• 03.08-23.08 Гигант шоу. Цирк. 13:00
  • 23.08 “Тапшырыл...ган хатлар” спектакле. Кариев театры. 18:30 сәг.
  • 24.08 “Ләйлә вә Мәҗнүн” спектакле. Кариев театры. 18:00 сәг.
  • 25.08 “Шәй-бу! Шай-бу!” спектакле. Кариев театры. 18:00
  • 30.08 "Күтәренке күңел белән". Музыкаль-юмористик шоу. УНИКС. 18:00
  • 08.10 Илһам Шакиров ядкәре. Казан. Филармония. 18.30
  • 15.10 Әнвәр Нургалиев. УНИКС. 18:30
  • 25.10-28.10 Ришат Төхвәтуллин. УНИКС. 18:30
Туган көннәр
  • 23 Август Марат Кәбиров
  • 23 Август Сәкинә Шәймиева
  • 23 Август Ләбибә Ихсанова (1923-2010)
  • 23 Август Дания Нуруллина
  • 24 Август Ләйсән Юнысова
  • 24 Август Альбина Әпсәләмова
  • 25 Август Равил Гайнетдин
  • 25 Август Вәсим Әхмәтшин
  • 25 Август Туфан Миңнуллин (1935-2012)
  • 25 Август Евгений Богачев
  • Яшел Узэн районыннан Сафина Эзифэ дигэн ханымны эзлим.без 1972-1974 елларда Кукмарада ПМК-90 да бергэ эшлэп. бер тулай торакта Нур Баян урамында яшэгэн идек. Бик очрашасым килэ. Фирдэусэ 89063224510
  • Павлюхина урамында тәртипле кызларга 8 менгә бүлмә сдавать итәбез. 89033052264
  • Актаныш. Груша сатам. 12 литрлы чиләге 150 сум. Балыкка алмашу мөмкин. 2 чиләк һәм аннан да артык алган кешегә - ташлама. 8 903 318 72 87
  • Мовлютово янындарак ике татар кызы на квартира кирэк иде(тэртипле, чиста, начар гадэтлэр юк) тел:89393397826
  • Ипподромная урамында коммуналкада булмэ сдавать итэбез.12кв.татар кешесенэ.8000сум айга.89872950304
  • Этнэдэн Фэнияне эзлим.1954 елгы.Богелмэдэ Укыган иде. Ике кызы бар икэнен белэ идем. Тубэн Коеккэ Файзрахманов Салихка кияугэ чыккан иде. Кызлары Лилия, Лидия исемлелэр. Телефон номерым 89393321749
  • Бер булмале фатир снимать итабез Ике егет тулырак мэглумат тел буенча тел 89393923808
  • Павлюхина урамындагы тулай торак бүлмәсен тәртипле кызларга озак вакытка арендага бирәм. 89033052264
  • 2109 машинасынын сул як ишеклэре сатыла. Черемэгэн, тузмаган. Бэясе договорная. Тел.:89270410678.
  • Отопительный радиатор сатыла. 1 шт.-1000 сумнан. 6 штук. Тел.:89270410678

 

 

 
Архив
 

               

02.03.2010 Милләт

ТАТАРЧАГА НИЧЕК ӨЙРӘТӘСЕ?

Ни гаҗәп, әмма чит өлкәләрдә яшәүче татарларыбыз милләт, туган тел дигән кыйммәтләрнең чын бәһасен белә һәм баласына сабый чактан ук ана теле тәмен сеңдерергә ашыга.

