поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
09.03.2018 Шоу-бизнес

Гөлфия Шәвәлиева: “Көн дә концерт куйган артистларга аптырыйм” (ВИДЕО)

Уфа каласында яшәп иҗат итүче Гөлфия Шәвәлиева күпләргә диктор һәм җырчы буларак таныш. Бигрәк тә аның җырларын яратып тыңлыйлар. Баксаң, Гөлфия ханымның тамырлары Татарстаннан икән. Татарча да бик чиста аралаша. Куелган һәм җанны эретә торган тавышы аның. Сәгатьләр буе да сөйләшеп утырырга мөмкин. Әмма вакыт ягы кысан иде. Узган атнада Гөлфия ханым Казанга килде. Менә шунда күрешеп сөйләштек.

Гөлфия ханым Россия Федерациясенең Мактау грамотасы белән бүләкләнгән. “Чал Урал” газетасын үз акчасына ачып, аны җиде ел буе нәшер иткән. “Алтын Урал” премиясен булдырып, башкорт-татар сәхнәсендәге күренекле шәхесләргә тапшырган. Бу әле берничә генә куелган хезмәте. Саный китсәң, бик күп икән.
 
- Гөлфия ханым, Казан ничек сезгә?
 
- Искиткеч! Әниемнең тамырлары Татарстаннан. Алар башта Казанда, аннары Минзәләдә яшәгән. Бик гыйлемле, мәгърифәтле, иманлы булганнар. Бик бай яшәгәннәр. Бераз Минзәләдә яшәгәннән соң, чукындырудан куркып, Башкортстанга чыгып киткәннәр. Әбиемнең “Татарстан җирләрен бер күрәсе килә”, дигән хыялы булган. Аның шушы хыялын тормышка ашырырга килдем. Казан телеканалы җырларымны ишетеп, аларга клип төшерү тәкъдиме ясады. Менә бүген клип төшерәчәкбез. Шулар белән дә янып йөрим.
 
- Тумышыгыз белән кайдан буласыз?
 
- Гаиләм белән Уфада яшибез. Болай мин Башкортстанның Дәүләкән районы Иске Яппар авылында туганмын. Гаиләдә өч бала булып үстек. Абыем Рөстәм, сеңлем Розалия исемле. Хәзер туганлык хисләре күпләрдә бетеп бара. Бер-берсеннән көнләшеп яшиләр. Аллага шөкер, бик тату, аралашып яшибез. Киресенчә, бер-беребезгә ярдәм итәргә торабыз. Чөнки әти-әни кечкенәдән шуңа өйрәтте. Әнием Хәлимә Сәрвәр кызы Башкортстанның атказанган укытучысы, Россия Федерациясенең мәгариф отличнигы иде. Әнием мәктәптә булу сәбәпле, мине тәрбияләүдә әбиемнең өлеше зур булды. Әниемнең әнисе була инде ул. “Кызым, башкорт һәм татар гаиләсендә үсәсең. Татар телен онытма”, – дип кечкенәдән татарча сөйләшергә өйрәтте ул. Әтием Мәхмүт авылда газ кертүче, электрчы, бригадир булды. Шигырьләр язарга ярата иде.
 
- Ялгышмасам сез дә әниегез кебек укытучы булып киткәнсез.
 
- Башкорт дәүләт педагогика университетының рус филологиясен тәмамладым. Укытучы эше – бик авыр хезмәт. Балаларны яратып, бар җаныңны әлеге эшкә тулаем бирә алсаң гына укытучы булып эшли аласыңдыр. 10 ел буе мәктәптә рус телен һәм әдәбиятын укыттым.
 
Безнең Дәүләкәндә телестудия конкурс үткәрде. Бер дәресем барганда: “Гөлфия Мәхмүтовна, Дәүләкән телестудиясендә дикторларга конкурс бара. Катнашып карагыз әле”, – дип әйткән иде укучым. “Юк, кирәкми. Укытучы булып кына эшлим. Сез миннән котылмакчы буласыз мәллә?” – дип көлеп куйган идем әле үзләреннән (көлә). Укучыларым теләге белән әлеге конкурста катнашып үттем. Диктор эше дә бик авыр. Тавышны дөрес куярга кирәк. Мәктәптән киткәч, бик күп еллар диктор булып эшләдем. Аннары әлеге телестудиянең директоры булдым. Берникадәр вакыттан соң, Башкортстан дәүләт телекомпаниясенең авыл хуҗалыгы редакциясенә мөхәррир итеп алдылар. Менә шул чагында җырларымны яздыра башладым. Шунысы бар: татар җырларын балаларым тугач кына өйрәндем. 2000 елдан бирле профессиональ сәхнәдә. Сольный концертлар кую белән шөгыльләнәм.
 
 
- Гөлфия ханым, сез автор-башкаручы да бит. Иң беренче иҗат иткән җырыгызны хәтерлисезме?
 
