поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
12.03.2018 Ир белән хатын

Хатын-кыз дигән афәттән Аллам сакласын!..

Илебездә, җиребездә сәясәтчеләр белән артистлар гына калган диярсең: телеканалларның кайсын гына ачсаң да – шулар. Һаман шул ук депутатлар, политологлар, эреле-ваклы түрәләр дөньякүләм, илкүләм сәясәт турында ярсып ярсып гәп куерталар. Үзләренең ялкынлы чыгышлары белән фикерләү, ораторлык сәләтләрен күрсә-түләреме, әллә инде халык башына кирәксез уйлар керә күрмәсен дип тырышуларымы...

Кайда “шылт” чыкса, алар телендә “шалт-шолт” итә башлый. Барысы да укыган, галим кешеләр бит, минем ише наданнар аңларлык итеп кенә сөйләмиләр. Шунысын гына аңлыйм: безнең илебез, хөкүмәтебезнең сәясәттә барган юлы иң турылардан, иң гаделләрдән икән. Тик моны бүтән ил җитәкчеләре генә нигәдер аңламыйлар, аңларга теләмиләр икән. Шуны да аңламаган хөкүмәт даирәләре йә явызлар, яки ахмаклар булып чыга бит инде. Ярар, бу хәлләрне минем баш кабул итми, үзләре аңласыннар дип, әлеге каналны сүндереп, икенчесенә күчәм.

Ә монысында, Ходайның хикмәте, бер артист “Секрет на миллион”га килгән, үзенең серләрен чишеп, акча эшләргә нияте. Соң, ачуым да бер килмәгәе, бу артистның заманында кемнәр белән типтергәне, санап бетермәслек мәхәббәт романнары, сөяркәләре турында сөйләп утыруы ни пычагыма кирәк? Саруым кайнап, монысын да сүндереп, бүтәнен ачам. Монысында бөтенләй әкәмәт: бер-ике генә түгел, санап бетергесез артист халкы җыйналган, шау-гөр киләләр. Бака туе диярсең, берсенең сүзен икенчесе ишетми, аңламый, барысы да кычкырыша. Әлеге дә баягы тагын бер, үзе инде күптән “теге” дөньяга китеп барган артистның гөнаһларын тикшерәләр икән: кайда ничә хатыны, ничә баласы булган, күпме малы калган, кемнәргә күпме өлеш тигән... Моңа чаклы билгеле булмаган хатыны, үзенең баласы белән килеп ДНК ясаткан, хәзер өлеш даулый. Әгәр дә ДНК тикшерүе кинәт пәйда булган баланы мәрхүмнеке дип таныса да, бахырның законлы хатыннары, балалары, мал бүлмәс өчен, баланы танырга, туганнары дип кабул итәргә теләми. Студиягә чакырылган кунаклар ике якка бүленеп, сәгатьләр буена акырышалар. Ничә еллар дәвамында үзләре телеканаллар өчен “ризык” булган Прохор Шаляпин, аның аерган карт хатыны, артист белән кавышырга маташып оятка калган яшь кәләше дә шунда, хәзер инде бүтәннәргә акыл өйрәтеп шоудан-шоуга йөриләр, телевидение “йолдыз”ларына әйләнделәр.

Менә шундый “секс-символ” артистларны күрсәм бөтенләй укшыта башлый. Тизрәк сүндереп, чираттагысын ачам. Әнекәйгенәм, сүз куешканнар диярсең, монысында да артистлар! “На самом деле”да “ялган детекторы”нда утыралар. Күптән түгел үлгән артистның калган малы тигез бүленгәнме-юкмы – шуны тикшерәләр. Ул “детектор” дигәннәре кешенең дөресме, ялганмы сөйләгәнен үзе дөрес күрсәтә микән соң?.. Бер Алла беләдер дә, шул аппарат хуҗалары беләдер.

Телевидение тудырган, халык телендә “Джигарханян-Виталина” дип аталган сериалны да озак карадык. Танылган кино, театр артисты 82 яшьлек Армен, аның яшь хатыны Виталина турында күрсәтмәгән канал калдымы икән?.. Берсен-берсе уздырып, ярышып шоулар әзерләделәр. Әле дә тынып бетә алганнары юк. Шунысы гаҗәп, бер канал – Армен бабайны, икенчесе Виталинаны яклады, әйтерсең, суд процессы бара! Гаҗәп инде: илнең үзәк каналлары да атналар, айлар буена көн саен диярлек бу ике бәхетсезнең тормышларында казынып, күпме чыгым түгеп ятсыннар әле! Урамга чыксаң, каядыр барсаң, танышың белән очрашып исәнләшүгә, шул сериал геройлары турында сөйләшүгә күчелә. Менә бит телевидение хикмәте: әйтерсең лә, тормышыбызда шуннан башка бер проблема калмаган! Күптән түгел генә универмагтан кайтканда якын танышымны очраттым. Исәнләшеп, хәл-әхвәл сорашуга, әйткәнемчә, әңгәмәбез шул телеканал геройларына күчте.
 
