поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
22.03.2018 Язмыш

"Мине балам янына кертмиләр. Кайтасым килми" (ГЫЙБРӘТ ӨЧЕН)

Кич, суык. Тукталышта бөрешеп, сыгылып торган хатын шәһәрдән авылга кайтырга машина көтә. Әллә туңган, әллә авырый? Бәл­кем, исеректер? Кем генә булса да, адәм баласы бит дип, туктап утыртырга булдык. “Әле ярый туктадыгыз, өшеп үләсе идем бит”, – дип рәхмәт әйтте дә тизрәк зарын сөйләргә кереште.

– Кияүгә чыгасы идем, әни паспортымны, доку­мен­т­­ларымны бирми, – диде ул,  еламсырап.
 
Тышкы кыяфәтеннән 50 яшьлек тирәсе күренгән Светага болай сыктап утыру килешми иде, билгеле. Әмма аның кызмача булуын исәпкә алсаң, бер дә аптырый торган түгел. Күңелен бушатасы килгәндер. Ә чынлыкта аңа әле 31 яшь кенә икән. Эчү аны тәмам какшаткан, картайткан. Ютәле дә көчле. Тәмәке тартып, тавышы да тупасланган. Тешләре төшеп беткән. Ун елдан артык тәр­типсез тормышта яшәгән кеше сәламәт, матур була аламыни? Света әйтүенчә, ул  хәмерне 16 яшьтә үк кулына алган. Тик  эчүчелеккә сабышуда үзен гаепле дип санамый. “Мин  биләүсәдә ятканда бик көйсез, елак булганмын. Түзә алмагач, әти ка­шык­лап хәмер эчерткән. Ме­нә шуннан соң гына йок­лап киткәнмен”, – дип сөйли юлчы, үпкәсен белдереп. Әмма үпкә бу гына түгел әле.
 
– Гаиләдә өч бала без. Абыйларымның тормышы бик яхшы. Кечкенә вакытта әти безгә күп итеп эш куша иде. Аны үтәргә тырыштык. Ә бит бала-чаганың уйныйсы да  килә. Кайчак, уенга кызыгып, китеп тә бара идем. Моның өчен әтидән каеш эләгә иде. Эш беткәч, уйнарга ярамыймыни? Әтине өйдә көтеп утырыргамы?” – дип сораулар яудыра башлады ул.
 
Света үзенең бәхет­сез­леген әтисеннән күрә. Әнисе аны якламаган, чөнки үзе дә  эчкече иреннән күпне күр­гән. Әтисе үрнәк булса, тәмле телен кызганмаса, эшлә­гәнне күрә белсә, бар да яхшы булган булыр иде. Ярату, аңлашу җитмәгән! Ул шуларны аңларлык хәлдә иде әле.
 
Света үзенең бәхет­сез­леген әти-әнисеннән кү­рә, ә үзе ни өчен  баласын бәхетле итәргә тырышмый?  Аның 13 яшьлек кызы бар. Хатынны ана хокукыннан мәхрүм ит­кәннәр. Оныкны әби-ба­байсы тәрбияли. “Ки­яүгә чыкмыйча гына бала  таптым. Эшсез ятуым өйдә­геләргә ошамады. Суыткычка сөт алырга үрелгән идем. Шунда әтинең: “Өйдә иң күбе син ашыйсың”, – дигән сүзен ишетеп, бик гарьләндем. Бер стакан сөт өчен бит бу. Әти-әниләр бала өчен яши тү­гелме соң? Мин дә бит шулай яшәргә хыялланган идем. Ярсып китеп, тиз генә кием­нәрне тутырдым да, баланы алып, Казанга чыгып киттем. Анда мине беркем көтми иде. Юлда әрле-бирле йөреп, салкында бала өше­гән. Менә шунда, үлеп кит­мәсен дип,  аны таныш булмаган ха­тынның кулына тоттырдым. Баламны саклагыз, дидем. Үзем елый-елый кайгымны хәмер белән юдым. Сез миңа баланы чит кеше кулына бирү җиңел булды дип уйлыйсызмы әллә? Юк, чарасызлыктан бардым бу адымга. Икенче көнне мине полиция хез­мәткәрләре эз­ләп тапты. Теге хатын хәбәр иткән. Шулай итеп, баланы өшеткән, ташлаган өчен җәза биреп, колониягә җи­бәрделәр. Соң­рак ана булу хокукыннан мәхрүм ит­теләр. Чөнки бик нык  эчүгә сабышкан идем”, – ди Света, үз хатасын аңлап.
 
– Балагыз янына кайтасызмы?
 
– Юк. Анда мине керт­миләр. Кайтасым да килми. Баламны күптән күргәнем юк.
 
– Нинди акчага яшисез?
 
– Менә шулай юлда йө­рим инде. Инвалидлык буенча пенсия алам, анысын миңа бирмиләр. 
 
– Бүген урамда кунасызмы?
 
– Мине ягулык стан­ция­сендә калдырырсыз, шунда җылынырмын. Аннан тагын юлны дәвам итәрмен...
 
Юлны дәвам итәргә кирәк,билгеле, әмма башкача. Аракы эчүеңне ташла, чиркәүгә бар, Аллаһы Тәга­ләдән кичерүен сора. Менә шул вакытта гаиләң дә булыр. Бездән киңәшләр шундый иде. Әйтүе генә җиңел. Үзгәрү өчен акыл, сабырлык, ихтыяр көче кирәк. Ни йорты, гаиләсе, ни акчасы, тормышта гаме булмаган хатынны адашудан кем туктатыр? Утыз яшьтә әле аның чәчәк атар, баласын иркәләп сөяр чагы. Кияүгә чыгарга теләве дә табигый. Димәк, әле аның гаилә корасы, тагын бер кат бәхетен сынап карыйсы килә. Аллаһы Тә­галә адашканнарга тәү­фыйк бирсен!

Сәрия МИФТАХОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 22.03.2018
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»