешәсе килми, ул каядыр ашкына, талпына, нидер көтә. Мөгаен, бу, язын гына була торган халәт тормышка, яшәешкә омтылуның үзедер. Руль артында утырган ир вакыт-вакыт елмаеп хатынына карап куя – инде яше шактый өлкәнәйсә дә, матур әле аның Фатыймасы. Менә бүген район табиблары тагын шатлыклы хәбәр җиткерделәр – озакламый аларның тагын бәләкәчләре туачак, ир бала булачак, диделәр. Мостафа инде аңа исем дә тапты – Аслан. Тик менә әнкәсе риза булырмы? Ир хәләленә яшертен генә назлы караш ташлап алды. Ул аңа улына кушачак исемне бүген төнлә әйтер...

 

Яз тау битендәге кояш җылысын сеңдергән таш артына поскан солдатның күңеленә дә юл тапкан. Тик ул аның серенә генә төшенә алмый, ауга чыккан киекнең табыш көтүенә тиңли. Бүгенге табыш исә зур булырга охшаган – атаклы кыр командиры үзе шушы юлдан УАЗ машинасында үтәргә тиеш. Шуңа да солдат борылыштан кинәт кенә килеп чыккан машинаны күрүгә рациясенә үрелде.

 

– «Русич», «Русич», мин – «Витязь». Урыс-Мартан ягыннан Түбә-Йорт юлы буйлап килүче УАЗ машинасын күрәм. Прием.

 

Мизгел эчендә күзгә күренмәс радиодулкыннар чал папахалы таулар аша үтеп адресатына барып иреште һәм җавап булып кире әйләнеп тә кайтты.

 

– «Витязь», мин – «Русич». Якынрак җибәр дә, ут ач.

 

– «Русич», мин – «Витязь». Әгәр дә анда боевиклар булмаса? Бәлки туктатып тикшерергәдер?

 

– «Витязь», анаңны сатыйм, боерыкны үтә, батырайма! Элемтә тәмам.

 

Көтмәгәндә сөйләшүгә өченче тавыш кушылды. Сөйләменә караганда аның нәкъ менә солдатлар көтеп яткан кешеләрнең берсе икәнен абайлап була иде.

 

– «Витязь», мин «Тау бөркете». Ишетәсеңме? Син хаклы, ул машинада гөнаһсыз кешеләр булуы да бар. Газиз әнкәм белән ант итәм, сез көткән юлда безнекеләр юк. «Витязь», ишетәсеңме? Туктатып тикшер, атма, «Витязь»...

 

Әмма «Витязь» тыңлап бетерә дә, җавап та бирә алмады. Дөньяга яңа тормыш бирергә җыенган ата-ананы, аларның яңа язга баглаган өметләрен, могҗизага булган ышанычларын төягән иске УАЗ машинасы, саф тау һавасын төтен, бензин парлары белән агулап, солдатлар поскан кыя белән тигезләште. Яңа яз бу кешеләргә могҗиза алып килмәде – «Витязь» «Русич»ның боерыгын үтәде...

 

* * *

 

