поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
16.03.2018 Җәмгыять

Алда әле күп ачышлар, кызыклы очрашулар, яңа үрләр

10 мартта Самараның “Заря” мәдәният сараенда “Самар татарлары” журналының биш яшьлегенә багышланган тантана узды. Биш ел тарих өчен бәлки бик кыска вакыттыр. Ә менә шушы болгавыр заманда, массакүләм мәгълүмат чаралары бер-бер артлы ябылып торган чорда, ул, үз укучыларын табып, өч ай саен 1,5 - 3 меңлек тираж белән дөнья күрә. Бу, әлбәттә, зур уңыш.

Моның өчен журналны булдыручы, аны үз акчасына бастырып килүче өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты, икътисади фәннәр докторы, профес¬сор Ильяс Гомәр улы Шәкүровка һәм басманың баш редакторы Данияр Ирек улы Сәйфиевка зур рәхмәт. Шушы журнал битләрендә Самара татарлары тарихына, мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне сак¬лап калуга үз өлешен керткән шәхесләребезгә багышланган язмалар, төр¬ледән-төрле милли чараларны тасвирлаган бихисап  мәкаләләр дөнья күрде. Басма герой¬лары арасында танылган сәясәтчеләр һәм дин әһелләре, авыл хезмәтчәннәре һәм сәнә¬гать предприятиеләре хезмәт¬кәрләре, мәдәният-сәнгать, спорт, мәгариф, медицина өлкәләрендә танылган милләттәшләребез байтак. Күпме хезмәт батырлары, сугыш ветераннары турында укып белдек без аннан! Бу турыда юбилей тантанасында сүзләр күп әйтелде. 
 
Чара журналның тарихын яктырткан эчтәлекле фильм белән башланып китте. Ильяс Шәкүров, кунакларны сәламләп, журналны чыгарырга ярдәм итүчеләргә, укучыларга, аны киң аудиториягә таратырга ярдәм итүчеләргә рәхмәтләрен белдерде. Ул бу журналның гомере буе татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләгән әнисе Алия Аләүтдин кызы истәлегенә багышлануын да әйтте. Ә бу чараның мөхтәрәм кунаклары - өлкә һәм шәһәр администрациясе вәкилләре, Казан, Самара шәһәрләре, Камышлы, Шенталы районнары вәкилләре Ильяс Гомәр улына шушы изге эшендә уңышлар теләп, журналга озын гомер теләделәр.
 
Үзәк Диния нәзарәтенә кергән Самара өлкәсе мөсел¬маннарының региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин тәбрикләү сүзендә: “Ильяс Шәкүров - өлкә “Туган тел” татар оешмасы президенты буларак та, милләтпәрвәр буларак та халкыбыз өчен күп хезмәт куйган кеше. “Самар татарлары” журналы - аның изге гамәлләре¬нең берсе. Журнал аша без элек белмәгән лаеклы кешеләр¬не таный башладык. Аларның эшләре журнал битләре аша киләсе буыннарга мирас булып барачак”, - диде ул һәм шушы мәшәкатьләрне үз өстенә алган Ильяс әфәндегә рәхмәт әйтте. Ул Ильяс Шәкүровка, Данияр Сәйфиевка, фотохәбәрче Әнәс Мингалиевка, хәбәрче һәм корректор Миләүшә Газимовага дингә һәм Ватанга багышланган күпьеллык тырыш хезмәтләре өчен “Әл-игътисам” (“Бердәмлек”) медальләрен, Сବмара краен өйрәнүче тарихчы, журналист Шамил Галимовка һәм “Самар татарлары” интернет сайты редакторы Римма Нуретдиновага Рәхмәт хатлары тапшырды.
Өлкә хөкүмәте админист¬рациясенең эксперт хезмәте һәм җәмәгатьчелек белән элем¬тә тоту департаменты җи¬тәкчесе Дмитрий Холин да өлкә губернаторы вазифала¬рын ва¬кытлыча башкаручы Дмит¬рий Азаровның котлауларын җиткерде. “Бүгенге тантана бөтен өлкә өчен зур мәдәни вакыйга. Журналның әлеге бишь¬еллыгы - ул йөзләгән мә¬¬каләләр, татар халкының милли бәйрәмнәрен як¬тырт¬кан репортажлар, тарихи язмалар... Чын күңелдән аның озын гомерле бу-луын, ә коллективка - иҗади уңышлар телим”, - дип язылган иде ул хатта. Дмитрий Холин “Самар татарлары” журналы коллективына губернаторның Рәх¬мәт хатын тапшырды. 
 
