|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.03.2010 Җәмгыять
МУЛЬТИ ДӨНЬЯДА НИЛӘР БАР?Телеканалларның һәркайсы мультфильмнар, сериаллар белән шыплап тулган. Эштән кайтуга, кабызып куябыз. Карар өчен дә түгел, өй мәшәкатьләре белән әвәрә килгәндә, ниндидер фон биреп торсын өчен генә. Балаларның телевизор экраннарыннан куптарып булмаганга да инде әллә кайчан кул селтәдек. Ул, ичмасам: "Китап укы, минем белән уйна", – дип аптыратмый, хәтта алдына яратмаган ризыгын китереп куйсаң да, телевизорга алданып, ашап бетергәнен сизмичә дә калырга мөмкин. Аннан йоклар алдыннан аңа “Тыныч йокы, нәниләр!” тапшыруын каратып аласың да, бүгенгә эш бетте дигән сүз. “Тылсымлы экран” ярдәмендә өйдә күпме эш эшләп була икән! Шул рәвешле көннәр, айлар үтә. Баланы иң кирәкле нәрсә – аралашудан, ата-ана мәхәббәтеннән мәхрүм итәбез.
“Фиона кебек булам!”
Кызымның иң яраткан мультфильмы – “Шрек”. Миңа да ошый иде ул элек. Тора-бара шуны ачыкладым: андагы принцесса Фиона төскә-биткә чибәр булса да, сөйләшүе, үз-үзен тотышы тупас, өстәвенә ирләрдән дә хәтәррәк сугыша. Берүзе берничә ирне кыйнап ташлый, ә үзенең ник бер тырналган җире булсын. Күзгә – хатын-кыз батырлыгы түгел, ә аның ирдәүкәлеге ташлана.
Шул ук мульфильмда бик явыз тылсымчы хатын бар. Тылсымчы – матур, миһербанлы, ярдәмчел булырга тиеш, югыйсә. Ә мондагы тылсымчы – усал, үзенең тылсым көчен явыз максатларда гына куллана. Гомумән, "Шрек" тагы хатын-кыз образлары тискәре тәэсир калдыра. Бу мульфильмны караганнан соң кызым: “Минем Фиона кебек буласым килә!”– димәсенме! Менә нәрсә сеңеп калган баланың башына. Әгәр игътибар белән карасаң, Американың “Варнер Бразерс”, “Уолт Дисней” һәм башка күренекле мульткомпанияләре ирдәүкә хатын-кыз образы тудыра. Хатын-кызның матурлыгы һәм иң төп бурычы – ана булу бит. Тик чит ил мультикларындагы аналар коточкыч ямьсез, киемнәре ертылып беткән, чәчләре тузган, авызларында тешләре калмаган, үзләре чучка кебек симез һәм шапшак. Ана булудан баш тартсаң, матур, зифа булып каласың, дигән фәлсәфә салынган түгелме бу мультикларга?
Кечкенә кызлар һәм малайларда менә шундый образлар кисәкләп җыелып, киләчәккә караш формалаша.
Әллә эт, әллә мәче
Моннан ике-өч ел элек экраннарда “Котопес” исемле чит ил мультфильмы пәйда булды. Исеменнән үк күренгәнчә, төп герой ни эт, ни мәче. Гәүдәсеннән ике баш үсеп чыккан бер хәшәрәт. Табигать ялгышы, кыскасы! Бу затсыз мультикны экраннарга чыгару – балаларга карата җинаять дип саныйм! Баланың башына, бер үк вакытта мәчене дә, этне дә алыштыра ала торган җанвар бар дигән уй сеңеп калуы бар. Хәтерлисезме, без үскәндә нинди мультфильмнар карый идек? “Чебурашка”, “Винни-Пух", “Простоквашино” һәм башкалар. Аларны хәзер карасаң да, җанга рәхәт. Ә ни өчен? Чөнки,“иске” мультикларда беренче урында – мәхәббәт, дуслык, миһербанлык. Чит ил мультпродукциясе кебек туйдырмыйлар да. Балаларыбызны шундый матур мультиклар мисалында тәрбиялисе урынга, чит илнекеләр белән күңелләрен чүплибез. Чебурашка да "Котопес" кебек үк уйдырма образ бит дияр кайберәүләр. Чебурашка, дөньяда булмаган җанвар булса да, нишләптер аны чып-чын табигать шедевры итеп кабул итә идек. Чөнки Чебурашканың эчке дөньясы бай, матур.
