поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
14.03.2018 Язмыш

Бомж (ХИКӘЯ)

Ничек болай булды соң әле бу? Түбәнгә таба ничекләр тәгәрәде, шушындый аяныч хәлләргә кайчан, ничек, ни рәвешле килеп төште соң ул? Язмышның кара тамгасымы бу? Юкса, болай дөрес яшәде, рәнҗеш алырлык гөнаһфәләннәргә дә кереп батмады кебек...

Соңгы көннәрдә әнә шундыйрак сораулар аны кигәвендәй бертуктаусыз игәүләп тора, әрсез-талымсыз бер корт сыман, җанын кимерә. Алай гына да түгел, авыр таш кебек, бөтен җилкәсен басып тора. Шунлыктандыр, соңгы вакытларда гәүдәсе дә сорау билгеседәй алга иелеп төште аның.

 
Хәлбуки, бу сорауларның җавабын белә, бик яхшы белә ул. Тик моны кемгә сөйлисең дә, кемнәргә ничегрәк итеп аңлатасың... Кычкырып көләчәкләр, «җебегән!» дип хурлыклы тамга сугарга да күп сорамаслар...
 
Намусың каршында сөйләп, үз-үзеңне күпмедер юатсаң гына инде. Бәлки, әзрәк кенә тәүбә дигән нәрсә килеп чыгар. Үзеңә дә, башкаларга да гыйбрәт өчен.
 
Менә бит язмыш: һич тә көтмәгән-уйламаганда тиктомалдан диярлек сукбай хәлендә бер ялгызы урамда утырып калды... Ә бит бомжлык кыйссасы, искә төшерсәң, маҗаралы кинолардан да болайрак килеп чыкты...
 
...Бик күп һөнәрләр остасы Таһирҗан, заводта байтак еллар эшләгәннән соң, ниһаять, тугыз катлы йорттан үзенә фатир алды, гаиләсен сөендерде. Әмма аны тора-бара бер нәрсә харап итте: йөз төрле сәбәпләр аркасында соңгы елларда кинәт кенә аракы белән дуслашып китте ул, аракыга бил бөкте. Үзе генә белгән «картинка» менә болайрак һәм игезәк көннәр кебек гел бер төслерәк килеп чыга иде: кичләрен стакан төбенә төшкәнче гөрләтеп эчәсең, ә инде иртән... үтереп баш авырта, чыдар әмәл юк. Кемдер әйтмешли, ашказанында шүрәлеләр утын кисә...
 
Иртәгесенме? Иртәгесен башкаенда бер генә уй бөтерелә, дөресрәге, бораулый: ничекләр итеп баш төзәтергә икән дә, ничекләр итеп шушы тонык-караңгы дөньядан яктыга чыгасы? Моның өчен ул кайчакларны теләсә ни эшләргә, хәтта җир читенә китәргә дә риза. Ләкин анда аны көтеп торучы бар микән соң? Вәт кайда мәсьәлә!
 
Шулай да кайчакларны әллә каян гына дөньяның рәхим-шәфкатьләре елмаеп куя аңа. Менә бүген дә...
 
Таһирҗан, иртә таңнан үк торып, өйләрендәге чүп чиләгенә үрелде. Урамга, һавага, кояш астына чыгарга бер сәбәп, гап-гади сылтау инде. Баскычлардан төшеп, туп-туры ишегалдына тәпиләде. Чү! Гөнаһ шомлыгы дияргәме моны: нәкъ аның каршыннан, аяк астыннан диярлек, юлын аркылы кисеп, кара мәче узып китте...
 
Имәнеп китәргә ашыкмады ул. «Төкерәмсәнә төрле ырымнарга, исем дә китми», – дип үзен-үзе юатырга азаплануы иде. Шулай да, кара мәченең күләгәсен ярым-җете күзләре белән якынча шәйләп өлгергән иде. Адымнарына ныклык бирергә тырышып, атлый бирде.
 