Биш яшьлек Рамазан бер көн эчендә әтисен, әнисен, әле туарга да өлгермәгән энесен югалтты. Шулай да ул бүген горур, ул бүген үзен зурлар белән тиңләшкәндәй тоя. Башка малайлар хатын-кызлар белән зират капкасы төбендә калганда, бары аңа гына эчкә узарга рөхсәт иттеләр, ул анда сукыр бабасын җитәкләп керде. Рамазан әле үлемнең ни икәнен аңлап җиткерми. Бабасыннан әти-әнисенең кая китүләрен сорап караган иде, шәһит киттеләр, дигән була. Кайчан кайтырлар икән алар? Кайтканда Рамазанга берәр тәмле әйбер, яки уенчык алып кайтырлармы икән? Әй лә, алдый бабасы. Әнә, Әслахетдин абыйсын да шәһит китте дигәннәр иде, әле һаман кайтмый. Әнисе: ул сиңа уенчык мылтык алып кайтырга дип китте, дигән була, инде күпме вакыт узды, ә мылтык һаман юк. Әти-әнисе дә шулай озак йөрерләр микәнни? Ул бит аларны сагыныр... Малайның күзләренә ихтыярсыздан яшь тула. Юк, еларга ярамый, егет кеше ич ул! Яшьләрен яшерү өчен, малай, олыларга ияреп, кулларын догага күтәрде, күзләрен каплады. Шуны гына көткәндәй ике бөртек тозлы күз яше нарасыйның бите буйлап тәгәрәп төште дә, кемнәргәдер ачы каргыш булып ата баба җәсәден сыендырган зират туфрагына сеңде. Юк, ярамый еларга, кыз кеше түгел ич ул! Рамазан мөлдерәп тулган яшьләрен йотарга тырыша. Әнә, Мәликә апасы еласын, аңа ярый... Бу кызлар бигрәк елак була инде, хәзер балавыз сыгарга гына торалар. Ә Рамазан бик теләсә дә еламас! Бала уйларын читкә борырга тырыша, тик тыңлаусыз яшьләр барыбер мөлдерәп ташып чыгарга тора. Бу мулла бабай да озак укыды, сүзләре аңлашылмый, тавышы әллә нинди, моңлы, елыйсыны китерә, туктыймы-юкмы инде...

 

Ирләр барчасы бердәм булып амин тоттылар. Сөйләшмичә генә зираттан чыгу юлына кузгалдылар. Яңа гына өелгән ике кабер янында бабай белән онык кына калды. Картлык көнендә терәге булырдай улын югалткан, ике ятим оныгы белән торып калган сукыр картны борчырга беркем дә җөрьәт итмәде. Заурбәк карт, таягы белән кармаланып, каберләрне эзләп тапты. Күп еллар буе хуҗасына хезмәт итеп сөяктәй шомарып беткән артыш таяк кабер өстендәге агач колгага килеп бәрелгәч, карт сискәнеп китте. Белә иде Заурбәк шулай булырга тиешлеген, әмма әле шушы мизгелгә чаклы өметләнде: бәлки, очларына кара чүпрәк бәйләнгән колгаларны аның улы белән килене каберенә куймаслар?!

 

Юк шул, куйганнар, авылга инде йөз елга якын кулланылмаган тау кануны, канлы үч кануны – Гадәт әйләнеп кайткан, гөнаһсызга өзелгән гомерләр үч таләп итә. Карт колганы этеп карады, аударасы итте... Әстәгафирулла, алай ярыймыни, үч алудан баш тарту иң зур хурлык бит! Картлык көнендә исеменә тап төшерәме соң Заурбәк! Аударудан да ни файда, ул колгаларны иртәгә үк кемнәрнеңдер күренмәс куллары барыбер яңадан бастырып куячак бит…

 

Оныгының тынгысызланып таптана башлаганын шәйләгән карт зираттан чыгу юлына борылды – бала ачыккандыр инде. Рамазанның исә бабасына сораулар бирәсе килә. Тик гадәттә шат күңелле карт бүген артык җитди. Шуңа да малай аңа сүз катарга кыймый. Үлемнең ни икәнен төшенеп җитмәсә дә, бала бүген үзенең ниндидер бик кадерле бер әйберсен югалтканын аңлый, тик ни икәнен генә белми. Ә Заурбәк карт белә – сабыйлыгыннан мәхрүм булды аның оныгы бүген. Бүгеннән шушы биш яшьлек ятим бала ир булды. Чөнки ул нәселне хурлыктан коткара алырдай, киләчәктә ата-анасының коелган каны өчен үч алырдай бердәнбер ир заты. Заурбәк аны чын чәчән кешесе, сугышчы итеп тәрбияләр.

 

Никадәр генә җитди булырга тырышмасын, балалык кызыксынучанлыгы җиңде. Рамазан кыюсыз гына бабасына сүз катты.

 

– Бабам, ни өчен әтием белән әнием кабере өстенә колга куйдылар, ә башка каберләрдә юк? Әслахетдин абыем каберендә дә юк.

 

– Әслахетдин абыең кулына корал тотып дошманына каршы сугышып шәһит китте, улым. Аның өчен үч аласы юк. Ә менә әтиең белән әниең өчен үскәч син үч алырсың да, колгаларны төшерерләр.