Татарстанның башкаласында яшәп тә, ни кызганыч, балам татарча гына сөйләшә торган балалар бакчасына, мәктәпкә йөри дип мактанырлыгыбыз юк безнең. Бәс, шулай булгач, ана телен ничек саклап калырга соң? Илбашы, оеткыны башлангыч сыйныфларда салырга кирәк, дигән фикер әйтте. Ә менә Фәридә Бибарсова эшне балалар бакчасыннан башларга тәкъдим итә. Әй, минеке болай да татар төркеменә йөри инде, дип кул селтәргә ашыкмагыз. Башка телдә аралаша торган бер генә сабый булса да, тәрбия татар телендә алып барылмый бит. Татар хәрефләре басылган шакмаклар, балалар яратып җыя торган пазллар, мультфильмнар булса, барыбер икенче төрле булыр иде әле ул. Балалар уен барышында татар хәрефләрен, милли каһарманнарны хәтеренә сеңдерер иде. Фәридә ханым бу җәһәттән янәшәсенә проблеманы бөтен нечкәлекләренә кадәр төшенә торган кешеләр туплап, әллә ничә төрле проект әзерли. Әмма зур өметләр баглаган идея­ләре беркавымнан сөрлегеп туктап кала.

 

 Фәридә Бибарсованың кызыклы уйланмалары бик күп. Заманында халык көйләрен популярлаштыру максатыннан “Иттифак”ны, Мубайны мәйданга чыгарырга ярдәм иткән ханым да ул. Ә бу өлкәдә беренче адымны “Оскар рекордс” компаниясе белән берлектә Резеда Вәлиева иҗатын колачлаган рәсемле китапчыклар әзерләү була. Бала төсле карандашлар тотып каһарманнарны буйый, шул ук вакытта дисктан әкият тә тыңлый. Әмма бу проект уйланган нәтиҗәләргә китерми. “Барысына да аның сатуга чыгуы сәбәпче, – дип аңлата Фәридә ханым, – үзкыйммәте 60 сум булган китап күпләп сату урыннарында тагын да кыйммәтрәк бәягә куела, ваклап сатуга чыкканда аның бәясе ата-ана кәефен кырырлыкка әйләнә”.

 

Тагын бер үзенчәлекле проект исә “Кинопрофи” җәмгыятендә әзерләнә. Ул Дисней мультфильмнарын рус, татар, инглиз телләрендә әзерләүдән гыйбарәт. Әмма бу да көтелгән нәтиҗәгә китерми. Сатуда үзкыйммәте дүрт мәртәбә арткач, аның табыш китерерлек дәрәҗәдә әйләнешкә керүе мөмкин түгел шул инде. Фәридә Бибарсова Бөтендөнья татар конгрессы корылтаенда әлеге дискларны бөтен кыйтгалардан җыелган татар эшмәкәрләренә нибары илле(!) сумнан тәкъдим итә. Чит өлкәләрдә татарча продукцияне табуы читен, сез аларны балалар бакчаларында таратыр идегез, ди ул. Әмма татар эшмәкәрләре үз гаиләләренә алудан ары узмый.

 

Тагын бер кызыклы проектка тукталыйк әле. Анысы үзешчән композиторларның балалар өчен иҗат ителгән җырлар конкурсы була. Андый җырлар байтак дияргә ашыкмагыз. Казан консерваториясе белеме булган, Ставропольдә сәнгать училищесында вокал серләренә төшенгән, Киевта режиссерлыкка укыган ханым профессиональ композиторлар иҗат ит­кән җырларны бала музыка мәктәбендә генә җырлый ала дип исәпли. Ә гап-гади сабыйга “Зәңгәр вагон” кебек гади, матур, аңлаешлы, аһәңле җыр кирәк, ди ул.

 

Соңгы проекты булган балалар бакчалары өчен кулланма әсбапларга килгәндә, Фәридә ханым пазллар өчен ун әкият сайлап алган. Араларында әхлакый якка басым ясаган кыска әкиятләр, тылсымлылары да бар. Татар халык әкиятләренең тирәнлегенә, фәлсәфилегенә мөкиббән киткән ханым аларны мультфильм итеп эшләргә дә әзер. Бу продукция иң беренче чиратта сайлау мөмкинлеге аз булган яисә бөтенләй булмаган өлкәләргә, районнарга юнәлтелсен иде, дигән теләктә ул. Әмма аларны бәясен күтәрмичә ничек мәктәпкәчә тәрбияләү учреждениеләренә җиткерергә соң? Шунысын да искәртик, бу язма Фәридә Бибарсованы каһарман итеп сурәтләү максатын күздә тотмый. Чөнки татарча продукция әзерләргә омтылган кешеләр, компанияләр юк түгел бездә. Әйтик, Фәрит Төхвәтуллин, “Мастер” компаниясе башкалар татарча мультфильмнар әзерләде. Әмма алар медиапродукция диңгезендә буталып, күмелеп калды. Сәүдә нокталарына барып җиткәннәре дә сатылырга ашыкмый.

