|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.03.2018 Хатлар
Микрофонга авыз куеп аваз чыгара алучыларга ел саен «Алтын йолдыз» таратуның нәтиҗәсе нинди?Гомер-гомергә җыр кешенең юлдашы булган. Ул кешене юаткан, сагыш-хәсрәтләрен җиңеләйткән, киләчәккә өмет уяткан, күңелен тынычландырган, җанын сафландырган. Тормышка һәм кешеләргә мәхәббәт уяткан. Хәзер дә шулай кирәк – җырның миссиясе мәңгелек. Шуңа да халкыбыз тирән мәгънәле җырларны тудыручыларга, аларны оста башкаручыларга мәңге рәхмәтле. Ә менә соңгы вакытта барыбызга да мәгълүм радиобызның җырчыларга һәм җырлаучыларга ел саен «Алтын йолдыз» таратуның максаты нидә икән? Нәтиҗәсе нинди?
Җырчылар дигәндә монда талантлы, яраткан җырчыларыбыз да, ни аяныч, алар белән беррәттән бер үк дәрәҗәгә куелган микрофонга авыз куеп аваз чыгара алучы җырлаучыларыбыз да җитәрлек. Чын җырчыларыбыз моңа ничек карый икән?
Кеше хезмәтенең ни дәрәҗәдә гадел яки гаделсез бәяләнүен чагыштыру өчен китердем әлеге мисалны. Мондый очракларда авылым һәм авыл хезмәтчәннәре күз алдыма килә. Битараф җанлы булмаган һәркем аңлыйдыр, авылыбыз – тормыш чыганагы, милләтебезнең тамыры. Монда телебез дә, мәдәниятебез дә, динебез дә, тулаем алганда, мәңгелек кешелек кыйммәтләре дә саклана ала.
Авыллар ни өчен кечерәя, кими, бетә? Төп сәбәп барыбызга да ачык: авылда эш булмау, ә эшләүчегә гадел хезмәт хакы да, тиешенчә кадер-хөрмәт тә юк. Авыл хезмәтчәне, бигрәк тә терлекчелектә төн йокысы да, таң йокысы да күрмичә, һәр көнне таңгы өчтә фермага чаба. Урамда зәмһәрир суыкмы, өстән салкын яңгыр явып торамы, резин итекләрен киеп, кайбер җирдә тездән саз ерып терлекләре янына ашыга. Шул ук вакытта ул эше булганга канәгать (кем әйтмешли, ул шуннан яхшыны күрмәгән). Менә кемнәрне зурларга, хөрмәтләргә, бүләкләргә, хезмәтләрен данлап бәяләргә, ел саен булмаса да, халыкка чыгарырга кирәк!
Русия күләмендә дә, үзебездә дә авылларның, авыл халкының нык кимүен укып та, ишетеп тә беләбез. Туган авылым – Чистай районы, Акбулат халкы районыбыз җитәкчеләренә бик рәхмәтле. Кечкенә генә авылыбызны саклап калганга гына түгел, тулыканлы тормыш белән яшәргә теләктәш булулары өчен.
Авылыбызда ел әйләнәсендә төп эш урыны – терлекчелек фермасы. Аның җитәкчесе үзебезнең авыл егете Рамил Мәүлет улы Сибгатуллин. Ул югары белемле зоотехник, бер үк вакытта ферма мөдире. Бу – рәсми рәвештә шулай. Ә аның турында ул шул фермада туып, тууга эшли дә башлады дияргә була. Әнисе сыер савучы булып эшләгәндә 9-10 яшьтә әнисенә булышып йөрде. Ул чактагы совхоз директоры Сибгатов абый (исемен белмим, килгән кеше иде): “Бу егетебез киләчәктә Атказанган данлыклы зоотехнигыбыз булачак”, – дип әйтә торган булган. Директорның өметле фаразы расланды диярлек: уңышлары зур, хезмәтен хөрмәтләп районнан да, Казаннан да рәхмәт хатлары күп. Җәмгыятьнең җитәкчесе Фәдис Фәрит улы да Рамил Мәүлет улы хезмәтенә зур бәя бирә. Шуңа да элекке директор фаразлаган Атказанган исеме дә каядыр адашып калмас дигән өмет бар.
Ферма эшчеләре барысы да җитәкчеләренә бик рәхмәтле. Аның шундый кешелекле, ярдәмчел, һәркемне аңлый белүе өчен, акыллы, төпле киңәшләре өчен. Ул шулай таңнан караңгы төнгә, ел әйләнәсе, 35 ел кар-яңгыр түгел, таш яуса да, сыер бозауларга булса, төнлә дә эш урынына чаба. Соңгы могикан булмасын иде ул. Моның өчен мәктәпләргә хезмәт тәрбиясе кертергә кирәк, бик кирәк. Яшьләр хезмәткә тартылып үсмәсә, илебез халкын кем тукландырыр? Чит илләрме, нәрсә хакына?
Луиза ВАФИНА. Түбән Кама районы, Кама Аланы поселогы.
--- |
Иң күп укылган
|