 

– Ә мин үчне ничек алырмын соң?

 

– Канны кан белән генә юып була, углан. Мин аны сиңа зур үскәч аңлатырмын.

 

Малай бабасының бу сүзләренә үртәлде – зур үскәч, имеш. Ул зур инде, бик беләсең килсә! Шулай да сәер кеше бу Рамазанның бабасы, әллә нинди серле сүзләр сөйли. Алдый бит ул! Рамазан, үзе дә белә, абыйсы да, әтисе белән әнисе дә бер кая да китмәделәр, үлделәр алар. Менә Рамазан үсеп җитәр дә, кулына автомат тотып, тауларга чыгып китәр. Шунда ул бөтен дошманнарыннан үч алыр... Карт белән малай һәркайсы үз уйларына чумып таулар арасында посып утырган авылларына таба атлады.

 

* * *

 

Коръән ашына җыелган ирләр мәетләр рухына дога кылдылар да, табын артыннан дәррәү кузгалып чыгып, капка төбендәге мәйданда түгәрәккә тезелеп бастылар, башларга рөхсәт сорап имамга текәлделәр. Рәсүл хәзрәт җыелган ир-атларны бер кат күздән кичерде – лаексыз, үч йоласын үтәмәгән, исемнәренә тап төшергәннәрне күрмәгәч, сүзсез генә рөхсәтен биреп ым какты. Ирләр шунда ук бер-берсен култыклап алып тыгыз сафка бастылар һәм түгәрәк буйлап сикергәләп биеп киттеләр. Заурбәк карт йорты янына җыелган бала-чагалар, хатын-кызлар тын калды, беравык бары тик ирләрнең дөп-дөп баскан аяк тавышы һәм баскан саен «һу» дип кычкырып куюлары гына ишетелеп торды. Бу тынлыкта һәм аяк тавышларына кушылып күкрәк түреннән үк чыккан ыңгырашуга охшаш авазда ниндидер аңлатып бирә алмас шом, тыеп кала алмаслык ярсу көч сизде Рамазан. Сүлпән генә башланып киткән матәм биюе аның саен кыза, ирләрнең аяк басулары ныгый, тавышлары көчәя, күзләрендә усал очкыннар биешә. Әйтерсең, күп еллар дәвамында эчкә җыелып килгән үпкә, ачу берьюлы тышка бәреп чыккан да, хәзер бөтенесе бердәй кулларына корал тотып, таулар арасына кереп китәрләр кебек тоела аңа. Менә шунда алар аның әтисе белән әнисе өчен үч алырлар, Рамазан да алар белән китәр иде. Бию кызган саен бер читтәрәк күз яшьләрен яулык почмагы белән сөрткәләп торучы хатын-кызларның да елавы ныграк ишетелә. Менә инде тирләп күлмәкләре тәннәренә ябышкан ирләр җир ярылырдай итеп басалар, тавышларыннан таулар калтыранып куя, ә хатын кызлар чәчләрен йолкып, битләрен тырнап акырып елый. Рамазанның күзләренә ирексездән яшь тула, тик еларга гына ярамый шул, кеше күрә. Ир кешегә елау килешми, ди бабасы. Ә елыйсы килә, бик килә. Малай, мөлдерәмә яшь тулы күзләрен күрсәтмәскә тырышып, өй янында үсеп утырган сирень куаклары арасына кереп чумды. Биредә аңа кайгысын күз яшьләре белән юарга беркем дә комачауламас.

 

* * *

 

– «Русич», «Русич», мин «Карчыга!» Прием!

 

– «Карчыга», мин «Русич», обстановканы сурәтлә. Прием.

 

– «Русич», мин «Карчыга». Түбә Йорт авылы өстеннән очып барам. Авылда ниндидер бәйрәм, ирләр култыклашып түгәрәккә басканнар да, бииләр. Яннарында хатын-кызлар, бала-чагалар да бар. Прием.

 

– Бәйрәм, анаңны... «Карчыга», мин «Русич». Боерыкны тыңла! Йорт-җиргә, кешеләргә тидермәслек итеп яннарына гына бер ракета сылап куй да куып тарат үзләрен. Аңладыңмы? Прием.

