поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
22.03.2018 Матбугат

Данил Гыйниятов: “Баскыч буйлап менгән саен басым да, җаваплылык та арта”

Данил Шамил улы Гыйниятов “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясендә генераль директор урынбасары һәм телевидениенең баш мөхәррире булып эшли. ТНВ тамашачылары аны “Ком сәгате” тапшыруының авторы һәм алып баручысы буларак та белә. Бүгенге әңгәмәбез герое – Данил Гыйниятов.

-         Данил, телевидениегә балачак хыялы алып килдеме, әллә очраклы рәвештә эләктегезме?
-         Телевидениегә хыялланып түгел, очраклы рәвештә килеп эләктем. Укыган вакытта журналистлар белән җеннәрем туры килми иде. Миңа шактый еллар концертлар алып барырга туры килде. Үзебезнең “Көфер почмагы” исемле юмор төркеме бар иде. Заманалар авыр булу сәбәпле, 1990нчы еллар уртасы – 2000нче еллар башында концертлар белән акча эшләргә туры килде. Арча педагогия көллиятендә укыганда  “Егетләр” вокаль ансамбленә йөрдем. Университетта белем алганда, татар халык хорында җырладым. Татар факультетында үзебез оештырган “Сердәш” исемле вокаль ансамбле бар иде. Бу ансамбль белән бик күп төбәкләрдә концертлар белән йөрергә туры килде. Безнең бер концертны якташым, шагыйрь Наил Касыймов оештырды. Ул чакта Наил абый телевидениедә фольклор бүлегендә редактор булып эшли иде. Телевидениегә мине ул чакырды, эшләп карарга тәкъдим итте. Шулай итеп, очраклы килеп, гомер буена калырга туры килде.
 
-         Җитәкче булу авырмы? Бүгенге көндә сезнең карамакта нинди редакцияләр бар?
-         Гади корреспондент булып йөргәндә, нигездә үз эшең өчен генә кайгырасың. Баскыч буйлап менгән саен басым да, эш тә, җаваплылык та арта. Баскычның беренче рәтендә торганда, җир якын, егылып төшсәң дә авыртмый, аяк белән дә төшәргә була. Өскә менгән саен егылу куркынычы да, егылып төшкәннән соң алыначак җәрәхәтләр дә күбрәк була. Ул баскычта ничек басып торасың, егылмас өчен нәрсә эшләргә – барысын да уйларга кирәк. Үзең өчен генә түгел, башкалар өчен дә җаваплылык күпкә арта. Минем карамакта - спорт редакциясе, әдәби-музыкаль тапшырулар редакциясе, иртәнге тапшырулар редакциясе, балалар һәм яшьләр тапшырулары редакциясе, “Татарлар” программасы редакциясе. Аннан кала төрле концертлар, спектакльләр, иҗат кичәләре төшерү, телеочерклар. Корбан гаете, Җиңү көне, Республика көне һәм башка чаралардан туры трансляцияләр дә оештырабыз.
 
-         Корреспондент булып йөргән чаклар сагындырмыймы?
-         Ул эштән аерылган да юк. Мин микрофон тотып, репортаж ясап йөрмәсәм дә, бүгенге көндә “Ком сәгате” тапшыруын алып барам. Ул - шактый күп вакытны ала торган, портрет жанрындагы тапшыру. Аның өчен чакырылган кунакны бөтен яклап өйрәнергә, мәгълүмат тупларга кирәк. Ул атна саен чыга, атна саен - яңа кеше. Моның белән параллель рәвештә административ һәм оештыру эшләре дә җитәрлек. Аннан соң  “Кәмит Җәвит”, “Таяну ноктасы” тапшыруларын да җитәклим. Кунакларны чакыру, тема билгеләү һәм башка эшләр башкарыла. Өйгә кайткач, телевизорны ачасы килмәгән вакытлар да була. Матч ТВдан спортны һәм федераль яңалыкларны карыйм.  Дөньядан артта калырга ярамый, чөнки баш редактор сәясәт, иҗтимагый тормыш турында хәбәрдар булырга тиеш.

-         ТНВ каналының көндәшләре бармы?
-         ТНВның көндәшләре Россия масштабында да, республика эчендә дә бар. Телерадиокомпания югарылыгында ук конкурент булмаса да, тапшырулар форматында конкуренция чыга башлады. Хәзер татар телендә эшләүче кабельле телевидениеләр бар. Шул ук Башкортстан телевидениесе, Башкортстанның “Туган тел” каналы, “Мәйдан”, “ТМТВ” каналлары. Алар  күпмедер дәрәҗәдә конкуренциягә сәләтле продукция җитештерә. Татар телендәге каналларның күп булуы, аларның ачылуы куанычлы. Без моңа бик шат. Алар  татар аудиториясе, татар тамашачысы өчен эшли торган каналлар. Һәм бу йоклап ятмаска, итәк-җиңнәреңне җыеп, көндәшлеккә сәләтле тапшырулар язарга этәргеч бирә. Тамашачылар санын аларның ихтыяҗын канәгатьләндерә торган тапшыруларны күбрәк эшләп арттырырга мөмкин. Аудиториянең яшен, нинди программаларның каралуын ачыклау максатыннан республика буенча елына ике тапкыр социологик тикшерүләр үткәрәбез.