– Нәрсә, ахи, “Армен-Виталина” сериалын карыйсызмы соң? – диде танышым.
 
– Ни хәл итәсең, бүтән карар нәрсә булмагач, караштырабыз инде, – мин әйтәм.
 
– Соң, кайсысын яклыйсың: Арменнымы, әллә яшь бичәсенме? – дип, кабыргасы белән үк куйды бу сорауны.
 
– Берсен дә якламыйм да, таптамыйм да. Берсе – картлык, икенчесе яшьлек җүләрлеге белән кушылганнар да, менә илкүләм гайбәткә калдылар, – дим. Танышым шуны гына көткән диярсең, фәйләсүфләрчә, психологик яктан анализ ясап тезеп китте:
 
– Юк шул, ахи, монда Арменның бер гаебе дә юк. Без ир атларның гомер-гомергә яшь кызларга кызыга торган гадәте бар. Табигый халәтне берни эшләтеп булмый. Беренче хатыны белән аерылышкач, яшь, чибәр, сылу тәнле кыз үз ирке белән бирелгәч, яныннан куып җибәрмәгән шул инде Армен. Башта сөяркә итеп тоткан чибәркәйне, ышанычын аклагач, өйләнеп үк куйган. Бар дөньясын, ышанып, яшь хатынына тапшырган. Ә тегесе юха елан булып чыккан. Театрга да, малга да хуҗа булып алгач кәпрәеп киткән, кикриге шиңгән карт “әтәч”нең яшь бикәгә кирәге калмый башлаган. Шуны сизгән картның ачуы кабарган, алданганын сизгән. Менә шуннан киткән давыл. Дөрес, монда ирен-хатынын бозган система да гаепле. Совет хөкүмәте яшәгәндә азгынлыкка ирек юк иде бит ул. Без дәрәҗәле, булдырабыз дип, ир-ат халкы да баласыннан яшь кызларны хатынлыкка алмый иде. Ярамый дигәнне аңлыйлар, оят дигән нәрсә бар иде. Хәзер тормышка байлык хуҗа булып алгач, кешеләрдә әдәп, тәртип, намус дигән нәрсә бетте. Дәрәҗәле, бай картлар яшь кызларга, яшь егетләр бай хатыннарга өйләнә башладылар. Ир-ат халкы ни эшләргә теләмәс: барысына да хатын-кыз гаепле! Теләге уянмаган биягә айгырның якын килгәнен кайчан күргәнең бар, яки кош-кортның ата кошны теләр-теләмәс кабул иткәнен? Вәт шулай! Ә адәм баласы, бигрәк тә хатын-кыз, байлык, дәрәҗә, дан-хөрмәтне кулга төшерү хакына теләсә нинди түбәнлеккә бара.
 
– Хәзерге хатын-кызларның (барысы да алай түгелдер кәнишне) әшәкелеге турында мисал итеп бер нәрсә сөйлим үзеңә, – дип, мин дә сүз алдым. – Бакчамнан тукталышка чаклы бер урам аркылы һәр кичтә җәяү генә атлый идем. Шул урамда шәхси мунча тотучы берәү бар. Үз мунчасы булмаган, бәясен кыйммәтсенмәгән һәр кеше килеп монда тәүлекнең теләсә-кайсы вакытында мунча керә ала. Менә шунда атнаның һәр шимбә-якшәмбе кичендә бик тә кәттә чит ил машиналарына чибәр-чибәр яшь кызлар утыртып егетләр килә. Билгеле, бай балалары инде. Биек итеп тотып алынган коймалы йорт эченнән һәр кичтә кыздырылган шашлык исе күтәрелә, бертуктаусыз музыка агыла. Йорт эченнән дә, артык эсседән ачып куелган тәрәзә аша мунчадан да егетләрнең, кызларның бик “йомры-йомры” сүзләре, шул сүзләрдән шаркылдашып көлүләре яңгырап тора. Бүгенге яшьләрнең кемлекләрен белим дисәң шунда тукталып берничә минут тыңлап тору да җитә. Ниләр генә сөйләшмиләр алар, үзләре әйтмешли, секс-мекс турында. Шунысы гаҗәп, кызлары йортта гына түгел, мунча эчендә дә егетләр белән бергә. Эчеп, тартып, сыйланып бергә мунчага кергәч нишләгәннәре аңлашыла инде. Егетләребез өйләнми дибез, өйләнсәләр дә тиз арада аерылышалар дибез. Эт туендагы кебек уртак булгач ни хәл итәсең?.. Интим эшләр күмәкләшеп булгач, нинди аерым матур гаилә булсын инде? Боларның бит барысына да хатын-кыз гаепле. Үзләре теләмәсә, ул кызларны бер егет тә сөйрәп алып килә алмый. Көчләгән өчен каты законнар бар бит әлегә. Хатын-кыз азынмаса бу кадәрле әшәкелек булмас иде.
 
