• 22.10 Бизнес-форум (Радислав Гандапас, Маршалл Голдсмит, Аллан Пиз), Казань, «Korston Club Hotel».
  • 26.10 "Ут чәчәге" премьерасы. Кариев театры. 18.30
  • 30.10 ШТК югары лигасы. Уникс. 19:00
  • 01.11-05.11 Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов. Уникс. 18:30
  • 02.11 "Мин Үзгәрдем SHOW". Лилия Хәйруллина концерты. Махсус кунаклар: Нурминский, Хаким. Эрмитаж. 19:00
Туган көннәр
  • 18 Октябрь Илсур Хадиуллин
  • 18 Октябрь Әнвәр Гобәйдуллин (1922-2012)
  • 18 Октябрь Кадрия Фәтхуллова
  • 18 Октябрь Равил Бохараев (1951-2012)
  • 18 Октябрь Юныс Сафиуллин
  • 19 Октябрь Рәсим Хаҗиев
  • 19 Октябрь Рәүф Игъламов
  • 20 Октябрь Александр Сладковский
  • 20 Октябрь Ленар Фәйзетдинов
  • 20 Октябрь Мостай Кәрим (1919-2005)
  • Авиатозелеш р-нында 6 сотка жир сатыла. Ой хэм свеча очен фундаменты, сарае бар. Участокка кадэр асфальт юл, кыш коннэрен хэрчак юллар чистартыла. Ел эйлэнэсе яшэучелэр куп, куршелэребез дэ шунда кышлый. 89377752225
  • Яхшы хәлдә погрузчик сатыла. Актаныш 89196399203
  • Тана ите 280 ботлап Актаныш 89376101008
  • Яхшы травматолог эзлим, тел.89093080784
  • Казан шэхэренен РКБ янында урнашкан Оренбург тракты 138в йортында, ботен унайлыклары булга бер булмэле квартира озак вакытка арендага бирелэ. Начар гадэтлэре булмаган, похтэ, чисталык яратучы кешегэ яки гаилэгэ. Телефон: 89874092154, Йолдыз.
  • Сдаю 2 комнатную квартиру на Спартаковской 88Б (Центр). Новый дом с ремонтом, мебель, бытовая техника 89276766077
  • Парина, Сыртланова, Пр.Победы тирэлэреннэн торырга булмэ эзлим. Эшли торган, начар гадэтлэре булмаган хатын-кыз. 89274745077, 89274661604
  • Торле авырлыктагы таналар. Буаз тана декабрь 89372913008
  • Балтач районы. Үгез ите сатыла. Казанга китереп бирү мөмкинлеге дә бар. Тел: 89874232810
  • Симертелгэн суяр очен тере килеш казлар сатам. 1500 сум. т89196907476.

 

 

 
Архив
 

19.03.2018 Әдәбият

Илдус Гыйләҗев вафат

«Кайгылы хәбәр… Илдус абый вафат… Ике атна элек Әлмәткә очрашуга килгән иде, хушлашырга килүе булган икән, ииии бәгырь…», - дип язды бүген үзенең социаль челтәрдәге сәхифәсендә Әлмәттән шагыйрә, журналист Нәфисә Сабирҗанова.

Белешмә өчен. Илдус Сабир улы Гыйләҗев 1946 елның 15 гыйнварында Татарстанның Азнакай районы Урсай авылында туа. 1961 елда — Урсай җидееллык, 1965 елда Чалны унберьеллык мәктәбен тәмамлый. 1965-1970 елларда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укып югары белем ала. Аннан соң ике ел взвод командиры һәм рота командирының сәяси эшләр буенча урынбасары сыйфатында хәрби хезмәттә була. Армиядән кайтып, 1972-1974 еллар дәвамында Азнакай районы Карамалы авылында партоешма һәм колхоз рәисе урынбасары булып эшләгәннән соң, ике ел КПССның Азнакай район комитетында парткабинет мөдире вазифаларын башкара. И.Гыйләҗевнең шуннан соңгы хезмәт юлы шул ук райондагы күмәк хуҗалыкларны җитәкләү вазифалары белән бәйле: егерме ике ел буена ул Балтач, Чалпы, Чемодур, Туйкә авылларында колхоз рәисе, совхоз директоры булып эшли. Аннары, берникадәр вакыт «Актүбәнефть» идарәсе җитәкчесенең авыл хуҗалыгын үстерү буенча урынбасар булып эшләгәннән соң, 1990-1991 елларда КПССның Азнакай район комитетында секретарь, икенче секретарь вазифаларын башкара. Хезмәттәге уңышлары өчен үз вакытында ВДНХның көмеш медале, 1980 елда «Почет Билгесе» ордены белән бүләкләнә, 1986 елда СССР Министрлар Советының махсус премиясенә лаек була. Ул — Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, 1985-1990 елларда Татарстан Югары Советының унберенче чакырылыш халык депутаты. Хәзерге вакытта төп яшәү урыны — Азнакай районының Туйкә авылында иде.
 
Илдус Гыйләҗев, эш-хезмәтендә гомере буе авылны, авыл халкын кайгыртып яшәгәне кебек, әдәби иҗатында, поэзиясендә дә үзенә генә хас табигыйлек, лирик-публицистик яңгырашлы шигъри сүзе белән җир кешесенең хезмәт батырлыгына дан җырлый, ил-җир, милләт язмышы, катлаулы чор вазгыяте белән бәйләп, аның яшәү нигезен тәшкил иткән гореф-гадәтләрен, уй-хисләрен, теләк-омтылышларын, гамен-борчуларын тасвирлый. «И.Гыйләҗев шигырьләре — гади, хикмәтле, табигый яңгырашлы… Шагыйрь үзенең күпме һәм нәрсә күтәрә алганын, ягъни нәрсә турында, ни өчен, кем өчен язганын яхшы белә. Ә инде күтәргәнен, көчле кулы белән тимер чөюче атлет кебек, ул егетләрчә күрсәтә, демонстрацияли дә белә», —- ди аның поэзиясе турында каләмдәше Равил Фәйзуллин.
 
2006 ел башында И.Гыйләҗев «Яратканга күрә» исемле китабы өчен Татарстан Язучылар берлегенең Һ.Такташ исемендәге әдәби бүләгенә лаек була.
 
И.Гыйләҗев — 1990 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгьзасы.
 
Чыганак: http://adiplar.belem.ru
 
 
 

---
Идел
№ --- | 19.03.2018
Идел печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Себерке
Өмет
Диләфрүз
Татарстан Язучылар берлеге
comments powered by HyperComments