поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
23.03.2018 Мәдәният

Илшат Әхмәров: “Сәхнәгә чыгар өчен Себердә акча эшләргә туры килә” (ВИДЕО)

“TMTV” телеканалында баручы “ҖырлаОКе” тапшыруын күпләр яратып карый. Биредә талантлы яшь җырчылар, артистлар чыгыш ясый. Татарстаннан гына түгел, Башкортстан һәм татарлар яшәгән чит төбәкләрдән дә катнашырга киләләр. Бер тапшыруында Башкортстаннан Илшат Әхмәров чыгыш ясады. Үзенчәлекле тембрлы яшь җырчы үз-үзен тыйнак һәм гади тотты. Аның белән якыннан танышырга теләп, үзен эзләп таптык.

- Илшат, ничек сиңа Казан? “ҖырлаОКе” тапшыруыннан соң нинди хисләр белән кайтып киттең?
 
- Бик матур шәһәр. Әмма кич белән килеп, икенче көнгә кайтып китәргә туры килгәч, бар матурлыгын күреп булмады. Икенче юлы килгәндә күбрәк күрә алырмын дип уйлыйм. Тапшырудан бик канәгать калдым. Әмма үземнән канәгать калмадым. Әллә каушадым, әллә нәрсә булды шунда. Үз-үземә тәнкыйть күзлегеннән карыйм шул. Тагын да әйбәтрәк җырлый алган булыр идем дип саныйм.
 
- Тумышың белән кайлардан буласың? Гаиләң турында.
 
- Башкортстанның Миякә районы Шатмантамак авылыннан. Гаиләдә өч бала үстек. Апам Зөлфия, абыем Ренат исемле. Алар инде үз гаиләләре белән яшиләр. Мин – төпчек бала. Күптән түгел әтием Мәхмүт лаеклы ялга чыкты. Гомере буе авыл хуҗалыгында машина йөртүче булып эшләде. Әнием Зөлхиҗә хисапчы иде. Авыл мәдәният йортын җитәкләде. Әле дә эшли. Концертлар, төрле чаралар алып бара. Шигырьләр сөйли. Әнием белән үзебезнең һәм читтәге авылларда концертлар оештырабыз. Бүгенге көндә әти-әнием белән Шатмантамак авылында гомер кичерәбез.
 
- Кайларда укыдың? Нинди һөнәр үзләштердең?
 
- Авыл хуҗалыгы техникумында белем алдым. Ул вакытта җырчы булу уемда да юк иде. Техникумнан соң, Уфа аграр институтында мал табибына укыдым. Бу һөнәр белән акча эшләп булмас дип, тавышым өстендә шөгыльләнә башладым. 5-6 ел махсус күнекмәләр ясыйм. Хәзер генә тавышымны кабул итә башладым. Репертуарымда унлап җырым бар.

- Вконтакте челтәрендә исем-фамилияңне җыйгач, рус җырларың да килеп чыкты. Әллә син русча да җырлыйсыңмы?
 
- Юк, ул минем фамилиядәш кенә (елмая). Гитарада уйнап, бик матур җырлый. Аның үзен күргән юк. Әмма җыр белән күптән шөгыльләнгәнен беләм.
 
 
- Бар максатың татар эстрадасына атлап керүме?
 
- Әйе, беренче адымнарымны ясадым. Алла боерса 25 апрель көнне Уфада зур концертта катнашам. Сәхнәгә чыгу бик күп тырышлык таләп итә. Иң мөһиме – Аллаһы Тәгаләдән бирелгән тавыш. Аннары финанс мәсьәләсе. Җырлар яздыру, клиплар төшерү бик күп чыгымнар сорый. Сәхнәгә чыгар өчен Себердә акча эшләргә туры килә. Бер ай эшлим дә, бер айга әти-әниләр янына кайтам. Аларга йорт-тирәне карарга ярдәм итәм.
 
- Себернең кайсы шәһәрендә һәм нинди эштә?
 
- Мегион шәһәрендә. Нефть өлкәсендә хезмәт куям.

- Җырга сәләт кемнән күчкән дип саныйсың?
 
- Әниемнең әтисе бик матур җырлаган, диләр. Авыл сәхнәсендә мине 10 яшемнән бирле җырлаттылар (елмая). Авыл халкы мине күргән саен: “Элек җырлый торган идең. Хәзер ник җырламыйсың?” – дип сорыйлар иде.
 
- Спорт белән дә дус икәнсең.
 
- Әйе. Мәктәп елларында укырга бөтенләй йөрмәдем диярлек (көлә). Чөнки мәктәптән спорт ярышларына җибәрә торганнар иде. “Мәктәпкә укырга йөрмисез”, – дип директорыбыз орыша иде. Спортны кечкенәдән яраттым. Көрәш белән шөгыльләндем. Республикада өченче урынны яуладым. Авылда ат чабышларында катнашып, ике суыткыч оттым.
 

- Өйләнергә уйламыйсыңмы әле?
 
- Уйлыйм, әлбәттә. Әлегә туры килерлек кыз тапмадым. Бераз кызу канлылык бар миндә. Озакка сузылмый, шундук сүнәм. Бик юмарт үзем. Эштән дә курыкмыйм.


Эльза ГАЗИЗОВА
Матбугат.ру
№ --- | 23.03.2018
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»