- Әлбәттә. Ул бик тетрәндергеч вакытта иҗат ителде. “Яшиселәр бар әле” дигән беренче җырым ирем реанимациядә яткан вакытта туды. Көен дә, сүзләрен дә үзем иҗат иткән идем. Аранжировкасын Радик Юльякшин ясады. Бик зур рәхмәт аңа. Җырым беренче эфирда яңгыраганнан соң, халык күңеленә үз юлын тапты. Елый-елый яздырдым бит аны. Әлеге җыр эфирга чыккач, бик күп шалтыратулар булган. “Нигә җырларыңны яздырмый ятасың”, – дип әйттеләр. Танылган композитор Зифа Нагаева да беренче ишеткәч, “Бик моңлы җырлыйсың. Иҗат итүеңне дәвам ит”, – дип киңәшен бирде. Менә шул көннән бирле җыр белән яшим һәм ул миңа сулар һавам кебек. Аллага шөкер, ирем белән барлык авырлыкларны җиңеп чыктык. Аллаһы Тәгалә беребезгә дә чир бирмәсен иде. Исәнлек булмаса, бу тормышта күзгә бернәрсә дә күренми һәм кирәкми дә. Кайчакта исәнлек дигән әйберне онытабыз шул.
 
 
- Ирегез турында да сөйләп китсәгез иде. Кайда таныштыгыз? Бүгенге көндә ул ниләр белән шөгыльләнә?
 
- Дәүләкәндә яшәгәндә безнең урамнан бер егет үтеп бара. Минем кулымда китап иде. Әлеге егетне күргәч, “Бу синең булачак тормыш иптәшең”, – дигән уй килде. Ул егетнең йөзен истә калдырдым. Бу хәлдән соң берничә ел үтте. Шулай автобус белән Дәүләкәнгә кайтып барам. Тагын китаплар тотканмын. Авыр күтәрергә ярамый. Ул чагында бик авыр операция ясаганнар иде. Яшәргә 4 сәгать кенә калган булган. 12 көн буе үз-үземә килә алмаган булганмын. Әй, авыр чаклар күп булды инде. Карыйм автобуста шул егет. Автобус безнең урамга кадәр бармый. Андагы юлны каплаганнар. Автобустан төштек. “Сумкаларымны алып бара алмассызмы?” – дидем әлеге егеткә. Күтәреп барырга булыштылар. Менә шуннан танышып киттек.
 
- Гөлфия ханым, әрсезлек – ярты бәхет диләр шул.
 
- Шунда эндәшмәгән булсам, ирем Рим минеке дә булмаган булыр иде (елмая). Рим бик итәгатьле. Бүгенге көндә энә белән дәвалаучы табиб. Аның үз клиникасы бар. Аңа Америкадан, Европадан, Израильдән киләләр. Салават, Азат исемле ике ул үстердек. “Миллионнарга берәү һәм ул сезнең әтиегез. Аны хөрмәт итеп үсегез”, – дип балаларымны тәрбияләдем. Салават хәрби кеше. Азат имам-хатыйб, умарта тоту белән шөгыльләнә. Икесе дә өйләнделәр. Өч оныгыбыз бар.
 
 
- Артистлар күп бит хәзер. Тамашачыны җыю авыр түгелме?
 
- Дөресен генә әйткәндә, көн дә концерт куйган артистларга аптырыйм. Гастрольләр вакытында зур юллар үтеп, үз тавышың белән җырлап, җырчы халыкка чын күңелен, энергиясен бирә ала микән? Артистның моң аша чыккан энергиясен алырга дип килә бит инде халык. Көч, шифа, дәрт алырга килә! Бу дөрес түгел. Буш көнемдә җырларга чакыралар. Мин бармыйм. Сольный концертларым күп. Әмма көн дә чыгыш ясамыйм. Артист ял итәргә, хәл җыярга тиеш. Бер концерттан соң 2-3 көн ял итәм. Аллага шөкер, ирем табиб. Акча эшләү өчен түгел, җаным өчен җырлыйм. Артист эше – бик олы хезмәт. Мин һәрвакыт тамашачыларыма “дусларым-моңдашларым” дип эндәшәм. Вакытларын җәлләмичә, иҗатыбызны үз иткәннәре өчен аларга олы рәхмәт хисләрем белән яшим. Сәхнәдә вакытта тамашачыларыма: “Дусларым, кулдан “Коръән” китабы төшми торган вакытлар җитте. Диванда сериаллар карап ятканчы, диндә булыйк”, – дип әйтәм. Аннары кайбер артистлар бер-ике җыр җырлыйлар да, йолдыз булалар. Хәтта синең белән исәнләшмәскә дә мөмкиннәр. Шуны әйтә алам: Аллаһы Тәгалә мине ашыктырмыйча гына сәхнәгә чыгарды. Башта балаларны үстереп, күңелемә мәгънәле җырлар салгач кына. Кешегә әйтер сүзе булган артист итеп чыгарды. Мин шуңа шөкер итәм. Тавышым – сопрано. Әле дә укытучыларым белән вокал буенча шөгыльләнәбез. Тәнзилә Кәримова, Башкорстанның халык артисткасы Галия Солтанова. Аларга һәрдаим тавышымны тыңлатам. Яңа җырларны бергә җырлап карыйбыз. Чиксез рәхмәтлемен аларга. Иҗатымның нәтиҗәсе бар. Тамашачыларым зал тутырып килә. Аннары концертыма мәгънәле юмор осталарын гына алам. Ул да булса, Башкортстанның халык артисткасы Лилия Фатыйхова. Ул татар һәм башкорт сәхнәсендә профессиональ акыллы скетчлар сөйли. Билдән түбән юмор сөйләтеп, тамашачының зәвыгын бозарга теләмим. Андый бозык белән бөтен дөнья тулган инде. Әхлак дигән төшенчәне онытмасак иде.
 
 

 
 

Эльза ГАЗИЗОВА
Матбугат.ру
№ --- | 09.03.2018
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»