Таһирҗан эре панель шакмаклардан салынган тугыз катлы гадәти бер йортта яши иде. Аңлаганнар өчен мәгълүм ки, йорт – җитмешенче еллар җимеше. Хәзер инде бүтәнчәрәк манзаралар: тимер рәшәткәләр белән урап алынган, өч төрле кирпечтән эшләнгән, плиткалар белән тышланган «элитный дом»нар китте әнә. Менә алар каршысындарак та бар шундый йортларның берсе...
 
Анда инде бүтәнчәрәк кешеләр, ягъни бүгенге замана байлары, хәллерәк кешеләр яшәп ята. Боларның акчасы да күп, теләк-мөмкинлекләре дә зурдан.
 
Яңа көн үзенә ниләр китерәсен белсә икән Таһирҗан!
 
Чүплек савытларына таба якынайды. Квадрат рәвешендәге дәү тимер ящикләр рәтендә ишек-бусага, такта-плинтус, плитә һәм измә, гәҗит калдыклары өем-өем оешып ята иде. Зурдан кубып, «теге»ләр евроремонт ясаган, күрәсең...
 
Әлеге буталчык сурәтләрне күздән кичереп тә өлгермәде, шулвакыт чүп-чар, ремонт калдыклары белән дыңгычлап тутырылган тимер тартмаларның берсендә, чикерткә сайрагандай итеп, телефонга охшаш бер аваз чылтырады!
 
Мондый хәл, мондый тамаша кино-әкиятләрдә генә булырга мөмкин ләбаса...
 
Әллә берәр «инопланетянин» төшеп утырганмы бирегә? Ә шулай да күңел алгысына, чүп чиләген бер кырыйга этәргән куллары «космос»тан килгән авазларга таба үрелә. Әллә саташамы, колагына әнә шулай ялгыш ишетеләме соң?
 
Ни булса булыр, кармаланып, чүп-чарларны аралап, үзенең табышына таба якынайды. Тиз генә табылмый да, каһәр! Замана чире – евроремонт белән мавыгучылар ялгыш «ташлап» калдырган бер-бер хикмәт бу, һичшиксез.
 
Кичәге «күңел бәйрәме»ннән соң Таһирҗанның күңеле коргаксыган, башы чатнаган чак иде шул. Әх, булса икән калтырча йөрәкнең уртасына бер чәркә аракы! Дөньясы түгәрәкләнеп китәр иде. Кулдагы чүп чиләге нәрсә ул – әһәмиятсез бер йомры кисәге.
 
Иртәдән әнә шундый чуалчык уйлар белән, бер йотым һавага сусап, авырсынып, ә шулай да ниндидер могҗизага ышанып чыккан иде ул үзләренең ишегалдына...
 
Ә могҗиза дигәнең аны, чыннан да, көтеп кенә торган икән.
 
Чүплек савытларының берсеннән, чыр-чыр килеп, телефон тавышы ишетелү – гайре табигый хәл түгел, коеп куйган чынбарлык иде... Комарланып, ике куллап актарына торгач, чүп-чар арасында чикылдап утырган кесә телефонын ансат кына эзләп тапты. Куанычыннан, хәзинәгә юлыккан юлбасардай, чак кына кычкырып җибәрмәде! Ломбардкамы? Туп-туры ломбардка...
 
Юк! Ашыкмый торсын әле. Кем кемгә шалтырата икән? Табылдыгына янә бер комарлык белән ике куллап ябышты, томанлы фантазиясе уйный башлаган иде аның.
 
Кнопкага басу белән, телефоннан яңгыраган беренче сүзләр колагына үтеп керде, ниһаять:
 
– Ало-ало! Виктор Аминович!
 
– Я вас слушаю... 3дравствуйте!..
 
Таһирҗан минуты-секунды белән рольгә кереп бара иде инде. Шулай бер-берсенә хәерле көн теләгәннән соң ничектер татарчага күчтеләр.
 