 

Димәк, бу юнәлештә эшләргә алынган кешеләргә кулга-кул тотыныр вакыт җиткән. Бу җәһәттән Фәридә ханым милләт язмышы өчен борчылган кешеләр белән аралашырга, уртак проектлар эшләргә әзер. Аның электрон адресы [email protected] Ә иң мөһиме, хөкүмәт ярдәменә таянып эшләве ки­рәктер, мөгаен. Фәридә Бибарсованың бу җәһәттән дә тәкъдиме әзер. Әйтик, хөкүмәт дәрәҗәсендә Татарстан җир­легендә эш иткән банкларга үз бәясеннән безнең продукцияне сатып алырга дигән тәкъдим кертелсә, без бер урында таптанудан туктар идек, дип исәпли ул. Дәүләт күләмендәге эре чаралар шулай үтә бит. Бер банк берничә балалар бакчасы белән генә эшләсә дә, нәтиҗәсе күренер иде. Бу җәһәттән “Ак барс” банкы күптән эш алып бара. Ул беренче сыйныфлар өчен тәкъдим иткән “Әхлаклылык әлифбасы”н, башка дисклы тупланмаларын укытучылар да рәхәтләнеп куллана бит.

 

Фәридә ханым халыкның үз телендә сөйләшә алу мөмкинлегенең әһәмиятен аңлап бетермәвенә гаҗәпләнә.

 

– Әти хәрби кеше – полк командиры иде. Без бик күп җирләрдә яшәдек. Илдән-илгә күченеп йөрдек, татарлар булмаган җир юклыгына тә­мам инандык. Ә чит җирдә татар юкка чыгудан куркып берл­шеп яши. Без татар булуыбызга горурлана идек. Төрле хәлләр кичердек. Көнбатыш Украинада, мәсәлән, бер авыз сүз татарча әйтмәсәк тә, урамда монголоид йөзле дип таш атып калганнары булды. Шулай да исем-фамилияне бозуга, урысчалаштыруга юл куймадык. Ә биредә бөтен мөмкинлекләр бар, әмма ни өчендер алар файдаланылмый. Хәтта балабызга татарча әкият укырга да иренәбез бит. Болай күпме дәвам итә алыр соң? Әллә үз кадереңне белер өчен чит илдә яшәү кирәкме?

Гөлинә ХИСАМЕТДИНОВА
Ватаным Татарстан
№ 39 | 02.03.2010
Ватаным Татарстан печать

Фикерләр

№17 (39681) / 22.03.2010 02:55:24

исмэйлек куярга онытканмын

№16 (39680) / 22.03.2010 02:52:09

Мишэр яза: ”Зур урын алып торучылар да бар, шуларга морэжэгат итэргэ кирэк. (Туфан хэм Роберт Миннуллиннар, Разил Вэлиев, Зилэ Вэлиева, мэсьэлэн). Кире каксалар языгыз - менэ бу кеше болай дип эйтте дип. Лэкин конкрет исемнэр хэм фамилиялэрне курсэтеп.”. Ну яздык - конкрет исемнэрен инде укыдыгыз, ”болай“ дип эйткэннэре болай да билгеле, ну шуннан ни? 