-         ТНВның аудиториясе нинди?
-         Казан буенча ТНВның аудиториясе – 45-50 яшьлекләр. Хәзер безнең максат – аудиторияне яшәртү. Әлбәттә, бу күрсәткеч йөз процент объектив була алмый. Шулай да якынча фикерләргә мөмкинлек бирә. Яшәртү темасына килгәндә, аудиторияне социаль челтәрләр, ютуб аша яшәртергә уйлыйбыз. Яшьләрнең күбесе телевизор карамый, бу – факт. Замананың бер билгесе бу. Аларны мобиль кушымталар аша җәлеп итәргә телибез. Ягъни тапшыруларны тулаем түгел, ә тапшырулар эчендә булган кызыклы репортажларны бүлгәләп, кызыклы исемнәр белән социаль челтәргә урнаштыру. Мин балачакны, яшь чакларны искә төшерәм, ул чакта каналлар да күп түгел иде, ләкин без иртәдән кичкә кадәр телевизор карап үстек, дип әйтә алмыйм. Тарихи-сәяси тапшыруларны утырып караганны хәтерләмим. Ә бүген миңа үз яшемә карата барысы да кызык. Телевизорны карамыйлар, дип әйтү дөреслеккә туры килми. Кемгә кирәк, шул карый. Иң мөһиме - реаль аудиториягә сыйфатлы тапшырулар эшләү.
 
-         Ә бүгенге тапшыруларның сыйфаты ни дәрәҗәдә?
-         Телевидение табын әзерләгән кебек ул. Кемдер күп итеп әзерләсә дә  тозы җитмәскә, көебрәк китәргә яки пешеп җитмәскә мөмкин. Карап торышка өстәл тулы, тик  ашый башлагач, затлы ризык таба алмыйсың. Каналны тулсын өчен генә эшләтергә ярамый. Тамашачы аны карамаячак. Әгәр тапшыруларны күп итеп язарга мөмкинлек юк икән, булганнарын тәмле итәргә кирәк. Бәлки, бу бик урынлы чагыштыру түгелдер. Ләкин, аның нигезендә шушы фәлсәфә ята.
 
-         Телеканалда яңа тапшырулар булачакмы?
-         Алдан кычкырып әйтәсе килми...  Бүген яңа тапшырулар концепцияләрен туплау өстендә эш алып барыла. Үзебезнең компания эчендәге редакцияләр төрле проектлар тәкъдим итә. Концепция эшләдең дә, бүген-иртәгә тапшыру чыга, дигән сүз түгел. Ул күп төрле факторларга - финансларга, кадрларга, техник ресурсларга бәйле. Бездә ике студия бар, аның берсе тулысынча яңалыкларда, икенчесе ярты гасыр элек төзелгән, бүгенге көн таләпләренә җавап биреп бетерми. Ул студиядә көне-төне тапшырулар яздырыла. Кайбер тапшыруларны читтә, башка мәйданнарда төшерәбез. Безнең андый тәҗрибәбез бар.  Кайбер тапшыруларны аутсорсинг яки даими эшли торган студия партнертлар алып килә. Мәсәлән, “Секреты татарской кухни” – шундыйлардан. Казанда сыйфатлы тапшырулар җитештерүче студияләр бар. Без аларны кызыксындыру, үзебезгә җәлеп итү максатыннан “Талант” исемле ачык бәйге игълан иттек. Аларның лаеклы дип табылганнары безнең каналда урын алачак.

-         ТНВдагы яшьләрнең күбесе өчен сез - үрнәк. Ә сезнең остазларыгыз кемнәр?
-         Аерып бер кешене генә әйтәсем килми. Эшләгән вакытта күбесе киңәшләре белән ярдәм итәргә тырышты. Әйтик, Илфат Фәйзрахманов, Рөстәм Нәбиуллин, Эльмира Хамматова, Лия Заһидуллина. Алар - телевидение йолдызлары. Хәзер инде без яшьләр белән тәҗрибә уртаклашабыз. Яңалыклар редакциясендә эшләгәндә, журналистны мөстәкыйль рәвештә сюжетлар белән эфирга чыгарганчы, шомартырга туры килде. Университетта белем алу – бер, ә монда килеп практикада эшли башлау – икенче нәрсә. Әлбәттә, тормыш тәҗрибәсе вакыт белән килә. Ә эш алымнары, фикерләү сәләте, дөньяны журналист күзлегеннән карарга өйрәтү - өлкән буын журналистларының яшьләргә бирә торган юнәлеше.
 