Безнең “Кот Леопольд”мультигындагы мәче белән “Том и Джерри”дагысын чагыштырыйк. Беренчесе акыллы, юаш һәм һәрвакыт: “Дуслар, әйдәгез, тату яшик!” – дип кабатлап тора. Тегесе исә, киресенчә, һәрвакыт тычкан тотарга хыялланып, үзе дә сизмичә төрле күңелсез хәлләргә юлыга. Ике мәче дә кешеләр дөньясын тасвирлый. Нәкъ кешечә сөйләшәләр, ашыйлар-эчәләр, йоклыйлар... Леопольд интеллигент булса, Том исә, тупас, бозык холыклы зат.
Канатлылар һәм тояклылар
Телегезне сындырмыйча "Спанчбобсвепэр" дип әйтә аласызмы? Ә менә нәни балалар үз телләрендә сөйләшә белмәсәләр дә, бү сүзне тотлыкмыйча әйтә дә сала. Нәрсә соң бу дип аптырап калучылар колагына: шул исемдәге мультфильмдагы төп геройның исеме ул. Ә ул герой кем дип уйлыйсызмы? Суга баткан губка. Ул су төбенә төшеп, су астында яшәүче җан ияләре белән сәяхәт кыла. Балаларны нәрсәгә өйрәтә бу мультфильм, шайтан белсен. Баштарак губканың губка икәнен дә аңлап булмый, сырга охшаган. Мәсәлән, мин олы башым белән аның нәрсә икәнен ачыклый алмый озак интектем.
Соңгы вакытта 4-5 яшьлек кызлар "Винкс – школа волшебниц" мультфильмы геройлары белән саташа башлады. Балалар бакчасында җыелышып гел шул турыда гына сөйләшәләр. "Мин шуның кадәр сериясен карадым", дип узара бәхәсләшәләр әле.Нәрсәсе бар инде ул Винксларның, җә? Бармак кадәрле кызчыклардан Дюймовочка барыбер яхшырак! Урамда узып баручы берәр баладан "Нинди мультиклар карыйсың?" – дип сорасаң, иманым камил, ул: "Шрек", "Симпсоны", "Человек-паук", дип җавап бирәчәк.
Яшертен секс
Тагын да шул, мультиклардагы хатын-кыз образына бәйләнүемне дәвам итәм. Хатын-кыз тыйнак, оялчан, бераз серлерәк булырга тиеш. Чит ил мультфильмнарында хатын-кыз өске киемен бөтенләй кияргә "онытып", оялмыйча, эчке киемнән генә йөри. Өстәвенә, сөйләшкәндә, ирләрнең игътибарын үзенең матур гәүдәсенә җәлеп итәр өчен, төрле килешсез ишарәләр ясый. Имеш, кара, мин нинди чибәр, минем күкрәкләрем, арт саным нинди матур! Болар беренче карашка әллә ни сизелми дә кебек, әмма яхшылабрак карасаң, күзгә ташлана.
Чит ил мультфильмнары балаларга ачыктан-ачык секс тәкъдим итмәсәләр дә, сабыйның башына моны яшертен рәвештә сеңдерәләр. Менә чибәр туташ бер егет белән сөйләшә. Караучыга ул бер мизгел генә булып тоела. Ләкин шул ук мизгелне акрынайтып карасаң, менә нәрсә күрергә мөмкин. Туташ башта елмаеп карый, аннары күзен кысып, иреннәрен ялап куя, “ялгыш” кына күкрәкләрен сыйпап ала... Болар барысы да бик тиз әйләндерелгәнгә күрә, күзгә күренми кебек, әмма әкерен генә кеше аңына сеңә бара. Шундый мультфильмнар аша тәрбия алган бала, үскәч, бу геройларның кыланышларын үзе дә сизмичә тормышка ашыра башлый. Бүген мәктәптә укучы кызларның балага узуына, яки малайларның кемнедер көчләвенә гаҗәпләнәбез. Шул тәрбия нәтиҗәсе бит инде ул! Моңа бары тик үзебез гаепле. Бала кечкенәдән үк мультиклар аша тормышның бөтен тискәре якларын күреп үсә.
Балаларыбыз үсеп җиткәч, безгә карата нинди мөнәсәбәттә булачакларын хәзердән үк аңлашыла. Нишләп әле без балаларыбызны розеткага кулын тыкмасын, утка пешмәсен, авызына энә капмасын дип саклыйбыз, ә тузга язмаган чит ил мультфильмнарын караудан тыймыйбыз? Нигә әле үз балаларыбызны балалыктан аерып, олылар тормышына этәрәбез.
Кызлар дөньяда бөтенләй булмаган, уйдырма образларга охшарга тырышып, аларны идеалга тиңләштереп үсәләр. Малайлар шул ук образларны тормышта табарга өметләнәләр. Дөньяда бөтенләй булмаган образларны эзли-эзли, кызлар һәм егетләр киләчәктә үз тиңнәрен очратыр микән? Юктыр, мөгаен.
Алсу САФИУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|