– Сәвит заманын мактавын мактыйбыз да бит, ул вакытта да әллә нинди хәлләр булгалый иде, – диде әңгәмәдәшем. – Һәр вакыйга да кешенең ниндилегенә бәйләнгән. Менә минем яшьлек елларым эшчеләр поселогында үтте. Шунда тудым, үстем, укыдым, эшләдем. Урта мәктәптә укыганда, классыбызда бик чибәр кыз бар иде. Һәй аның чибәрлекләре... Ул гәүдә сылулыгы дисеңме, кара каш, кара күз, бер сирпеп караса һушыңны җуярлык озын кара керфекләре, зур да түгел, бәләкәй дә, нәкъ тиешле урынга урнашкан матур борын, егетләрне ымсындырып торган пешкән чиядәй иреннәр, көмештәй ап-ак тешләр, сөйләгәндә, көлгәндә авыз читендә уймакланып торучы серле ямь бирүче уентыклар, гади генә алканы да зиннәтле итеп күрсәтүче колаклар, барыннан да ямьле булып, сылу гәүдәсенә ямь биреп торучы, ике толым итеп үрелгән, нечкә биленнән узып арт санына чаклы салынган чем кара чәчләре, зур да түгел, кечкенә дә түгел йоп-йомры түшләре, шул сылу гәүдәне йөртүче, нәфис, ак мәрмәрдәй төз аяклары без – егетләрне үзенә тартып тора иде. Безнең генә түгел, яшь ир укытучыларның да күзләре майланып аңа текәлә иде. Без бу гүзәл затыбызга ялгыш кагылуны да зур бәхеткә саный идек. Физкультура укытучысының чибәркәебезне тоткалап спорт күнегүләренә өйрәтүеннән дә көнләшә идек. Чибәрлеге өстенә бик яхшы укучы да иде әле ул. “Дүртле”, “бишле”гә генә укыды. Чытлыклануы да кайсыбер кызларныкы кебек чамасыз түгел иде. Чама белән, үлчәп кенә сөйләшә, үзен әдәпле тота, үзенә кызыгып кул сузучы егетләрнең яңагына салып кына җибәрә иде. Ишле гаиләдә үсте. Кием-салымы да гади генә булды.
 
Якын күршеләр булганга бергә уйнап үстек. Урманга җиләккә, шомырт, чикләвек җыярга ел саен күрше балалары белән бергәләшеп бара идек. Тугызынчыда укыганда ял көне без ике малай-егеткә ияреп, ул да капчыклар алып урманга чикләвеккә киттек. Мин дә, иптәш малай да, һай, ошарга тырышабыз инде чибәркәебезгә. Күп чикләвекле куакларны бөгеп, аның җыеп бетергәнен көтеп тотып торабыз. Шуның өчен иң күп чикләвекне ул җыйды. Кайтканда капчыгын да кулына тидерми алмаш-тилмәш күтәреп кайттык. Шунда уйнап көлеп сүзебез мәхәббәт темасына күчкәч, әлеге чибәркәй: “Мин әле күп татар егетләренең башын әйләндерәчәкмен, шактый типтереп, күңелем булганнан соң, шәһәрдә бер мәми авыз, бай тормышлы рус егетенә кияүгә чыгачакмын, тик бала тапмаячакмын!” – диде. Ничек шулай була инде дип, аның белән шактый гына тарткалашып та алган идек әле ул чакта. Уйнап әйткәнме, чынлапмы, сүзләре фәрештәләрнең “Амин!” дигән вакытына туры килгәнме, әллә үз язмышын сизенеп шулай сөйләнгәнме – нәкъ үзе теләгәнчә, сөйләгәнчә булды аның язмышы. Шактый татар егетләренең башын әйләндереп, мәхәббәт өлкәсендә йөрәкләрен яралап, үзе теләгәнчә шактый гына типтергәннән соң тәки бер урыска кияүгә чыгып, үлгәнче шуның белән яшәде, балалары да булмады. Чибәр классташыбыз бу кадәрле азыныр дип башыбызга да китермәгән идек. Әдәпле гадәтләре ничек, нилектән югалды? Матур сыйфатларының эзе дә калмады, әйтерсең лә, җен алмаштырды үзен.
 