№15 (38424) / 05.03.2010 21:12:41

Сәһибҗамал
Сезнең илә(белән) килешәм.Бервакыт, сөеклем(элек карчык дип әйтә идем, өйләнгәннән башлап) һәм төпчек кызым белән Ижау га бардык.Сөеклемнең авылдаш апасына.Хуҗабикәнең кызы татарча ләм-мим.Минем кыз(төпчек), рәхәтләнеп татарча шатырдата.
Хуҗабикә елап(җылап) та алды, баласының татарча сөйләшә алмавына.
Мең дә бер мәртәбә кабатларга була:баланың туган телен белүе, тәрбияле-инсафлы булып үсүе, ата-анадан, әби-бабайдан тора, дип.

№14 (38423) / 05.03.2010 20:46:16

Сәхипҗамал sm11
"выҗиваем"ын, "выҗиваем" да, Тубыл педадогия инстетуты татар теле бүлегенә бер группа студентлар да җыя алмый. Юк исә, шыр надан булмасалар, керергә дә укырга бит. Флүрә Сәгитовна студентларга үз балалырына караган кебек карый,татарлар өчен андагы кебек шартлар Россиянең башка бер ВУЗында да юк.

№13 (38422) / 05.03.2010 20:25:48

"Әйтик, хөкүмәт дәрәҗәсендә Татарстан җир­легендә эш иткән банкларга үз бәясеннән безнең продукцияне сатып алырга дигән тәкъдим кертелсә, без бер урында таптанудан туктар идек, дип исәпли ул."

Менеджер по продажам! Тәкъдиме генә ни тора.)))Хөкүмәт ихтыяри-мәҗбүри төстә ханымның продукциясен сатып алырга тәкъдим итәргә тиеш икән.

№12 (38122) / 03.03.2010 14:52:14

+ а что, татар Казанда урыслашып бетмәде,даҗе авылларда шул ук хәл.

№11 (38120) / 03.03.2010 14:49:40

Килешмим!
Сәһибҗамал әбиең синең илә килешми.
Менә,тулы татар гаиләләрендә,өйдә балаларны татарча сөйләшә,укый аларар,язалар да,ансы хак.Әмма Без правил,грамматика юк инде.
Баларым Казанга кайткач, саф татар телендә сөйләшәләр иде.
\"Казан\" татарлары(ТУГАННАРЫМ),безнекеләр Казанда яшәп татарча белмиләр,сезнекеләр рәхәтләнеп,саф татарча сөйләшәләр диәләр иде.Оныкларым да сөйләшә.

Без бит чит җирдә, выҗиваем.Чувство самосохранения бездә көчлерәк.Бездә сезнең кеби \"лҗетолирант\"лык юк.Безгә талеранлык күрсәтмиләр икән,ни эшлик инде, выҗеваем,җанашкайларым.
Читтә татарларга хөрмәт тә басым да җитәрлек.Чыныгабыз,җиңәбез,
Аллаһегә шөкер.
Так что килешмим,синең белән килешеп булмый.
Читтәге татар тормышын белү өчен,читтә яшәп карарга кирәк.

№10 (38100) / 03.03.2010 13:14:41

/Ни гаҗәп, әмма чит өлкәләрдә яшәүче татарларыбыз милләт, туган тел дигән кыйммәтләрнең чын бәһасен белә һәм баласына сабый чактан ук ана теле тәмен сеңдерергә ашыга./

дөрес фикер түгел. бик аз өлкәләрдә генә шулай. пенза, мордовия һәм башка кайбер авылларда гына. күпчелек өлкәләрдә татарлар урыслашып бетте инде

№9 (37943) / 02.03.2010 19:28:36

Бер-ничэ бэлэкэй фирмаларнын исполнительный директоры итеп эшлэгэн ханымны за растрату зур тавыш куптармыйча гына вазифаларыннан азат иттелэр. Кызыклы проектлар уйлап таба белэ, эмма аларны керемле итэ белми. Креатив фикерли белэ. Татарча бер ж,омлэ тозеп сойлэшэ белми. бераз ан,лый инде татарча. Мин каршы тугел, милли продукция усеш алса. Эмма минем милли хислэремне эксплуатациялэп, миллилекнен "М" хэрефе дэ булмаган кешелэр акча эшлэвен телэмим

№8 (37926) / 02.03.2010 18:39:15

Мин.