– Хөрмәтле шеф, бүген нинди заданиеләр кушасыз?
 
Исемен дә оныта язган Таһирҗан, алдын-артын да уйлап тормастан, мәсьәләне үзе өчен «иң авырткан» җирдән эләктереп алды. Җавабы кыска, үзенә калса, таләпчән дә иде:
 
– Ике капчык цемент, ике ярты, бер ящик сыра... Барасы адресмы? Языгыз, бакча адресы... Анда сезне нитеге... Таһирҗан каршылар. Точка!
 
Үзенең артистларча оста уйнавыннан ирнең авызы коймактай җәелде. Ашар-эчәр ризыкларны күз алдына китерүдән төкреген ләззәт белән йотып куйды. Бөтенесе – бушка, халявага, чит хисапка... Күктән төшкән бәхет булачак бу! Иң мөһиме – баш төзәләчәк, бакчадагы кирпеч-цемент эшләре дә алга китәчәк, боерган булса...
 
Ир башы белән сабыйларча куанып, әнә шулай ихластан шатланган, фикер йөрткән иде шул чакларда.
 
Таһирҗанның тавышын, ныклы сөйләшүен чын-чынлап хуҗаныкы дип кабул иттеләр, ахрысы. Ул бит аларны чынлап та дачасына, шәһәрдән егерме чакрым читтәге бакчасына чакырган иде. Адресы төгәл әйтелгән. Килерләр, «ә» дигәндә «җә» дип тордылар, көчләп әйттермәде ич...
 
Әйе, ике сәгать чамасы дигәндә Таһирҗанның бакча-дачасына килеп тә җитте теге гаярь егетләр... Хәзер, кайта төшеп уйласаң, искитмәле хәлләр иде бит бу: аны аракы һәм затлы колбаса белән бик һәйбәтләп сыйладылар. Баштарак. Аннары... аннары инде аяк-кулларын бәйләп, этә-төртә машина фургонына кертеп салдылар... Калганын инде ул юньләп хәтерләми дә. Детективларда әйтелгәнчә, аны билгесез юнәлештә каядыр алып киттеләр. Шулай да бер нәрсә хәтерендә: баштарак кәефе шактый күтәренке рухта иде аның. Аннары – томан, томан... караңгылык... Алар бергә кушылып, җай гына чайкала, алар белән бергә Таһирҗанның да тәне-гәүдәсе чайкала...
 
Әллә каян килеп чыккан менә шушы хәерсез көннән соң ул чын мәгънәсендә колга, урысчалатып әйтсәк, «рабсила»га әйләнде дә куйды. Кирпеч коймалар белән уратылган алагаем иркен, икенче бер дөньяга килеп эләкте. Биек коймалар артында – чыршы-нарат, каен-усак ише агачларның колач-колач ябалдашлары. Алар иректә, ирек һавасын сулап яшиләр. Ә ул – капкында. Капкынга эләккән бүре аягын чәйнәп өзеп кача, диләр. Биредә андый мөмкинлек юк. Ачу килгәндә бары яңак итләреңне генә чәйни аласың. Сактагыларның бөркет күзе һәр кыймылдаганыңны, хәрәкәтеңне күреп-белеп тора. Хәтта милиция киемендәгеләр дә күренгәләп ала биредә...
 
Шөкер, ярый әле кыйнамадылар, аяк-кулларын имгәтмәделәр. Ә моның өчен яхшы «дисциплина», тырышлык белән түләргә кирәк. Хәер, аның эшчән, хезмәттән бүтәнне белмәгән аяк-куллары төзелеш өчен бик тә кирәк, бик тә мөһим булган шул. Араларыннан Артем исемле берәү әнә карышырга, тыңламаска тырышып караган иде, башына капчык киертеп, аны да бик тиз акылга утырттылар.
 
Чынбарлык ачы иде: коллыкка урлап киткәннәр икән аны...
 