-         ТНВда эшләүче коллективка нинди бәя бирәсез?
-         Мин үзебезнең иҗат коллективын йомшак димәс идем. Аның үзәге, традицияләре, буыннан- буынга килгән йолалары, тәҗрибәсе бар. Ләкин укырга, үзеңне камилләштерергә беркайчан да соң түгел һәм ул кирәк. Дөнья һәрвакыт яңарып тора, алга бара. Үзеңнең һөнәри осталыгыңны үстерү өстендә эшләргә кирәк. Бүгенге көндә кадрларны әзерли торган көчле редакцияләрдән балалар һәм яшьләр редакциясен, “Хәбәрләр”не әйтер идем. Минемчә, алар нигездә шушы юнәлешне алып бара.  
 
-         Ни өчен сез ТНВны яратасыз?
-         Беренчедән, ТНВ минем туган йортым шикелле. Ачылган көненнән башлап шушы каналда хезмәт итәм. Икенчедән, бу татар дөньясын дөнья масштабында таныта торган канал. Ул – республиканың йөзе, кыйбласы. Һәрхәлдә ул татар халкының күңел көзгесе булырга тиеш. Мин аны шулай күзаллыйм. Ул - татар халкын берләштерүче, милләт өчен горурлык хисләре уята торган канал. Без аның кадерен белеп тә бетермибездер, әмма читтә яшәүче татарлар өчен ул чын мәгънәсендә якын киңәшче, терәк һәм дус. Мин хәзер ”ТНВ Планета” турында әйтәм. Студент вакытта татарлар яши торган төбәкләргә экспедицияләргә йөрергә туры килде. Татар авылына килеп “Без Казаннан”, диюгә алар безне “Сез безнең Ватаннан бит”, дип күз яшьләре белән каршы ала иде. Кызганыч, чит төбәкләрдә татар телендә сөйләшүчеләр кимүгә таба бара. “ТНВ Планета” - читтә яшәүче татарлар белән Казан арасындагы күпер.

-         Тормыш иптәшегез Гөлназ Гыйниятова “Хәбәрләр”дә эшли. Бергә эшләү кыен түгелме?
-          Безгә шактый еллар бер редакциядә эшләргә туры килде. Гөлназ берничә ел “Дулкын” радиосында эшләгәннән соң, 20 ел телевидениедә туры эфирда эшли. Хәтта, мин дә ул кадәр туры эфирда эшләмәдем. Туры эфирда эшләү – бик зур, авыр хезмәт. Ул бик зур стресс. Эфирга чыккан көнне тыныч кына йоклап булмый. Үземнән беләм. Бик әхлакый, физик көч таләп итә торган хезмәт ул. Читтән караганда гына җиңел, җайлы кебек.

-         Гөлназ белән кайда таныштыгыз?
-         Укыган чорда таныштык, бер тулай торакта яшәдек. Анда шактый гомер итәргә туры килде. Тулай торактан киткәндә балага 3 яшь иде. Хәзер, Аллага шөкер, үз фатирыбызда яшибез.

-         Өйгә кайткач, эш турында сөйләшәсезме?
-         Эштән кайткач, эш турында сөйләшүгә мин кискен каршы. Әмма, хатын-кыз холкы шундыйдыр инде: кызыксынган сораулары була. Хәреф хатасы китсә, уңайсызрак моментлар, җитешсезлекләр булса, ул бәхәснең үзәгенә әйләнә.

-         Кайсыгыз ут һәм кем су?
-         Гөлназ уттыр, мөгаен. Кеше холкы буенча сангвиник, холерик, флегматик яки меланхолик була. Мин холерик та, меланхолик та түгел...
 
-         Ике улыгыз бар. Алар кайда белем ала?
-         Олы улыбыз КФУда немец һәм инглиз теле факультетында беренче курста белем ала. Кечкенәсе 2нче номерлы лицейда укый.

-         Буш вакытыгызны ничек үткәрәсез?
-         Татфакка кергәнче, башта спортфакка барган идем. Документларны башта шунда тапшырдым. Физкультура укытучысы яки тренер булырга теләдем. Конкурстан узарга бер балл җитмәде. Ләкин, спортка булган мәхәббәт калды. Балалар кечкенә булганда, үзеңне кайгыртырга вакыт җитмәде. Гаиләне ничек туендырырга, балаларны бакчага илтергә, алып кайтырга – тормыш мәшәкатьләре баскан иде. Спорт 15-20 елга тукталып торды.  Хәзер балалар да үсте, Аллага шөкер. Безгә дә әнисе белән мөмкин кадәр иркенләп йөрергә вакыт чыга башлады.

