поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
02.03.2010 Ир белән хатын

КЕМ ШУЛАЙ ЯРАТЫР...

Мәхәббәт турында эссе

Сап-салкын кышкы бер кич. Юк, чыгасым килми минем Аның белән очрашуга. Чыгасым да, күрәсем дә килми. Ул тагын “Яратам”, “Әйдә никах укытыйк” диячәк, ә минем бит әле гаилә турында уйлап та карыйсым килми. Әти “Укырга, яхшы эшкә урнашырга, карьера ясарга кирәк”, – ди. Ә Аның югары белеме дә юк, кулына тотарга һөнәре дә юк.

 

Әти “Кеше булырга, үзеңә тиң Кеше табарга” дигән фикерен башыма инде үземне белгәннән бирле салмак кына агызып тора. Мин бит әти кызы, әнигә сеңлем дә җиткән, аның белән сөйләшеп торырыга вакытым юк минем: безнең әти белән кар көрисе, шахмат уйныйсы, физикадан катлаулы мәсьәләләр чишәсе бар. Әни исә үзе дә укый әле, аның имтиханннарга әзерләнәсе бар, мин шулай әти хозурына калам инде гел.

 

Әни кызгана шул капка төбендә мине көтеп, әкрен генә сызгырып торган егетне. Әти ишетмәслек итеп кенә: “Ул бит әнисенең баласы, туңа торгандыр, бар чыгып әйт инде үзең”, – ди.  Туңса ни, мин бит аңа йөз тапкыр әйттем инде, “Яратмыйм” дидем, ә ул барыбер артымнан тагылып йөрүен итә.

 

Беләм урамда салкын икәнен, ни дисәң дә январь бит. Бүлмәмнең зур тәрәзәләреннән аның туңып калтыранган кул бармаклары очында сигарет уты күренә. Ул бит тартмый иде. Менә мәхәббәт ни эшләтә кешене. Ул кичне ахыргы тапкыр сәгатькә караганда төнге 2 не күрсәтә иде. Йоклый алмадым инде мин дә, тик барыбер үземнекен иттем, чыкмадым!

 

Яраттым мин аны, яраттым, тик яраткан мизгелдә башта әле җилләр исә, хыял канаты чынбарлыкны сыпырып кына ташлый да, юләр акыл белән киреләнергә өйрәтә. Эчтәге кирлемән котыртыпмы котырта. Горурлыктан да түгел, тәкәбберлектән дә түгел, бары тилелек, юләрлектән генә кире сөйлисең, тузга язмаган башваткычлар уйлап табып, ребусларны аның болай да чак кына фикерләү сәләте калган баш миенә салып куясың. “Әйдә, чиш, тап җавабын, тизрәк уйла, юкса мин тагын да катлаулырагын бирәм” дисең...

 

Ә мескен гашыйк бар теләгемне үтәр өчен, бар булмышы белән тырыша, кирәксә вак кыйпылчыкларга таралып юлыма җәелергә риза. Ә мин юк бар сәбәп табып очрашуны кичектерәм, үзем исә тәрәзәдән аның салкында өшеп торуын күзәтәм. Бу вәхшилектер бәлки. Кешедә хайван туганнырбыздан калган усаллыктыр. Тик кем белгән, хайваннар бәлкем бездән ихласрак һәм чынлап ярата беләдер.

 

Январь киче минем күңелемдә бер үкенү хисе булып яшәп калды шулай, гәрчә әле без тагын күп вакытлар аның белән шулай тарткалаша-таркалаша егет белән кыз ролен уйнадык. Иртән-иртүк кар көрәргә, юлларны чистартырга дип чыккан әти, мине кереп йокымнан уятты да, тиз киендереп урамга алып китте. Мине йокымнан да айнышмаган көе кар өстендә бөтен урамга ярылып яткан дүрт сүзне күреп алдым ”Айгөл, мин сине яратам!”. Мине тагын кем шулай яратыр...

 

Кешенең табигате шулай яратылгандыр инде, Ходай аны гел шулай эзләп, эзләнеп, сайлап-сайланып һәм үкенеп яшәр өчен яраткандыр бу дөньяга. Сөеп-сөелеп тормыш кичерүче затның да күңел түрендә бер мыскал гына булса да башка берәүне сагыну, юксыну хисләре бар бит. Кем дә булса “Юк, мин бит бүген яратам”, дисә, димәк, әле ул сагыну мизгелен онытып торган... Фикерләрнең барысы да шул ярату тамыры тирәли чуала... Яратусыз яшәеш аклы-каралы Люмьер агайлар киносына әверелеп кала. Күбебез бары тик аклы-каралы кино карагач кына, салават күпере төсләрен, төсмерләрен күрә башлыйбыз. Башка юлы юк аның...

 

Бары мин генә шундый юләрлекләр кылам дип әйтмим, чөнки ул үзе дә әле кичә генә башка берәүнең сөюе белән шулай уйнаган иде бит... беләме икән ул Минем рәвешемдә шул берәүнең күз яшьләре салынганын. Юктыр шул, без беребез дә сөюдән шашкан мизгелдә акыллы фикер йөртә алмыйбыз... Ходай безне шулай яраткан. Куркам да мин яратудан, ул исертә, тилертә...


АЙГӨЛ
Матбугат.ру
№ | 02.03.2010
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»