Ул хәзер беркем дә түгел. Тормыштагы бөтен хокуклары бер мизгел эчендә диярлек төтендәй юкка чыкты. Тор. Эшлә. Аша. Ят. Көннең көнендә әнә шул хәлләр кабатлана.
 
Көннәрнең берендә урман почмагында күке кычкырды. Сискәндерми, ләкин моңайта, уйландыра. Кемнәрнең гомерен яисә өенә әйләнеп кайтыр көннәрен санады икән ул? Җавап юк.
 
Көн арты көн измә ясау, кирпеч салу, ишек-тәрәзә борысларын көйләү, такта-бүрәнә юну эшләренә китә.
 
Әйтерең бармы, утар-биләмә хуҗалары яңа байларча яши. Урман тикле урман эчендә ярымагачтан, ярымкирпечтән хан сараедай бина салып яталар. Хәзер бу – әллә кайлардан килеп кергән ят бер сүз белән «коттедж» дип атала бугай.
 
* * *
 
Озын җәйләр узып, күкеләр тавышы тынып, урмандагы агачлар яфрагын койды.
 
Вак-төякләрне исәпләмәгәндә, төзелеш эшләре ахыргача түгәрәкләнде. Хәзергәчә аңлап бетерә алганы юк, ни могҗиза булгандыр: көннәрнең берендә күзләрен кара тасма белән бәйләп, үзләре белгән яшертен юллар белән, Таһирҗан дигән эш атын туган шәһәренә кайтарып та ташладылар. Үзенең тоткынлык тарихын берәүгә дә берничек тә берни сөйлә-мәскә дигән катгый кисәтү белән, билгеле.
 
Каты куллы шома бу егетләрнең әйткәнен тыңламасаң, антыңны бозсаң, ни-нәрсә буласы тел төпләреннән бик тә мәгънәле аңлашыла иде. Алга таба яшисең килсә, телеңне читлектә тот, янәсе...
 
Ә яшисе килә иде шул, шайтан алгыры!
 
Күзләрен каплап торган кара тасманы чишеп җибәргәндә... төс-кыяфәте, марка-фәләне билгесез булган машинадан җилләр искән иде инде. Шәһәр читендәге ялан кыр уртасыннан шәһәргә таба тәпиләргә туры килде. Ашыгып, ярым куркып, ярым кабаланып.
 
Саташкан бер зат сыман, менә үз йортына, фатирына, гаиләсенә кайтып барышы аның. Урмандагы теге тоткынлыктан соң шау-шулы урамнар да, дөбердәп чапкан трамвайлар да ничектер сәер тоелды. Шәһәрдә яңарак пәйда булган кызыл автобуслар, котырган үгездәй ярсып, менә-менә өстенә ташланыр да сытып китәр шикелле иде. Ә кешеләр, кешеләр? Алар бар да бәхетле, тук чырайлы түгелме соң? Таһирҗан гына...
 
Ниһаять, әнә, үз йорты. Таныш почмаклар, тротуар, чокыр-чокырлы асфальт, балконнардагы ярымачык тәрәзәләр... Чү, әнә, аларның тәрәзәсеннән, очынырдай булып, ниндидер ак яулык тирбәнә түгелме? Ак ситсы кисәге – сугыш-орышларда җиңелү билгесе... Юк-юк, Таһирҗанның тормыш сынаулары каршында ак флаг күтәрергә уйлаганы да юк.
 
Ниндидер бер эчке тоем белән кесәләрен капшагандай итте. Ләкин анда ни фатир ачкычы, ни паспорт-документлары юклыгын аңлап, бу гамәленнән кире чигенде.
 
Менә... кара дермантин белән тышланган таныш ишек. Бердәнбер сыеныр урыны шушы бит аның. Менә күрерсез, эчүен дә ташлар. Тормыш кадерен белеп, гаиләсен борчымый гына яши дә башлар. Күңелендәге шушы хыялый уйларның чынлыгына ышаныч өстәргә тырышып, кыңгырау төймәсенә басты.
 