Ул башта әтисе калымлы урында түрә булып эшләгән, бездән берничә яшькә өлкән, үзе кебек чибәр, уңган, тәртипле егеткә кияүгә чыкты. Озак та тормый, поселокта яшь килен каенатасы белән йоклый икән дигән сүз таралды. Ире бүтән шәһәргә имтихан бирергә, ә каенанасы кызлары янына киткән булган. Кияү кайткач бичәсен әтисе белән бер ятакта тоткан икән, нәфрәтләнеп, бик нык кыйнаган да, яшь хатынның баласы төшкән икән дип тә сөйләделәр. Ни булса шул булгандыр, болайга киткәч аерылышты яшь пар. Яшь ир поселоктан бөтенләйгә китеп барды. Ә ояты качкан чибәркәебез каенатасы – түрә белән ачыктан-ачык, рәхәтләнеп типтерде, күңеле төшкән бүтәннәрне дә кире какмаган. Аның болай “арзанлыга” әйләнеп, рисвай булганына бөтен классташлар белән гарьләндек. Әти-әнисе, туганнары да берничек тә яхшы якка үзгәртә алмадылар. Әти-әнисе, хурланып, өйләренә кертми башлагач та кем җитте шуның белән эчеп, сөйрәлеп йөрүен дәвам итте әле ул. Бәйләп-чорнап дигәндәй шәһәргә озаткач кына котылдылар юлдан язганнарыннан. Менә шунда үзе теләгәнчә урыска кияүгә чыккан да инде ул. Чынлап та, “мәми” авыз эләккән үзенә һәм бу кемгә күзе төшә, кем акчалырак, ашата-эчертә – шуның белән типтерүен дәвам иткән. Теге бичара урыс егете аерып та җибәрә алмаган, бергә дә матур итеп яши алмаганнар. Эчертеп, эштән чыгарып фатирына китереп ташлыйлар икән сөйрәлчекне. Бу хурлыкка чыдый алмаган бичара урыс ире үзен-үзе суеп үтергән. Ничә ир-ат, ата-ана бәддогасы төшкән чибәркәйнең дә бозык тормыш белән яши-яши укасы коелган, чибәрлеге дә, саулыгы да беткән.
 
Бомж хәленә калып сөйрәлеп йөргән-йөргән дә, кышкы суыкта фатирына кайта алмыйча урамда туңып үлгән. Шунысы кызганыч: беренче ире никадәр акыллы, менә дигән һөнәрле белгеч булса да, бүтән өйләнмәде. Ике бүлмәле фатирына бер хатын-кызны да аяк бастырмаган. Бераз “капкан” вакытында, ирлек дәртен бастырыр өчен генә, хатын-кызлар янына барып кайткалаган. Минем абый белән бергә укыган, дуслар иде алар. Абый аңардан: “Тормышың бөтен, дәрәҗәң бар, нигә өйләнмисең?” – дип сораган. “Хатын-кызга ышанычым бер дә юк, барысы да “тегенең” кебек булыр дип шикләнәм”, – дип әйтә торган булган, мескенкәем. Гомере буена ялгыз яшәп, ялгызы үлеп китте ул. Ир-ат башына аларның яшен-картын аздыручы әнә шундый бозык хатыннар җитә. Балаларга шундый бәндәләр очрамасын иде...
 
Менә шуларны сөйләде танышым. Урамда шактый торып өшегән аякларны көчкә кузгатып киткәндә, күңелгә авыр хисләр тулган иде. Әйе, Аллам сакласын хатын-кыз афәтеннән...
 

Рәҗәб ӘХМӘТОВ, Чаллы
Татарстан яшьләре
№ --- | 11.03.2018
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»