• 26.04 Кариев театры. "Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте". 16.00.
  • 27.04 Кариев театры. Н.Сафинның иҗат эшчәнлегенә 50 ел тулу уңаеннан бинефис-спектакль "Супер кияү". 18.30
  • 28.04-29.04 Кариев театры. Бенефис-спектакль "Мәхәббәт күгәрченнәре" ("Любовь и голуби") Ф.Зиннәтулинаның 50 еллык юбилее.
  • 17.05 Элвин Грей концерты. Казан. Спорт сарае. 19:00
Туган көннәр
  • 26 Апрель Ильяс Халиков
  • 26 Апрель Габдулла Тукай (1886-1913)
  • 26 Апрель Илшат Хәбибуллин
  • 26 Апрель Ләззәт Хәйдәров
  • 26 Апрель Римма Бикмөхәммәтова
  • 27 Апрель Рөстәм Исхакый
  • 27 Апрель Хәлим Җәләл
  • 27 Апрель Зөһрә Сәхәбиева
  • 28 Апрель Рафаэль Ильясов
  • 29 Апрель Йолдыз Нигъмәтуллина
  • Үз хуҗалыгыбызда устерелгән бройлер чеби тушкәләре сатыла 89372817099
  • Перевод текста с русского на татарский и с татарского на русский. Все через интернет. Качественно, недорого. 8 903 318 72 87
  • Арча районында кызыл тәмле бәрәңге сатам. Базда сакланган. Бәясе 20 сум тел 89179251728
  • Умарта оялары сатыла. 89173980249
  • Актаныш. Кайнатмалар (вареньелар) сатам: 3 литры банкасы: алма кайнатмасы 160, чия, груша кайнатмалары 180 сум 3 литры банкасы. Сатулашу мөмкин. 8 903 318 72 87
  • Сүтеп алу шарты белән 5х6 метрлы усак бурадан өй сатыла. Яхшы хәлдә. 80 000сум. тел 89083357408.
  • Продаю VW POLO Sedan.Двигатель 1.6, 105 лс.Пробег 94000. Подогрев передних сидений и лоб стекла.Магнитола, кондиционер.Сигнализация Ширхан 9, автозапуск. Колеса летние на литых дисках. Зимние на машине. Цвет черный.Коробка автомат.Масло менялось в январе 2018 года. 400 тыс. торг. Один хозяин.89172548054
  • Актаныш. Сатам опгс пгс 8987422 7660
  • Казан шәһәре Бертуган Касыймовлар урамы 22/7 йортта (тулай торак) 18 кв.м.лы бүлмә озак вакытка арендага бирелә. Бүлмәдә диван, шкаф, телевизор бар. Кухняда шкаф һәм өстәл һәр бүлмәнең аерым. Коридор чиста, күршеләр тыныч. Бәясе аена 10 мең. Йорт янында медучилище һәм автотранспортный техникум. Шалтыратыгыз 89274406462
  • Плитка ябыштыру. Ванна булмәсе "под ключ". Казан. Тел.89372896918.

 

 

 
Архив
 

               

10.03.2018 Җәмгыять

Чибәр татар кызлары... Таныш булыгыз: Эльвина Нәҗипова (ФОТО)

"Матбугат.ру"да яңа сәхифә ачып җибәрдек. Анда чибәр татар кызлары белән таныштырып барабыз. Чираттагы кунагыбыз - Нәҗипова Эльвина, Мөслим районы Татар Бүләреа вылыннан.

“Бүгенге көндә Казанда яшим. КФУ, Л.Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында татар теле, әдәбияты һәм инглиз теле укытучысы һөнәрен үзләштердем. Бүгенге көндә әлеге уку йортында педагогик белемемне магистратурада укып тәмамлыйм.

Казан шәһәре, Вахитов районы, 27 нче татар телендә белем бирүче гимназиядә укытучы булып эшлим. Шулай ук, параллель рәвештә, "Тәртип" радиосында "Калеб" тапшыруын алып барам”, - дип бүлеште Эльвина Матбугат.ру белән.

Нәфис сүз, сәхнә теле – Эльвина өчен икенче дөнья икән. “2016 нчы елны “Яз гүзәле” вузара бәйгесендә җиңдем. Шул ук елны Республикабызның Халыкара "Татар кызы" бәйгесендә катнашып, "Иң камил" һәм "Татар телен яхшы белүче" исемнәренә лаек булдым”, - дип дәвам итте туташ.
 
Студент елларында алган уңышлары да бихисап. Мәсәлән, бүгенге көндәге иң зур уңышы - район этапларын җиңеп, "Ел укытучысы -2018" бәйгесенең шәһәр турында 2 урынга лаек булуы. Хәзер исә Россиякүләм "Ел укытучысы"на әзерлек бара икән.
 
“Кечкенәдән иҗади мин. Биеп, җырлап үстем. Биюмне Казанга килгәч тә, дәвам иттем. Әмма җырлавымны үзем генә белә торган булып калдым. Ретро җырларны бик үз итәм. Вафирә Гыйззәтуллина, Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Шамиль Бариев, Зөһрә Сәхәбиева, Рафаэль Ильясов, Эмиль Җәләлетдинов, Равиль Харисов җырларын яратам дип әйтү генә аз. Рөстәм Яхинны аерып әйтер идем. Җырчылардан исә, Фирая Әкбәрова, Филүс Каһиров, Ришат Төхвәтуллин иҗатына мөккибән. Гомумән, сәнгатьнең бар юнәлешен дә үз итәм, шулар белән яшим, сулыйм мин”,  - ди Эльвина.
 
Үзебезнең татар теленнән кала, төрек телен бик ярата икән. Әнисе: "Кызым, бөтен нәрсәгә дә җитешеп булмый," - диюенә карамастан, ул җитешәм дип яши.
 
Аның өчен мәхәббәт ул - бар тормыш! Хатын-кыз бәхете турында да хыяллана ул: “Икеяклы булган ярату, хөрмәт тулы мөнәсәбәтле насыйп ярым белән, озын-озак гомерләр иңне иңгә куеп, киләчәктә туган җанлы, иманлы балалар тәрбияләп үстерү минем теләк! Җәмгыятьтә, тормышта төпле урынымнан кала, гаиләдә яраткан, сабыр, тыйнак хатын, әни буласым килә!”
 

Алинә АЙДАРОВА
Матбугат.ру
№ --- | 10.03.2018
Матбугат.ру печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Gong-TV
Бөтендөнья татар яшьләре форумы
Себерке
Өмет
Диләфрүз
Татарстан Язучылар берлеге
comments powered by HyperComments