|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.03.2018 Дин
"Бөтен имамнар да түгел, әмма кайберләре курка"Автобуста гәп куертучы егетләргә игътибар иттем. “Кара бу ваһһабчыларны – бигрәк активлашкан! Виртуаль мөфтият барлыкка китергәннәр!” “Республикабызда, төрле социаль челтәрдә бик күп төркемнәре, ютуб-каналлары бар икән!” – дип аптырашты алар. Традицион дини казанышларыбызны кайнар яклаучыларның берсенә, башкалабыздагы “Миргазиян” мәчете имам-хатыйбы, ТР Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы әгъзасы Габдерәүф хәзрәт Зәбировка мөрәҗәгать итеп, бу хәлнең сәбәпләрен сораштым. – Ваһһабчылык йогынтысы җирлегебезгә егерменче гасыр башында ук үтеп кергән. Шуңа күрә “Дин вә мәгыйшәт” журналының 1911 елгы саннарын алып карасагыз, һәр санында “Ваһһабилар кем була?” дигән баш астында басылган дини-гыйльми язмаларны күрергә мөмкин. Инкыйлаб булып, совет хакимияте урнашкач, табигый, ниндидер дини агымнарга гына түгел, исламга, дин әһелләренә бөтенләй диярлек капкалар ябыла. Горбачев хакимияткә килеп, үзгәртеп кору сәясәте башлангач кына, тимер пәрдәләр ачыла. Динне өйрәнергә, җәелдерергә мөмкинлек бирелә. Ләкин безнең фикъһе һәм игътикадый мәзһәбебезгә каршы булган агымнар үтеп керә. Ни кызганыч, бу йогынты әле дә дәвам итә. Татарстанда гына түгел, ваһһабчылык барча республика-өлкәләрдәге мәчет-мәдрәсәләргә, нәзарәтләргә үтеп керде. Әлеге агымның милләтебезгә, динебезгә, мәдәниятебезгә китергән зыяны турында йөз ел элек үк матбугатыбызда язылганын әйттем инде. Әмма бер гасыр элек булган кисәтү-искәртүләрне онытканбыз.
– Бу рәвешле фикерләүчеләрне мәчет-мәдрәсәләрдән чыгардылар бит инде, хәзрәт...
– Мәчетләрдән чыгарылсалар да, алар үзләренә интернетта зур мәйдан тапты. “ВКонтакте” челтәрендә генә Казанга, Татарстанга бәйле 188 ваһһабчы төркем бар. Ватсап, фейсбук, инстаграм, телеграммда тагын күпмедер?! Бу – бер зур дөнья! Анда – яшьләр! Чит илдә белем алдылар. Күпме китаплар тараттылар. Бүген дә алар үз китапларын сата. Милләттәшләребез шушылай әкрен генә андагы идеяләр белән агулана.
– Моңа ничек каршы торып була соң?
– Әүвәл мондый агым-хәрәкәт булганлыгын танырга, күрмәмешкә салышмаска кирәк. Хаклыкны белеп тә эндәшми торган кеше – сакау, телсез, ихтыярсыз бәндә ул. Мин бу милләтнең баласы икән, аңа хезмәт итәргә, якларга, сакларга тиеш. Мәчетләргә татар телен ныклап кертә башлагач, җомга вәгазьләрен татарча сөйләү мәҗбүри дип куелгач, социаль челтәрләрдә иң беренче булып тавыш куптаручылар ваһһабчылар булды. Телебезгә шундый нәфрәт кайдан киләдер?! Югыйсә татар телендәге сүз байлыгының биштән бере – Коръән теленнән. Иман, ислам, мәсҗид, мәдрәсә, хикмәт, тәрбия, әдәп, әхлак һәм башкалар...
Фетнә ул – йоклаучы нәрсәдер. Аны уяткан кешене Аллаһы Тәгалә ләгънәт кыла. Күптән түгел генә ватсапта бер мөслимә кардәшебезнең Казан базарында ит сатып торуын күрсәттеләр. Узып баручы бер авылдашы моңа аңлатма бирә: “Яулык бәйләгән әлеге кешене мин беләм. Ул бит биш вакыт намаз укымый. Ул – кәфер. Аңардан ит сатып алучы хәрәм ашаган була”. Йә Аллаһ! Ул бит үз авылдашын тәкфир кылды, ягъни кәфер дип игълан итте. Татар авылында асралган, чалынган малны хәрәмгә чыгарды. Ул, юньле кеше булса, авылдашы янына килеп сәлам бирергә, хәлен сорашырга тиеш иде. Аны кичке ашка чакырып, гаиләсе белән таныштырырга; кунарга урыны булмаса, кундырып чыгарырга; аның аша авылдагы кардәшләренә бүләкләр биреп җибәрергә... Әле мосафир хакы бар. Хәзер бит кайбер төбәкләрдә атасы бер мәчеткә, үзе – икенче, баласы өченче мәчеткә йөрүчеләр бар. Болай аерылган, бер-берсенә дошман күзе белән караган, бер-берсен кәфер санаган милләтнең киләчәге юк.
