|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.03.2018 Шоу-бизнес
Elvin Grey ни өчен Салават Фәтхетдиновның туган көненә бармаганлыгын әйттеБер ел элек Уфада узган матбугат конференциясендә Салават Фәтхетдинов яшь башкаручы Радик Юльякшинны бик тәнкыйтләгән иде. “...Ул Элвин Грей дигәннәрен!.. Татар телендә алай җырларга ярамый. Татар моңына хас пентатониканы бозарга кирәкми, милли җырлар аерылып торырга тиеш. Менә үзбәкләрне мисалга алыгыз әле. Нинди генә телдә җырламасын, үзбәк җырлаганын шундук аңлыйсың”.
Эстрада мэтры әйткән бу сүзләрдән соң милли шоу-бизнеста зур бәхәс купты. Берәүләр Салават яклы булса, икенчеләр: “Яшьләргә юл бирергә кирәк”, - дип, Радик яклы булды. Шул ук вакытта әлеге бәхәсне бары тик пиар адым гына дип санаучылар да булды.
- Юк, бу пиар түгел. Салават абый белән бер табын артында да утырырга туры килгәне бар, әмма бер-беребезгә кул биреп исәнләшкәнебез дә юк. Быел оештыручылар абыйның туган көн концертына чакырган иде, әмма Таиландта булу сәбәпле бара алмадым. Шуңа да нибары видеокотлау гына җибәрдем.
Мин һәрвакыт дуслык яклы. Кулымнан килгәнне эшләдем. “Уфтанма” җырын яздырыр алдыннан да аңа: “Салават агай, әйдәгез дуэт җырлыйбыз”, - дип смс яздым. Хатны укыды, әмма җавап бирүче булмады.
Ел ахырынды узган “Татар җыры”нда җырчылар бер-берсен “абый” һәм “энекәш” дип атагач, тамашачы конфликта нокта куелган дип уйлаган иде. Әмма нокта куелмаган әле...
Зоя СОЛОШИНА |
Иң күп укылган
|