поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
28.02.2010 Җәмгыять

АНА ХАКЫ

Минем Мөршидә исемле гаҗәеп дәрәҗәдә ярдәмчел, кече күңелле бер таныш апам бар. Казан буйлап фатирдан-фатирга күчеп йөргәндә әнә шундый гадел, кешелекле, барыбызны да кайгыртып яши торган хуҗабикә апага туры килгән идек без.

Әле фатирында бер кич тә кунмаган килеш хастаханәгә көн дә хәл белергә килүен ничек аңларга да белмәдем ул вакытта. “Мөршидә апа, ник көн саен килеп мәшәкатьләнәсез?” – дигәнгә дә аптырамады. “Миңа юл йөрү бушка”, – дип җаваплый иде. Гомере буе хисап эшендә акча санарга өйрәнгән “хозяйкам” эшләгән эшебездә генә түгел, характерда да төгәллекне яратты. Вәгъдәсез кешеләр белән бөтенләй эш йөртмәде ул. Мин аның фатирында күптәннән тормыйм инде, тик ул әле дә хәлемне белергә эшемә килеп китә. 73 яшьлек намаз карчыгының хәл-әхвәлен яшьләр күбрәк сорашырга тиеш югыйсә, әмма ул: “Ник бер дә шалтыратмыйсың?” – дип тормый, үзе хәлемне сораша. Шулай беркөн Мөршидә апа бүлмәмә килеп керде дә: “Ходай сынавы булгандырмы, бер кыз турында сөйлим әле”, – дип аптырашта калдырды.

 

Гадәттәгечә “деловой” кыяфәт чыгарып каядыр ашыгуы икән апабызның. Подъезд төбенә чыгуга каршысына бер кыз очрый:

 

– Апа, исәнмесез, сез белмисезме, бу йортта берәр кеше фатирга кертә алмыймы икән?

 

– Юк, белмим, – ди икән Мөршидә апа.

 

– Фатир кирәк иде миңа, торырга җирем юк, Омск шәһәреннән укырга керергә дип килгән идем. Арадашчылар аша торырга җир таптым, ә анда бер бүлмәдә миннән башка тагы ике ир-ат та яшәргә тиеш икән. Шул базар кешеләре белән ничек яшим инде хәзер...

 

– Нәрсә әйтим, белмим, сеңлем, мин бик ашыгам...

 

Шунда Мөршидә апаның күңел кыллары нечкәреп киткәндер, күрәсең, кызның телефонын язып алып кала. Кичкә таба хәбәрләшергә уйлыйлар болар. Кичен Олеся, шалтыратып, елый-елый, хәлләрнең тагы да катлауланып киткәнен сөйли. Хуҗа хатын кайтканчы фатирга керә алмыйча, сәгать унга кадәр урамда йөреп торуын хәбәр итә. Фатирына алдан түләп куюга карамастан, кыз баланың шундый авыр хәлдә калуына ачуы чыккан Мөршидә апа икенче көнне үк үзләренең йортыннан ерак тормаган Олесяны эзләп китә. Башта ишегалдында утырган әбиләрдән мәгълүмат ала ул. Барысының да җавабы бер була: “Балагызны анда калдырмагыз”. Аннан чарасызлыктан Олеся яшәгән фатирга барып керә. Ике бүлмәле фатирда кеше өстенә кеше кертеп акча эшләгән Фая-Фәнияне ачуланасы урынга жәлләп чыга ул. Фатирның бер бүлмәсендә бер ай буе Олеся белән бергә ике көньяк кешесе дә торырга тиеш булып чыга, өстәвенә икенче бүлмәдә Фәниянең ире һәм 19 яшьлек малае бар икән. Иң кызыгы шул: көндез өйдә беркем калмый, барысы да кичкә генә кайталар. Гадәттә, вакытлыча тору урыны өчен тапшырылган шәһәр фатирларында яисә иртән эшкә чыгып китә алган кешеләр яшәгәндә һәркемнең өе буш тора инде. Шуны исәпкә алып кына акча эшләү дөрес булды микән? “Начар хатын түгел икән үзе, акчаны кире бирде”, – ди Мөршидә апа. Әнә шулай фатир тапканчы дип, кызны үз өенә алып кайта ул. Бер ел буе Омск шәһәрендә кибеттә эшләгән, Казанга укырга керергә хыялланган кызның теләге нык була, күрәсең. Сумка-сумка китапларын күргәч, Мөршидә апа кызга тулысынча ышанып бетә. Биш сумкага якын китапларны көчкә алып кайталар алар. Фая да аларны жәлләп ярты юлга кадәр озата бара әле.