Губерна Думасы рәисе Виктор Сазонов та журнал турында күп җылы сүзләр әйтте. “Аның битләрендә  ха¬лыкара дуслыкка, милләтара тынычлык¬ка багышланган мәкаләләр шак¬тый. Ул регионыбызның иҗ¬тимагый-икътисади үсешен бул¬дыручы сәләтле шәхес¬ләр¬не дөньяга таныта”, - диде ул.
 
Шәһәр администрациясендә административ реформа де¬партаментының милли-мәдәни үзәкләр эше буенча бүлек җитәкчесе Дмитрий Долганов та котлау сүзләрен әйтеп, шәһәр башлыгы Елена Лапушкинаның тәбрикләү сүзләрен җиткерде. Шәһәр Думасы депутаты Рифкать Хуҗин, Самараның Промышленный районы администрациясе башлыгы Минәхмәт Хәлиуллов та сәхнәгә кү¬тәрелеп, журналны һәм редакция коллективын юбилей белән котладылар. “Басма Самара татарларының брендына әверелде. Кайда гына барсак та, затлы тышлыгы, эчтәлеге бу журналны бүләк дәрәҗәсенә күтәрә”, - диде Рифкать Туктар улы. Сәхнәгә чыккан һәрбер мөхтәрәм кунак редакция коллективына бүләкләр тапшырды. 
 
Шулай, Ильяс Шәкүров, Данияр Сәйфиев, “Книга” типографиясе директоры Максим Пономарев, дизайнер Александр Горбачев, дизайнер-версткалаучы Юрий Швец, корректор Вадим Олейнин, журналистлар Рәшит Шакиров, Шамил Галимов, Михаил Кржижевский, Искәндәр Мифтахов, Римма Нуретдинова, Эльмира Шәвәлиева-Варфоломеева, Алия Арсланова, Фәрит Шириязданов, Миләүшә Газимова, Нурсинә Хәкимова төрле дәрәҗәдәге бү¬ләкләргә ия булдылар. Аларны һәм бу юбилей тантанасын оештыруга зур хезмәт куйган өлкә татар милли-мәдәни автономиясенең башкарма директоры һәм өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте директоры Фәрхәт Мәхмүтовны Ильяс Шәкүров һәм “Прогресс-В” ком¬па¬нияләр группасы президенты, Россия Федерациясенең атказанган төзүчесе Вазыйх Мөхәммәтшин котладылар.
Данияр Сәйфиев исә журналга язучы каләм осталарын котлап, һәркайсы турында кыс¬кача мәгълүмат бирә барды. Әлбәттә, затлы басманы көчле журналистлар коллективы булдыра. Аларның эше кызыклы да, шул ук вакытта катлаулы да. Бер мәкалә язу өчен генә дә күпме материал тупларга, аннан кирәкле мәгълүматларны сайлап алырга, мәкаләне укучы өчен аңлаешлы һәм кызык¬лы итеп яза белергә дә кирәк. Ә бит “Самар татарлары” журналына язучы бәйсез каләм ос¬таларының төп эш урыннары да бар. Шулай да алар журналга язып торырга өлгерәләр. Чөнки бу эшне бик мөһим, дип саныйлар. 
 