Тынлык... Бер минут чамасы әлеге тынлык аңа сәгатьтән артык тоелды бугай. Ишекнең теге ягыннан кемнеңдер атлап килгәне ишетелде, анда кечкенә күзлек тәрәзеннән күзәткәнен дә чамалап була иде. Бераздан гына тимер тоткалы ишек яртылаш чамасы диярлек ачылды. Ул анда тораташ кыяфәтле хатынын күрермен дигән иде. Ә ишек артында...
 
Ишек артында – таныш түгел томсыз гына бер ирнең пеләш башы шәйләнде. Таһирҗан, үз күзләренә үзе ышанмыйча, бер мәлгә телсез-өнсез калган иде. Шул арада теге бәндә аның аяк астына берничә йөзлек ташлады.
 
– Менә сиңа... фатирың өчен акча. Рәхмәт әйт тә, бүтәнчә бирегә аяк атлыйсы булма!
 
Ишек «шалт» итеп ябылганда: «Паспортың яндырылган, эзләп йөрисе булма!» – дигән сүзләр генә колагына кереп калды. Шулай итеп, язмыш аңа янәдән кара мөһер сукты.
 
Беркатлы, ышанучан кеше буларак, Таһирҗан боларны бик авырдан кичерде. Элек-электән маҗаралар эзләргә яраткан хатыны түзмәгән, саткан аны, бүтән кешегә алмаштырган әнә. Чеп-чиста, ап-ачык хыянәт. Моны ничек йотып җибәрмәк кирәк?
 
Фәкать аракы белән коендырыргадыр, бәлки... Акрынлап тагын эчүчелеккә сабышты ул. Азнакайда яшәп яткан әти-әнисе янына кайтып егылмакчы иде, бу уеннан да кире кайтты. Бигрәкләр оят бит, ничек кайтып күзләренә күренерсең...
 
Менә шулай сукбай хәленә төште ул. Такыр кесәдә һәм күңелдә ямьсез бушлык. Ә бушлыкны, мәгълүм булганча, нәрсә беләндер тутырырга кирәк. Дөрес анысы әби-карчыклар сыман, шешә җыюлар белән мавыкмады ул. Хәер, сорашу сукмагына да басмады. Җае чыкканда, кара эшләрдә бил бөгеп, тамак ялына азмы-күпме акча юнәтергә тырышты.
 
Аңа бу чоңгылдан ничек тә үрмәләп чыгарга кирәк иде. Тик ничек итеп? Менә шушы сорау эчен яндыра, бавырын көйдерә. Кышын канализация торбалары тирәсенә елышуны күңеле берничек тә кабул итә алмас кебек.
 
Ниһаять, аңында ап-ачык бер фикер оешты: дачадагы бакчасына барырга, андагы хәлләрне ачыкларга... Анысын да югалтмаган булса, тәбәнәк йортында кечерәк кенә морҗа чыгарыр, ике куллап янәдән балта эшенә тотыныр...
 
* * *
 
Таһирҗанның чүп савытлары рәтеннән узып барышы иде. Яшерен-батырын түгел, биредәге сукмакларны да еш таптарга туры килгәләде аңа. Анда, һич югы дигәндә дә, нәрсәкәйдер табыла, кайчак шуның белән юанасың... Әмма бу юлы...
 
Хикмәти Хода түгел диген син моны»: иң кырыйдагы чүплек савыты эченнән, үч иткәндәй, нәкъ теге чактагы итеп, кесә телефоны чылтырый иде!
 
Алыргамы, алмаскамы икән?
 
Авызы пешкән өреп кабар, диләр. Тарих ике тапкыр кабатланмый, дигәнне дә ишеткәне бар аның. Өреп кабасы булды, ахрысы: сукбай Таһирҗанның куллары, чүпчарны сак кына арчып, янәдән кесә телефонына таба үрелде...
 
 

Рашат НИЗАМИ
Татарстан яшьләре
№ --- | 13.03.2018
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»