поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
08.03.2018 Ана теле

“Матур” “гүзәл”не алыштырамы? “Гүзәл” дигән исем бар, ә “Матур”?..

Хөрмәтле Матбугатручылар, исәнмесез! Уңган-булган, тырыш, сөйкемле кызларыбызны бәйрәм белән кайнар котлап, рәхмәтләр әйтеп, иҗат сөенечләре, сәләмәтлек теләп калучы Илдар абыегыз дип белерсез. “Ана теле”без яшәсен дип тырышыйк инде!

Сөйләм оештыруда синоним куллануның катлаулы да, тылсымлы да дөньясына кереп барабыз. Интернетчыларыбыз да фикерләрен уртаклаша. “Яклаучы: әдәби әсәрләрдә әләм диеп язылса да, илнең төп билгесен тасвирлауга байрак диелсә дөрес булмыймы?” Сорауга бу язмада ук җавап булыр. Үткән язмада бу кыйблада фән тәкъдимнәрен искә төшергән идек. Шуларны гамәлдә куллану үзенчәлекләренә тукталыйк әле. Әйтик, фән безне синонимнар ул мәгънәдәш берәмлекләр дип инандыра, димәк ки, рәсми сүзлектә теркәлгән менә бу рәттәге сүзләр (матур, гүзәл, чибәр, күркәм, күрекле, ямьле, нәфис, нәзакәтле, килешле, иләмле, сөйкемле, килбәтле) мәгънә төсмере ягыннан бер-берсеннән берни белән дә аерылмый булып чыга. Ай-һай ла! Беркөнне, шулай, үзен күренекле санаган шагыйрь “почта әрҗәсе” диде. Сүзлеккә багам: әрҗә тартма белән, чыннан да, синоним дип билгеләнгән. Ә минем аңда һәм куллануымда әрҗә белән тартма икесе ике төшенчә. Шушы арада гына “Болгар” радиосы “почта ящигы” диде. Мондый каршылыкларны ачыклау – фәннең бурычы. Мәгълүм ки: абсолют синоним була алмый – татар андый артыклыкка юл куймый. Бу тезис аеруча терминология өлкәсендә катгый – шушы өлкәдә (белгечлектә, һөнәрдә) терминның синонимы булмый. Кызганыч ки, сөйләмдә еш кына бу кагыйдә бозыла. 
 
Үткән язмаларның берсендә радио,-телевидение тапшыруларында эшмәкәр белән эшкуар буталуына мисаллар китергән идек инде: Эшмәкәр Татарстан Конституциясендә беркетелгән термин. “Татарлар” тапшыруында титрда еш кына эшкуар диелә. Гомумән дә сөйләмдә мәгънә = тел тәңгәллеге катгый кагыйдә булырга тиеш, терминологиядә бу кануни таләп. Биредә (әйтик, метеорология терминологиясендә) “мәгънә бер – чарасы төрле” була алмый. “Болгар” радиосы игълан итә торган “һава торышы” текстында бу таләп даими бозыла: бер үк контекстта, бер үк төшенчә турында: салкын, суык, салкынлык (25 гыйнв. 2018), диелә; Бер үк контекстта янә синоним берәмлекләр: фаразлый, фараз кыла; градус чамасы, ... тирәсе һ.б. Максат бит: шушы рәсми контекстта иң төгәл мәгънәне, мәгънә төсмерен иң төгәл бер сүз (термин) белән җиткерү, синоним мисалында тел байлыгын җиткерү түгел; Байрак, әләм, флаг, комач, ялау, тугра, ту синонимия оясын менә шушы таләптән үзегез анализлагыз әле. Байрак, флаг төшенчәләренең күпчелек стильдә термин буларак кулланылуын истә тотарга кирәк. Термин таләбе сөйләмнең барлык рәвешләрендә дә бертөрле түгел. Көндәлек сөйләмдә, матур әдәбият жанрларында, сөйләм мотивлары бик төрле булганга, синоним сайлау-куллануда, кем әйтмешли “чиксез демократия”! Ә менә фәнни, фәнни-популяр сөйләмдә термин дәрәҗәсендәге берәмлекләр күбрәк кулланылганга, шундый “төгәл” берәмлекне эзләргә иренеп, гомуми төшенчә-терминга ябышып яту кәсәфәтенә юлыгып торабыз. 
 
Бер галим чыгышыннан мисал: “Сүз ахырында кульязмаларның теле хакында да берничә сүз әйтәсем килә”. Бу очракта тел һәм сүз сүзләрен фәнни төшенчә-термин белән алыштыру кирәк иде. Сүз ахырында гыйбарәсендәге сүз урынына язмамның ..., мәкаләмнең ахырында, ә берничә сүз урынына җөмлә, тәгъбир, фикер, тәкъдим һ.б. була алыр иде. Ә тел урынына, бу контекстта, әлбәттә, сөйләм термины ләзем. 
 