Журналның редакторы Данияр Сәйфиев та аларга команда биреп кенә тормый, үзе дә матур-матур язмалары белән таныла. Аның геройлары арасында - Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, беренче президенты Минтимер Шәймиев кебек олы шәхесләр. Журналист Рәшит Шакиров та үз темаларын тапты - “Шундый гражданнар бар”, “Ватанга хезмәттә”, “Хәтер” дип аталган рубрикаларда  өлкәбездә яшәүче Мактаулы гражданнар, Ватаныбызга тугры хез¬мәт иткән хәрбиләр турында яза. Ә тарихчы, Самара краен өйрәнүче, журналист Шамил Галимов, тарих фәннәре кандидаты, Россия дәүләт туризм һәм сервис университеты доценты Михаил Кржижевский  язмаларын укып, Самара татарлары тарихы, ерак ата-бабаларыбызның яшәү рәвеше белән танышабыз. “Бердәмлек” газетасы хәбәрчеләре Эльмира Шәвәлиева-Варфо¬ло¬меева, Алия Арсланова  төр¬ле жанрларда иҗат итеп, өлкә¬бездә үткәрелгән милли чаралардан репортажлар тәкъдим итәләр, күренекле милләттәшләребездән интервьюлар алалар. “Самар татарлары” интернет-сайты редакторы Римма Нуретдинова, “Сәлам” газетасы хәбәрчесе Миләүшә Газимова “Милли тәрбия”, “Самара җәүһәрләре”, “Милли мәсьәлә” кебек руб¬рикаларда рус һәм татар телләрендә мәкаләләр язалар. Римма туташ журналның һәр номерыннан иң кызык¬лы язмаларны сайлап алып, аларны үзенең сайтына да куя бара. Табиб, Россия журналистлары берлеге әгъзасы Искәндәр Мифтахов укучыларны күренекле медицина хезмәткәрләре белән таныштыра.  “Сәлам” газетасының тагын бер хәбәрчесе Фәрит Шириязданов  үзе туып-үскән  Камышлы районының Иске Ярмәк авылы тарихына кагылышлы мәкаләләр, авылның лаек¬лы кешеләре турында язып танылды. “Авыл” рубрикасының даими авторлары - Шенталы рай¬онының Денис авылыннан Нурсинә Хә¬кимова, Ка¬мышлы районын¬нан Фә¬ния Кә¬римова да үз укучыларын таптылар.
 
 
Яхшы, сыйфатлы фото¬сурәтләр дә басманы баета, аңа зәвык өсти. Монда инде “Самар татарларына” ярдәмгә Әнәс Мингалиев, Хәмзә Мортазин кебек фотохудожниклар килә. Зур милли чаралардан, концертлардан алып кайткан фоторепортажлары, портретлары  өчен халык аларга рәхмәт әйтә. Милләттәшләребез иң шәп мизгелләрне тотып алып, сурәткә төшерә беләләр, шуңа да аларның һәр рәсемен язмаларны бизәүче энҗеләргә тиңләргә була. 
 
Күргәнебезчә, “Самар татарлары” журна¬лының редакция коллективында төрле һөнәр ияләре көч куя. Бәлки шуңа да ул кызыклы һәм эчтәлекледер. 
 
Татарстан да “Самар татарлары” журналының юбилеен бик зурлады. Рес¬публиканың беренче президенты Минтимер Шәй¬миевның котлау телеграммасында: “Без мондый басмага күптән мохтаҗ идек. Журнал әле яшь булса да, татар халкын борчыган күп кенә мәсьәләләргә заманча, яшьләрчә карый. Ул күпсанлы укучыларның күңелен яулап өлгерде. “Самар татарлары” журналын файдалы һәм милләт өчен кирәк, дип саныйм. Аны даими укып барам... Бизәлеше ягыннан да, эчтәлеге буенча да күпләргә, хәтта Та¬тарстанның кайбер журналларына да, үрнәк булырлык лаеклы басма”, - дип язылган.  Казаннан кайнар сәламнәр алып килгән Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма коми¬тетының мәгълүмати-аналитик идарәсе хезмәткәре, Татарстан Республикасының  Язучылар берлеге әгъзасы Булат Ибраһимов Татарстан вице-премьеры, Милли шура рәи¬се Васил Шәйхразиевның тәб¬рикләү сүзләрен дә җит¬керде һәм, бүләк итеп, үзенең шигырен укыды. Татар¬стан¬лы¬лар¬ның журналга шундый югары бәя бирүе, әлбәттә, са¬ма¬ра¬лыларның күңеленә хуш килде.
 
 
Журнал коллективын юбилей белән Самараның “Яктылык” татар мәктәбе директоры Радик Газизов, Камышлы ра¬йоны администрациясенең мә¬дәният, спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте идарәсе җи¬тәкчесе Резеда Төхбәтшина, Шен¬талы районының Денис авы¬лы мәктәбе директоры Рә-фыйк Минһаҗев та котладылар. 
 