 

– «Русич», мин «Карчыга». Боерыкны аңламадым, нигә бәйрәмне куып таратырга?

 

– «Карчыга», боерыкны үтә! Бәйрәм түгел ул. Алар шулай шәһидләрен искә алалар. Үз-үзләрен бию белән кыздыралар да, автомат тотып, тауларга үч алырга чыгып китәләр. Боерыкны үтә!

 

Кешеләр матәм биюенә шундый бирелгән иде ки, хәтта чәчән ракетасыннан шүрләп авыл өстеннән очарга базмыйча читләтеп кенә үтеп баручы вертолетны да күрмәделәр. Бары тик шартлаудан йорт янындагы сирень куаклары таш, балчык белән убырылып күккә күтәрелгәч кенә аңа игътибар иттеләр. Хатын-кызлар, бала-чага чырыйлап кайсы-кая сибелде, тик биюдән кызган ирләр урыннарыннан кузгалмады, тимер кошны эретердәй утлы карашлары белән күздән югалганчы озатып калдылар. Матәм тәмамланды. Нык рәнҗетте аларны очучы, иң изге хисләренә төкерде. Кайгыга баткан кешеләр өстенә ракета җибәреп болай да мөлдерәмә тулган үч алу теләген тагын да ныгытты. Бу кичне авылның дистәдән артык ире, автоматларын асып, төн караңгылыгына кереп югалды. Бүгенгәчә тыныч яшәгән авыл да сугышка кушылып китәргә мәҗбүр ителде.

 

* * *

 

...Монысы «Батырлык өчен» медале, нимесләр тылына чыгып тел алып кайтканы өчен бирделәр. Бусы кыйммәткәрәк төште – «Сугышчан Кызыл Йолдыз» ордены. Дунай елгасын беренчеләр рәтендә кичеп, ике сәгать буе дошманны тоткарлап торганы өчен госпитальдә тапшырдылар аңа бу бүләкне. Каты яраланган, бер күзен югалткан Заурбәк инде бүтәнчә сугышка керә алмады...

 

Ракета шартлаудан хасил булган чокырдан табып алып, оныгы Рамазанны җирләп кайтты да Заурбәк карт ата-бабасыннан калган тимер белән тышланган иске сандыгы каршына килеп тезләнде. Юк, дога укымады, Аллаһыдан сабырлык сорамады ул, бары тик нафталин исе аңкып торган, күкрәген «Дан ордены»ның өч дәрәҗәсе һәм дистәләгән башка сугышчан бүләкләр бизәгән кәчтүмен генә тартып чыгарды. Һәр орденны, һәр медальне капшап чыкты сукыр карт, һәрберсенең тарихын янә бер кат хәтерендә яңартты. Хәтта әллә кайчан онытылган иске яралары да әрнеп куйган сыман булды. Озак утырды үткән сугыш каһарманы, бары тик көн кичкә авыша башлагач кына ниндидер бер карарга килеп тиз тиз генә киемнәрен алмаштыра башлады. Инде ун елдан артык киелмәгән кәчтүм шактый зурайган икән. Элегрәк, бигрәк тә Җиңү көннәрендә кия иде аны Заурбәк. Ә менә соңгы елларда нигәдер күңеле тартмады. Бигрәк тә сугыш башлангач. Ул бит урыс солдаты белән бер окопта ятты, бер кисәк икмәкне икегә бүлеп ашады, уртак Ватанны илбасардан яклады, бүген исә шул урыс солдаты аның җиренә баскын булып килде. Җиңү көнен әле дә бүгенгедәй хәтерли Заурбәк. Ә чынлыкта җиңдеме соң ул? Җиңсә, нәрсә бирде аңа бу Бөек Җиңү? Үч көтүче өч каберме? Шуның өчен җиңдеме ул, шуның өчен канын койдымы? Ул Ватан өчен сугышып йөргәндә, аның халкын туган җиреннән аерып читкә сөрделәр. Бүген исә бөтен җирдә җиңүче урыс солдаты хакында гына сөйлиләр. Ә башка халыклар җиңмәдемени соң? Юк шул, җиңмәде, җиңелде алар. Зур агайга Бөек Җиңүне яулап алулары белән җиңелделәр! Ә дәшүче юк! Хәер, армиядәге оныгы Әслахетдин дәшеп караган, поп килеп сафлар буйлап солдатларны чукындырып йөри башлагач дәшеп караган, үзенең мөселман булуын әйтеп изге су бөркеп йөрүче атакайны кулыннан тотып алган – шунда ук гауптвахтага ябып куеп изеп атканнар. Аннан чыкканының икенче көнендә үк коралын алып тауларга качкан Әслахетдин... Менә ул да бер үк төсле кием киеп, бер икмәкне ашап, бер окопта яткан ишләренә каршы сугышып һәлак булды. Оныгын җитәкләп, орден-медальләрен тонык кына чыңлатып авыл башындагы хәзрәт йортына шул уйлар белән атлады.