– Имамнар моңа бармак аша, битараф карап торамы?
– Бөтен имамнар да түгел, әмма кайбер имамнар курка. Проблема килеп чыкмагае дип шикләнә. Кайбер имамнар алардан акча ала. Һәр төрле кичә-бәйрәм уздырганда, мәчет чыгымнарын каплаганда иганәче буларак ярдәм итәләр. Кайберләре – яшертен ваһһабчылар. Үзләрен Әбүхәнифә юлында дип йөрсәләр дә, башкача гамәл кылалар. Билгеле бит: кайсы мәдрәсәдә укыган, бүген нинди дәреслекләрдән сабак бирә, янәшәсендә кемнәр бөтерелә...
– Инде нишләргә?
– Ваһһабчыларга ялгышканлыкларын, милләтебезгә зарар китерүләррен аңлату тиеш. Милләтебез, динебез мәнфәгате иң югары, иң кыйммәтле. Шуны саклыйк, кадерлик, хыянәт итмик. Хыянәт итүчеләрне туктатыйк. Саташтырмасыннар! Адаштырмасыннар! Безгә нәфрәт кирәкми, мәхәббәт кирәк. Милләттәшләребезне тупларга, дуслаштырырга иде. Алдыбызда торган катлаулы проблемаларны хәл итү, чишү өчен дуслык, бердәмлек, куәт кирәк. Куәт-егәр булмаса, аларны хәл итә алмыйча, тарих чүплегендә калуыбыз бар.
Ваһһабчыларны гади мөселманнардан ничек аерырга?
Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтының иҗтимагый фикер бүлеге мөдире һәм БИА проректоры Сәет Шаһавиев:
– Кайберәүләр, ваһһабчыларны ничек намаз укуларына, ничек киенүләренә карап та белергә мөмкин, диләр. Кыска ыштан киюенә, озын сакал йөртүенә, кара киемнәргә өстенлек бирүенә карап кына кешене ваһһабчы диюе дөрес булмас (шулай да араларында тышкы кыяфәткә бик зур игътибар бирүчеләр юк түгел). Андыйлар гади мөселманнар арасында да күренгәли. Арттырып җибәрүче һәм уртачыл ваһһабчылар бар. Сөйләшеп, аралашып карамыйча, тәүһидкә (бераллалык), бидгатькә (яңалык кертү), суфичылыкка (гадәттә алар кире кага) мөнәсәбәтен белмичә, тышкы билгеләреннән генә кешенең инану рәвешен ачыклау кыен. Гадәти мөселманнар тәүхид төшенчәсенә бердәнбер иҗат итүче, яралтучы мәгънәсен бирсә, ваһһабчылар тәүһид төшенчәсен өч өлешкә бүлеп, әйтик, Аллаһның исем-сыйфатларын яхшы белүне таләп итә, ягъни Раббыбызның хасиятләрен аерып чыгара. Әле “тәүхид әл-хакимия” дип, тәүхиднең дүртенче нигезен билгеләүчеләр дә бар. Ваһһабчыларның уртачыллары дәгъва белдерү белән чикләнсә, Аллаһ хакимиятен генә танучы дүртенчеләре, арттырып җибәрүчеләре, кулларына корал алып, “туры юлдан” тайпылганнарга җәза бирүгә дә керешергә мөмкин.
Ваһһабчыларның гадәти мөселманнардан икенче зур аермасы: Аллаһ күктә яши, башы, аягы, кулы, йөзе бар дип, Аңа кеше сыйфатлары бирү.
Өченче зур аерма көнкүрмешкә бәйле. Ваһһабчылар еш кына, сездә мондый-тегенди гадәт бар, бу исламга каршы килә дип, күп нәрсәне бидгать дип игълан итә. Дөрес, гади мөселманнар арасында да бидгать мәсьәләсендә бик төпченүчән кешеләр бар. Ваһһабчылар арасында мәзһәбләрне танымаучылар да очрый.
Рәшит МИНҺАҖ |
Иң күп укылган
|