-         Чит илләргә ял итәргә барасызмы?
-         Балалар кечкенә вакытта 3-4 ел рәттән бардык. Икенче малайга 4 кенә яшь иде әле. Аннан соң Гөлназ белән икәү генә барып кайттык. Мин  балаларсыз ялны  авыррак кичердем. Күңелсез булды. Ә бит безнең алар кебек чакта диңгезнең Д хәрефен дә ишеткән юк иде. Кем әйтмешли, кырыкка җитеп, беренче тапкыр чит илгә чыктык. Хәзер балалар белән ялны планлаштырсаң да барып чыкмый. Имтиханнар, лагерьлар һәм башкалар. Һәрнәрсәнең матурлыгын, тәмен үз вакытында тоеп калырга кирәк икән.

-         Нинди кеше ул Данил Гыйниятов?
-         Мин – сабыр кеше. Авырлык, кыенлык күбрәк булган саен алар миңа көч бирә кебек. Мин озак итеп бертуктаусыз нәрсәдер эшли алам. Спорт термины белән әйтсәк – стайер.  Узган ел Казан халыкара триатлонында катнаштым. 113 километрны йөзеп, велосипедта һәм йөгереп үтәргә кирәк. Соңгы киломертларда “килеп җитә алырмынмы, юкмы икән?” дип уйладым. Узган ел беренче тапкыр чаңгыда 50 километрны чаптым. Гомеремдә дә андый дистансиягә барганым булмады. Быел тагын җыенам. “Болгар радиосы” оештыра торган Казан-Болгар велоузышы бар. Быел 200 чакырымны бертуктаусыз узарга  ният бар. Кешенең алдында максаты була икән, ул шуның белән яши, максат кешене яшәтә.
 
-         Кешедә иң яратмаган сыйфатыгыз нинди?
-         Икейөзлелек, сатлык җан булу.
 
-         Андый кешеләрнең очраганы булдымы?
-         Очраганы булгандыр, ләкин үпкәне күңелдә йөртергә ярамый. Бүгенге көндә күңелдә андый хис юк.  Иртәме-соңмы гаделлек өскә калкып чыга. Мин шуңа ышанам, чөнки тормышта моны раслаган очраклар булмады түгел.

-         Тормышыгызда күңел тулган, күзгә яшь килгән мизгелләр булдымы?
-         Менә сез сорау биргәндә дә минем күңел тула. Моңлы җыр ишетсәм елавым бар. Олимпиадада үзебезнең спортчылар өчен җан атып күз яше чыгарга мөмкин. Бу - табигый әйбер. Еламаган ир-ат юктыр ул. Күз яшен күрсәтмәсә, күңеленнән еларга мөмкин.
 
Данил Шамил улы Гыйниятов Арча районы Югары Әзәк авылында дөньяга килгән. Алар гаиләдә биш малай үскән, Данил – иң өлкәне. Ул Өчиле мәктәбендә белем ала, сигезенче сыйныфтан соң Арча педагогия көллиятен тәмамлый. Белгечлеге буенча - башлангыч сыйныф укытучысы һәм пионервожатый. Казан дәүләт университетының татар теле, әдәбияты, тарихы һәм көнчыгыш телләре факультетын тәмамлый. ТР Мәдәният министрлыгының халык авыз иҗаты бүлегендә эшли. 1993 елның көзендә телевидениегә урнаша. Биредә ииҗтимагый һәм сәяси тапшырулар редакциясендә тәҗрибә туплый. “Чулпан” иртәнге музыкаль-күңел ачу тапшыруын, “Агым” исемле авторлык программаны, “Җиһан”, хәзерге “Хәбәрләр” тапшыруы, “Кыйбла” программасын алып бара. Татар телендә финанс-икътисад дөньясын яктыртучы “Алтын тәңкә” проектында эшли. Шул ук вакытта мөһим вакыйгалардан трансляцияләр алып бара. “Болгар радиосы”нда генераль директор урынбасары һәм радио җитәкчесе булып эшли. Соңгы 10 елда “Хәбәрләр”нең баш мөхәррире, “Татарстан атналык күзәтү” программасының алып баручысы һәм авторы була. Бүгенге көндә Данил Гыйниятов - “Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясенең генераль директор урынбасары - телевидениенең баш мөхәррире. Әлеге вазыйфаны ул 2016 елдан  башкара.
 
 
 
 

---
ТНВ
№ --- | 22.03.2018
ТНВ печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»