 

Кичкырын күкрәк тулы орден-медальләр тагып капкасыннан килеп кергән Заурбәк кордашын күрде дә, барысын да аңлады Рәсүл хәзрәт – фатиха сорап килгән. Белә иде, күңеле белән сизә иде аның киләсен. Шулай да бәләкәй кызчык җитәкләгән, соңгы көннәрдә күргән кайгы-хәсрәтләрдән шактый йончыган картны күргәч югалыбрак калды. Ай-һай, булырмы икән, үч алырлыгы калмаган бит Заурбәкнең, үзе бер аягы белән кабер якасында тора.

 

Картлар сәламләштеләр дә яз кояшы җылысын сеңдергән таш дивар янындагы утыргычка барып чүмәштеләр, дога кылдылар. Шунда ук хатын-кызлар өйдән чәй чыгарды, бабасын озатып килгән Мәликәне үз яннарына алып кереп киттеләр. Картлар вәкарь саклап шактый озак дәшми утырды, килеп керү белән такылдый башлау ир кешегә килешми. Беренче булып тынлыкны Рәсүл хәзрәт бозды.

 

– Йә, Заурбәк, ни кылырга уйлыйсың?

 

– Фатихаңны алырга килдем, хәзрәт.

 

– Синең моңа хакың бар. Нинди юл сайладың?

 

– Шартлармын дип торам.

 

– Кем озата барыр?

 

– Оныгым Мәликә...

 

Бу сүзләрдән Рәсүл хәзрәтнең тәне эсселе-суыклы булып китте. Шулай да үзен тиз генә кулга алды – ыру башы булган кешегә хискә бирелеп утыру төс түгел.

 

– Ничә яшь соң аңа?

 

– Сигез.

 

Кем кем, әмма имам Таулар канунын әйбәт белә. Әйе, үч алу хәерлерәк. Канны бары тик кан белән генә юып була. Югыйсә Заурбәкнең бөтен нәселенә тап төшәчәк, бөтен авыл аның белән алыш-бирешне өзәчәк. Бу нәселгә бүтән кыз бирмәсләр, аннан кыз алмаслар, чөнки үч кануны туганлашучы якка да йөкләнер. Барысын да дөрес уйлаган карт – нәселне хурлыктан коткарырга кирәк. Хәер, Заурбәкнең нәселе инде болай да корыды. Әмма карт үзенең исемен кешеләр хәтерендә керсез килеш калдырырга омтыла. Хәзрәт кордашына сокланып карап куйды. Бик көттереп, шактый өлкәнәйгәч кенә туган улын, гомер иткән карчыгын, киленен, ике оныгын җирләде, ә шулай да рухы сынмады аның, әле дә исеменә тап төшермәү турында уйлый. Әмма өйдән чыгып килүче бәләкәй кызчыкны күргәч, Рәсүл хәзрәтнең янә кәефе кырылды. Бу бала иртәгә үзе дә белмичә үлемгә барачак. Раббым, кайчан бетәр бу афәт!

 

– Ярый, бар, Заурбәк, өеңә кайт. Бүген төнлә синең яныңа килерләр, барлык кирәк-яракларыңны да китерерләр. Тик бер генә үтенечем бар. Әгәр мөмкин булса, оныгыңны исән калдырырга тырыш.

