поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
19.03.2018 Җәмгыять

Быелгы «Созвездие-Йолдызлык» фестивале комсомолга багышлана (ФОТО)

Чистайда фестивальнең районара гала-концерты узды. “Созвездие-Йолдызлык” фестиваленең экваторы килеп җитте. Ул күптән түгел Чистайның мәдәни-күңел ачу үзәгендә үткән зона гала-концертына туры килде. Быел комсомол 100 еллык юбилеен бәйрәм итә. Шул уңайдан, быел 18нче тапкыр яшь талантларны җыйган фестиваль комсомолга багышланган. Бу хакта алып баручы сәхнәдән игълан итте.

Комсомолга багышлану сәбәпле, катнашучыларга совет чоры җырларын башкару тәкъдим ителгән иде.

Фестивальнең конкурслары вокал, хореография һәм конферанс номинацияләрендәүтә. Чистайда үткән гала-концертка катнашучылар Татарстанның Чистай, Нурлат, Яңа Чишмә, Аксубай, Әлки һәм Чирмешән районнарыннан килгән. 1 һәм 2 зона турларында җиңеп чыгып, алар Казанда үтәчәк турларга чакыруга ия булу өчен көч сынашты. Һәр номинациядә өч төрле яшь категориясендә берничә бию коллективы, җырчылар һәм сүз осталары Казанда апрельдә үтәчәк турларга чакыру алды.
 
Алга таба алар “Уникс”та һәм “Пирамида” мәдәни күңел ачу үзәгендә үтәчәк гала-концертларда катнашыр өчен, көч сынашачак. “Пирамида”да чыгыш ясаган җиңүчеләргә фестивальнең Кырымдагы лагеренә, төрле шифаханәләргә ял итәргә чакыру һәм башка кыйммәтле бүләкләр бирелә.
 
Фестивальнең директоры һәм генераль продюсеры Дмитрий Туманов әйтүенчә, “Созвездие-Йолдызлык”ның уникальлеге - кешеләрнең чыннан да аны яратуларында.
 
Конкурсантларны Татарстан Республикасының алып баручы мәдәният эшлеклеләре бәяли. Алар: Россия Федерациясе Хөкүмәтенең мәдәният өлкәсе лауреаты, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, “Созвездие-Йолдызлык” фестиваленең директоры һәм генераль продюсеры Дмитрий Туманов, М.Җәлили семендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры артисты, Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе кафедра мөдире, профессор Зилә Сөнгатуллина, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, режиссёр Владимир Аносов, Россия Федерациясенең атказанган артисткасы, Татарстан Республикасының халык артисты, Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленың баш балетмейстеры Раилә Гарипова, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, “Созвездие-Йолдызлык” яшьләр иҗтимагый оешмасының директоры Айдар Гайнетдинов, Татарстан Республикасыныңатказанган артисты, “Зө-Ләй-Лә” төркеменеңсолисткасыЛәйсән Закирова, Россия җырчысы, актриса, продюсер Алина Ивах, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, алып баручы Дмитрий Пивоваров, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, режиссёр Дмитрий Платонов, халык депутаты Нурия Хашимова, алып баручы, редактор, “ЯңаГасыр” телерадиокомпаниясенең проектлар авторы Резеда Хәсәнова.
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 19.03.2018
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»