|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.03.2018 Мәдәният
«Юность» журналы Казан турында язачак2017 елның җәендә Казанда «Иске Татар бистәсе» арт-резиденциясе ачылды. Әлеге иҗади проектның бурычы – прозаиклар, шагыйрьләр, публицистларга Казанга килеп, башкалабыз турында әсәрләр язарга мөмкинлек тудыру. Күптән түгел арт-резиденциядә язучы, «Юность» журналының баш мөхәррир урынбасары Игорь Михайлов булды. Язучының Казанга килү сәбәбе – журналның Казанга багышланган санына Татарстан язучыларының әсәрләрен туплау. Игорь Михайлов һәм «Иске татар бистәсе» арт-резиденциясе проектының модераторы һәм кураторы Илдар Әбүзәров Татарстан Язучылар берлегендә Берлек рәисе Данил Салихов һәм рәиснең беренче урынбасары Рәмис Аймәт белән дә очраштылар һәм хезмәттәшлек турында килештеләр.
--- |
Иң күп укылган
|