 

 

* * *

 

Приказ чыккан! Ирек бүген иртән үзенең дембель календарена җиде йөз дә егерме тугызынчы тишеген тиште. Салабонның дедка һәр иртәне әйтә торган изге теләкләрен тыңлады. Иртәгә соңгы көн! Аннан соң часть буйлап тагын бер-ике көн арлы-бирле йөренеп кәгазьләрне көтәсе дә, вәссәлам – өйгә, Гөлнарасы янына! Инде дембель альбомы, авылына киеп кайтасы формасы да әзер Ирекнең, менә бүген соңгы тапкыр постта тора. Хәер, моны бөтенләй үк постта тору дип тә булмый. Тәрәзәләре комлы капчыклар белән капланган тау юлында, ашык-пошык кына корыштырып куелган бер контроль-тикшерү пункты түбәсендә яз кояшында назланып татлы хыялларына чумып ята шунда. Ишләре бинаның эчендә утыра, кайсылары әхтәри суга, кайсылары дембель альбомнарына соңгы бизәкләр кертеп маташа. Берьюлы барысына да тышка чыгарга ярамый – хәзер чәчән снайперлары телгә киләчәк. Нибары берне «чүкү» өчен генә алар да үзләренең поскан урынын ачарга теләми. Килгән шәпкә шүрли иде Ирек, тора-бара ияләште. Менә, ике ел узып та китте, егет бер җәрәхәтсез исән-имин килеш туган авылына кайтачак. Анда аны Гөлнарасы көтеп тора. Ирек аңа кичә хат язып салды. Әмма кыз хатны бары тик егет үзе кайтып җиткәч кенә алыр, монда почта озак йөри. Алар аны бергәләп укырлар. Ул бит хатында Гөлнарасына үзенең хәләл җефете булырга тәкъдим итте. Тәкъдим ясауның иң җиңел юлын уйлап тапты ул. Кайткач үзең әйтү авыр булачак, мондый очракта әйтелә торган матур сүзләрне кайдан табып бетермәк кирәк? Ә хатта әйтеп була. Кызык, Гөлнарасы беренче очрашкан кичне үк аныкы булырмы икән, әллә туйга чаклы дип җанны корытырмы? Юк, алай газапламас, ул бит Ирекне ярата, әнә бит ике ел буе нинди хатлар язып торды... Татлы хыялларыннан дәрте кузгалган солдат юлга күз салды, ник бер машина әсәре күренсен, бары тик бәләкәй кызчык җитәкләгән, таякка таянган чал сакаллы чәчән карты гына бирегә таба килә. Эш югында эш булсын, документларын тикшерергә кирәк. Ирек түбәдән сикереп төште дә, юлчыларны шлагбаум янына ук чыгып каршы алды. Әмма документ сорап торырга базмады, картның күкрәген өч дәрәҗә «Дан» ордены бизи иде. Солдатның уңайсызлануын сизгәндәй сүзне беренче булып карт үзе башлады.

 

– Нихәл, солдат, хезмәт барамы?

 

– Бетә инде, бабай.

 

– Бетәр, углан, бетәр... Углан, бик авыр булмаса, мине үзегезгә алып кереп берәр чүмеч су белән генә сыйламассыңмы икән, тамагым бик кипте.

 

Инструкция катгый тыйса да, күкрәге тулы орден-медальле картның мондый гына юк-бар үтенечен кире кагарга кыймады Ирек.

 

– Су гына түгел, чәе дә була, бабай. Оныгыңны сыйлардай тәм-томын да табарбыз.

 

– Юк, юк, олан, ул монда гына калыр, кыз балага ир-ат янында йөрү килешмәс.

 

Ирек үзенең һәм иптәшләренең әҗәлен җитәкләп КППга кереп китте... Тормыш җырын җырлап килгән яз бу егетләрне дә алдады. Бер мизгелдән әле генә эченнән дәртле көлешү яңгырап торган бина хәрабәләре янында көлгә, корымга баткан тома ятимә кызчык кына утырып калды...

 

Ә тауларда инде яз иде...


Искәндәр СИРАҖИ
Матбугат.ру
№ |
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»