поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
16.03.2018 Спорт

Дөнья чемпионы Марта Зәйнуллинаны ярыш алдыннан дуслары ни дип кисәткән?

“Медаль отмыйча мөмкин түгел иде, – дип сөйләде журналистларга Паралимпия ярышларында ике медаль откан якташыбыз Марта Зәйнуллина. – Ярыш алдыннан дус кызлар кисәтеп куйды: медаль отмасаң, бүлмәгә кертмибез. Бер дә коридорда йоклыйсы килми шул”. Ярышлар тәмамлангач, сөенечтән шулай шаяртсаң да була. “ВТ” хәбәрчесе әлеге медаль­ләрнең серен ачык­ларга тырышты.

Түбән Камада күп балалы гаиләдә туып үсә ул. Марта белән Марат – игезәкләр, алардан зуррак тагын өч бала бар. Марта кечкенәдән шук була, шуңа әтисе аны спорт түгәрәгенә яздырып кайта. Дзюдо белән шөгыльләнә башлаган кыз бер елдан хәтта Татарстан беренчелеген ота. Аңа зур өмет баглыйлар. Әмма 14 яшендә кызның боты авырта башлый. Табиблар аягында яман шеш таба. Тугыз ай Республика балалар клиник хаста­ха­нәсендә дәваланган кызның бер аягын кисәргә мәҗбүр булалар.
 
Ничек тә алга таба яшәргә кирәк. Зәйнулиннар протез ясатырга Казандагы протез үзәгенә бара. Андагы белгечләр исә Марта турында танылган тренер Ирина Поляковага хәбәр итә. “Мин бит үзем дә аяксыз калган кеше, аның хәлен яхшы чамалыйм, – дип сөйләде безгә Ирина ханым. – Әнә шуңа да Мартаны спортка тартасым килде. Эзләп таптым, шалтыраттым. Спортны сайласаң, гаиләң дә, уңышларың да булыр, дидем. Ничек тә өметләндерергә тырыштым. Әллә мине аңлап бетермәде, әл­лә югалып калды, кыскасы, башта риза булмады”. Ул чакта Марта­ның мәктәп тәмамлаган ча­гы, укырга керү теләге дә була. Әмма теләге чынга ашмый. Спортчы кыз Ирина Поляковага мөрәҗә­гать итә.
 
“2008 ел иде бу. Әлбәттә, спортка яңадан кереп китү җиңел булмады. Башта озак вакыт тернәкләнү уздык. Марта тырыш, үз дигәненә ирешә торган, төгәл кыз. Беркайчан да күне­гүләрне сәбәпсез калдырмады. Сабыр, ышанычлы булуы белән күңелемне яулады. Спорт аны, ул спортны үз итте. Зур җиңүләр артында тырышлык, озак еллар шөгыльләнү ятканын онытмыйк”, – дип сөйли тренеры.
 
Марта 2012 елда Россия җы­елма командасына эләгә. Моннан дүрт ел элек Сочида узган Паралимпия ярышларында чаң­гы узышында өченче урынны ала. Аны II дәрәҗә “Ватан алдындагы казанышлар өчен” ордены медале белән дә бү­ләк­ләделәр. Өч ел элек Дөнья чемпионатында алтын, көмеш һәм бронза медальләр отты. Быел исә Пхенчхан Паралимпиадасында ике мәртәбә уңышка иреште. Башта биатлон ярышында икенче булды, аннары чаң­гыда өченче урын­ны алды. “Тормышта ал­дыңа максат куйсаң гына зур уңышка ирешеп була. Мин дә заманында нәкъ Марта кебек юл үттем. Гаиләм дә бар, 24 яшьлек малай үстерәбез. Улымны ар­миягә алмыйбыз, дигәннәр иде. Янәсе, әнисенең физик мөм­кинлеге чикле. Ә мин үзем җи­бәрдем. Аллага шөкер, исән-сау кайтты, – дип сөйли Ирина ханым. – Әлбәттә, җиңел түгел. Тормыш бит җиңү һәм медаль­ләрдән генә тормый. Кайчак үз-үзеңне тыңлатуы да авыр хәтта. Башны аска игән мизгелләр дә булды. Әмма торып басып булмаса да, нык булырга өйрән­дек. Марта да – шушы мәктәпне узган кеше. Әле мин аны машинама да утыртып йөртә идем. Аяклар юк дип тормадык, рульгә дә утырдык. Бу яктан Марта бәхетле, ул хәзер машина йөртүче дә яллый ала. Әлеге дә баягы тырышлыгы аркасында акча эшли һәм матур итеп яши алачак”.
 
Татарстан инвалидларының физик культура һәм спорт җәмгыяте рәисе Фәридә Сафиуллина сүзләренә караганда, һәр нәрсәнең хәере була. “Марта укырга керә алса, бәлки, спорт­ны сайламаган да булыр иде. Ирина Поляковага рәхмәт. Ул кызны үзенә чакырып алып, аны дөрес юлга кертте. Нәкъ беренче тренеры әйткәнчә, Мартаның тормышта бар нәрсәсе дә бар. Гаилә корды, ике ел элек кыз бала тапты. Без аның өчен бик шат. Тормышта үз юлыңны табу бик мөһим”, – ди Фәридә ханым.

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 16.03.2018
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»