 

Икенче, өченче көннәр фатир эзләү мәшәкатьләре белән үтеп китә. Жәлләп кенә алып кергән Мөршидә апа да сүзендә нык тора: кызны фатирда калдыра алмавын әйтә. Бергәләп күпме генә эзләсәләр дә, рәтле фатир таба алмый алар. Казан вузлары да кочак җәеп каршы алмый. Кайбер уку йортларында имтиханнар тәмамланган була, түләүле төркемнәрдә ким дигәндә елына 25 мең һәм аннан да күбрәк акча сорыйлар. Әле берсенә, әле икенчесенә барып карый. Имтихан вакытларын Олеся соңрак белешми дә башлый. Казанның әнә шулай рәхимсез кырыс тормышы белән күзгә-күз очрашкан кыз көннәрдән беркөнне уйлана кала. Нишләргә? Фатир таба алмагач, бер айга түзәрбез, дип Мөршидә апа аны үзләрендә калдырган. Уйлана торгач, кыз кире туган якларына кайтырга була. Югыйсә эшләгән урыны да әйбәт булган. Укырга үзләрендә дә керә ала ич ул. Бер Омск шәһәрендә генә дә әллә ничә вуз бар. Беркөн “мамка”сы белән шул турыда сөйләшкәннәрен ишетеп торган Мөршидә апа аптырап кала: кара ничек кенә сөйләшә, әйтерсең, әнисе урамдагы бер хатын.

 

– Алисә, син кем белән шулай сөйләштең әле?

 

– Әни белән.

 

– Ә нигә шулай сөйләшәсең син! Нәрсә, ул сезне тәрбияләп үстермәгәнме, әллә эчеп-исереп урамда йөргәнме?

 

– Юк, ләкин мин аның белән гел шулай сөйләшәм.

 

Шунда Мөршидә апа Олесяны тәмам оялта. Кабат әнисенә шалтыратып, гафу үтендерә:

 

– Әни дип әйтергә тиешсең, татар кызы ич син.

 

Мөршидә апа өч бала үстергән, аларны ашаткан-эчерткән, көн-төн эшләгән ананың балаларын тәрбияләргә вакыты калмаганын тиз аңлап ала. Ә бит шул тәрбиясезлекнең үзеңә киләчәктә казык булып төшәсен күп вакыт аңламый да калабыз. Шунда Алисә сөйләве буенча берсенең дә әни дип дәшмәгәнен белә, хәтта өч кыз туганның бер-берсенә исем белән генә дәшүләренә дә аптырап кала. Бер шәһәрдә яшәп тә сирәк кенә күрешкән туганнарын кайчак кирәккә дә санамаган Олеся. Гадәттә, татар гаиләсендә гомер-гомергә “әткәй-әнкәй”, “әти-әни”, “әтием-әнием” дигән сүзләр кулланылды. Туганнар арасында да абый, апай-апа дигән сүзләр белән дәшү киң таралган. Аннан Алисәнең башкалар аңа гына нәрсәдер тиеш кебек фикерләве тәмам ачуын чыгара Мөршидә апаның. Биш сумка китап төяп йөргәнче, әзрәк укыса, яхшырак буласы икән, дип тә уйлап куя ул. Шуннан үзалдына: “Укытырмын мин сине”, – дип әйткәнен сизми дә кала. Вакытын жәлләмәсә-жәлләми апабыз, иң беренче эшне хәдисләрдән башлап барысын аңлата башлый. Аннан татар телендә генә сөйләшү мәҗбүр итеп куела. Казанның бөтен истәлекле урыннары белән таныштыра, мәчетләргә, музейларга алып бара. Кызны тәмам татар телле итә, ана хакын, туганнар хакын хакларга кирәклеген өйрәтә. Телефоннардан сөйләшүләр дә үзгәрә, кыз үзе дә алыштырып куйгандай җанланып-нурланып китә. Әнисенең туган көненә азан әйтә торган сәгать, дәү әтисенә кәләпүш, догалыклар алырга теләвен белдерә. Берничә дога ятлый. Өч атна дәвам иткән укулардан кыз гына түгел, Мөршидә апабыз да канәгать кала. Тәрбия мәсьәләсенә барыбер ата-ана вакыт табарга тиеш дип саный ул. Һәм үзенең шундый кечкенә генә могҗиза эшли алуына хуҗабикә апабыз әле дә сөенеп йөри.


Рәсимә МУЛЛАЯНОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 27.02.2010
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»