№7 (37921) / 02.03.2010 18:23:38

Сез уйлаганча кэкре куллы булса, матбугатта эл. адресларын язмас иде ул. Аннан сон, ул кутэргэн проблема буенча нишлэп бер тэкъдим дэ кертэ алмыйсыз сон? Тырнак астыннан кер эзлэгэнче милли продукция чыгарыр очен кинэш белэн булса да тырышсак иде. Матбугат.ру гайбэтчелэр почмагы тугел лэбаса?

№6 (37903) / 02.03.2010 17:19:54

При чем тут ирлэр мин конечно анламадым... Суз проектлар турында бара. Фэридэ ханым бизнес-проектлар тэкъдим итэ, хэм аларны керемле иту очен, кертемнэр кирэк. Кертемнэр булсын очен, яхшы эмэкэр репутациясе, яхшы рекомендация кирэк. Э боларнын берсе дэ анарда юк курэсен. Мин мэсэлэн, анын проектларына акча салырга шурлэр идем, чонки анын белэн эш иткэн бар. Вот и все. Э ирлэр темасын "Пар алма" битендэ устерэ аласыз...

№5 (37896) / 02.03.2010 17:03:03

? уңмаганың икән ирдән,канатем.

№4 (37894) / 02.03.2010 16:56:04

Кире, ирләребез җитәрлек акча эшләп, балаларыбызны өйдә генә тәрбияләсәк, садиклар төзеп торасы да булмас иде.
Форумда катнашырга да вакыт күбрәк калыр иде.

№3 (37879) / 02.03.2010 15:21:22

Кире,тамак барыбызда да бар бит. Ник ул эшлэгэненэ акча алмаска тиеш? Ник без хэр башлангычтан хэсетлек эзлибез? Татарнын кунеле тар шул анын...

№2 (37870) / 02.03.2010 14:28:38

Бу ханымны мин белэм... Анын идеялэре, кызыклы була. Эмма акча ягына килгэндэ, уз ягына артык куп каерырга ярата. Ярдэм курсэтучелэре дэ бардыр, эмма юридик яктан анын проектлары хэр вакытта аксый иде. Гаеп, кубесенчэ эшне ахырына кадэр тиешенчэ эшлэп бетермэвендэдер дип уйлыйм.

№1 (37862) / 02.03.2010 11:50:50

Бик изге эштэ бу ханым! Менэ бит - бер кеше татар миллэте очен, татар баласы татар булып уссен очен ни хэтле эш башкарган. Лэкин ни очен анын идеялэре инде кулланучыга барып житкэндэ бик бэярэ сон? Монын экономик сэбэплэре бардыр инде, алдан уйланылып, татарга начарлык эшлим дип башкарылган эйбер тугел инде бу. Шул сату-алу олкэсендэ булган сэбэплэрне ачыкларга, бу олкэдэ эш итуче кешелэр белэн кинэшергэ иде. Нишлэп элегэ кадэр беркем белэн дэ, шул исэптэн торле дэулэт комитетлары белэн дэ элемтэгэ кермэгэн икэн ул? Бу олкэдэ хэряклап ярдэм итэ алырлык кешелэр хэм момкинлеклэр бардыр дип белэм.Эллэ алар аны кире какканмы? Шулай булса исемнэрен эйтеп язсын, ботен халыкка житкерсен кемнен кем икэнен. Миллэт дип кычкыручылар куп бит. Зур урын алып торучылар да бар, шуларга морэжэгат итэргэ кирэк. (Туфан хэм Роберт Миннуллиннар, Разил Вэлиев, Зилэ Вэлиева, мэсьэлэн). Кире каксалар языгыз - менэ бу кеше болай дип эйтте дип. Лэкин конкрет исемнэр хэм фамилиялэрне курсэтеп.

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Urazova.ru
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Татарстан китап нәшрияты
RAFINA/D
Милли Музей
Шаян
Ханский дом