Кичә барышында бер ел элек арабыздан вакыт¬сыз киткән ихлас күңелле мил¬ләт-пәрвәрләребезне — Бө¬тен¬дөнья татар конгрессының Башкарма комитеты әгъзасы, Похвистнево районының “Туган тел” татар оешмасы рәисе, Гали авылының “Хәләл” шир¬кәте генераль директоры Расих Мөҗаһит улы Латыйповны, эшкуар, юрист, җәмәгать эшлеклесе, “Евразия автовокзаллар корпорациясе” директорлар советы рәисе Фәния Фәйзулла кызы Хәкимованы, Тольятти шәһәре татар милли-мәдәни автономиясенең элеккеге рәисе, эшмәкәр, “Стройград” финанс-төзелеш компа¬ниясенең генераль директоры Рәшит Равил улы Нур¬мөхәммәтовны искә алдылар. Мөфтиебез Талип хәзрәт Яруллин мәрхүмнәр рухына Коръән сүрәләре укыды, ә залдагы халык дога кылды. 
 
Юбилей тантанасы җыр-биюләр белән үрелеп барды. Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Венера Ганиева, Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Асаев, “Сорнай” фольклор ансамбле чыгышлары, һичшиксез, бу бәйрәмнең йөзек кашы булды. Самараның “Ялкынлы яшьлек” җыр, бию һәм шигърият ансамбле, “Яктылык” мәктәбенең “Йолдыз” бию театры артистлары һәм җырчы Искәндәр Сәетовның чыгышлары да тамашачылар тарафыннан бик җылы кабул ителде. Бу кичәдә Искәндәр әфәнденең күптәнге хыялы да чынга ашты – аңа Венера Ганиева белән бергә “Ак каен” җырын башкарырга насыйп булды. 
 
Бәйрәм программасы бик кызыклы итеп төзелгән иде (сценарийны Наилә Сабирҗанова язган. Ә тамашаны ул Линар Абсаттаров белән алып барды). Кунакларга антракт вакытында да күңелсезләнергә ирек бирмәделәр. Фойеда “Белоснежка” кафесы пешереп килгән тәм-томнар белән кайнар чәй эчтеләр, рәссам Азат Камил улы Надировның иҗат җимешләренә сокландылар,  Камышлыдан килгән Гамилә Вәлитованың кул эшләрен күреп, хозурландылар, талкыш-каләвә, бавырсак,  чәкчәк һәм башка милли ризыклар сатучы эшкуарлар Мәүлет һәм Римма Низамовларның  сату ноктасында чират тордылар. Янәшәдә генә “Бердәмлек” газетасына язылу барды, “Самар татарлары” журналлары сатылды.
 
 
Тантананың икенче өлеше Казан артистлары концерты белән дәвам итте. Самаралылар аларның һәр чыгышын кайнар алкышлар белән каршы алып, чәчәкләргә, конфетларга күмделәр. Өлкә “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Разия Әюпова аларга бавырсак та бүләк итте.
Чара татарның рәсми булмаган гимны “Туган тел” җыры белән тәмамланды. Аны халык аягүрә басып, бергәләшеп җырлады.
 
- Юбилей тантанасы искиткеч матур узды. Мондый чараларга килгән тамашачы сәхнәдәге күренешләр белән хозурланып, рәхәтләнеп ял итеп утыра. Моның өчен күпме чыгым кирәклеген дә белми, оештыру комитеты әгъзаларының көннәрен төн¬гә ялгап, нинди эшләр башкаруын да күрми. Оештыручыларга барысы өчен дә зур рәхмәт. Фо¬тохәбәрчеләрнең, жур¬на¬листларның хезмәтен югары бәя¬ләгән Ильяс Гомәр улына, Данияр Ирек улына, өлкә һәм шәһәр администра-ция¬се җитәк¬челәренә дә рәх¬мә¬тебезне җиткерәбез, - дип редколлегия фикерен белдерде Әнәс Мингалиев. 
 
“Биш яшь - күпме ул азмы?” - дигән соравыма каршы ул: “Иҗат кешесе өчен биш ел вакыт бик аз. Алда әле күпме ачышлар, кызыклы очрашулар, яңа үрләр!  Журналыбызны тагын да кызыклырак итү өчен тырышачакбыз. Басмабызның киләсе юбилейларын да шулай гөрләтеп үткәрергә насыйп итсен”, - дип җавап бирде хезмәттәшебез.  
 
Әминә ШИҺАПОВА.
Әнәс МИНГАЛИЕВ һәм Искәндәр МИФТАХОВ фотосурәтләре.
 

---
Бердәмлек
№ --- | 16.03.2018
Бердәмлек печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»