“Терминлаштырылмаган” сөйләмгә килгәндә (көндәлек яшәештә алары, әлбәттә, күбрәк), монда да синоним сайлау җиңелдән түгел. Без инде бу иҗат хәләтенең кайбер үзенчәлекләрен бераз ачыклап киткән идек. Сөйләм нәзәриясенең үз нечкәлекләре бар. Әйтик, сөйләм иясенең кем булуыннан сүз сайлау гадәт-тәртипләре дә аерыла. Бу үзенә бер әһәмиятле гәп темасы була ала. Борчылырлык, сабак алырлык хәлләр дә аз түгел икән бит. Уртаклашыйк әле. Әйтик, радио,-телевидениедәнме, сәхнәдәнме “матур” сүзен ишетсәм, сискәнми калмыйм. Шундук күренекле остазыбыз Гомәр Бәширевнең моннан нәкъ иллебиш ел элек язган, – шулай сискәнеп, борчылып язгандыр, – сүзләрен искә төшерәм: “Дөрес кулланмау, төрле якка тарткалап тәмам “әлсерәтеп” бетерү сәбәпле, соңгы елларда бөтенләй таушалып, укучы каршында күздән төшү дәрәҗәсенә җиткән сүзләрнең тагын берсе, минемчә, г ү з ә л сүзе. Вакытлы матбугатны күзәтә торгач, кайвакыт хәйран каласың. Кемнәр генә, ничек кенә кулланмый ул бичараны, нинди урыннарга гына ямаулык итеп ябыштырмый! Әнә бит, терлек үрчеме дә гүзәл, хезмәт җимешләре дә гүзәл, машиналарга ремонт сыйфаты да, сыер савучыларның бармаклары да, традицияләр дә, артистлар иҗаты да, тагын әлләниләр дә – санап бетергесез!” Шуннан соң әдип моңа мисаллар китерә һәм аларда гүзәл сүзенең урынсыз кабатланылып, телгә, сөйләмгә зарар китерелүен тасвирлап күрсәтә. Үзегез укыгыз әле (Гомәр Бәширов. Бүген дә, иртәгә дә (әдәби тәнкыйть, публицистика. Истәлекләр. –Казан: Татар.кит.нәшр., 1974.–245–253 б.). Ул язма бүгенге максатыбызга тулысынча ярашлы. Мең рәхмәт аның өчен әдибебезгә – чын мәгънәсендә телебез хәстәрчесенә: гүзәл сүзе казадан – халык аңыннан бөтенләй югалудан котылып калды бит. Рәхмәт аның урынлы киңәшенә вакытында колак салып, төп коралы – сүзебезгә игътибарлы булган язучыларыбызга, журналистларыбызга, рәхмәт телебезнең чын хуҗасы икәнен онытмаган, вакытында аңа карата сизгер булган халыкның үзенә! “Аллага шөкер, “Гүзәл” исән-сау. Алай гына да түгел, ул “узынып” таралган елларда кыз балаларга Гүзәл исеме күпләп бирелеп калды. Бүген бертуган апамның кызы шул исемне йөртә. Аңарга дәшкән саен күңелем туган телем биргән ләззәттән рәхәтләнеп китә. Шунда янә “матур” сүзе язмышы сискәндереп куя. Берәрсенә шул исемне кушмадылар микән әле?! Әй, яшь әниләр, әллә “мөгез” чыгарып карыйбызмы!? Ю-у-ук шул, бу шаяру түгел. 
 
Инде бүгенге максатыбызны искә төшерик: бүген матур сүзе шундый һәлакәт упкыны алдында тора. Бу хакта инде кисәтүләр булмады түгел. Кешенең гомуми мәгънәле калып-штамп сүзләр белән фикерләргә күнегүенең аның үз сөйләменә генә түгел, тоташ телебезгә дә нинди зарар китерүен без матур сүзенең тапталып, шомарып, беләүләнеп бетүе мисалында ачынып язган идек инде (Мәдәни җомга, 1999, 24 сент.).Үткән язмаларыбызның берсендә янә борчылып, сездән дә фикер сораган идек. (Матбугат.ру. Ана теле: Мәгънә = тел тәңгәллеге. Тапкан сүзең мәрҗәнме? (Дәвамы). 22 февр. 2018). Ниһаять, уяныйк! Әйдәгез, янә бер тапкыр остазыбызның “гүзәл” сүзен коткару өчен җан ачысы белән язган тарихи мәкаләсен (һичюгы мәкаләдән без әле күчереп китергән өзекне) кабат укыйк. “Гүзәл” сүзе урынына “Матур” сүзен куеп. Ә дәлилгә – менә үзебезнең текст. Озын ул – туйганчы, гарык булганчы, укшый башлаганчы укыгыз. Уйлана-уйлана, борчыла-борчыла укыйк. Матур сүзе бүген көндәлек аралашуда булсын, матбугатта, радио, телевидениедә, рәсми чыгышларда булсын урынсыз тәкърарлана; тел ярлылыгының теләсә кайсы тишегенә тыга торган бөкегә әйләнде инде ул бичара кәлимә. Менә мисаллар: Радио хәбәрчесенең: «Шикәр чөгендеренең нинди корткычлары бар?» дигән соравына бер түрә: «Бик матур сорау бирдегез», диде. Җавабында «Ул корткычларга каршы без быел матур гына чаралар күрдек», диде. Үзен, хезмәт урынын, ниһаять, ана телен хөрмәт иткән кеше ким дигәндә урынлы, кирәкле, бик вакытлы, актуаль сорау дия алган булыр иде. Чү тукта, алга таба без инде хатаны ничек төзәтүгә болай тәфсилле туктала алмабыз – урыныбыз, вакытыбыз чикле, һәркем үзенчә хәл итсен. Ачыш-табышларыгыз булса, уртаклашыгыз. Тискәре мисалларны дәвам иттерик. Матур гына гер күтәреп йөрде; Гарифуллин (тренер) шул яшь кыз өстендә матур гына эшләде. Көрәштә җиңүчеләргә матур гына бүләкләр бирелде (Р.Гаффаров. Татарстан радиосы. 2017, 10 май); Фаил Гыймадов: матур бәйрәм, матур итеп эшлиләр; ... итеп сата алган; ... итеп эшләсә; ... итеп сөйләшербез; Дилбәр: соравы матур булды; Зилә: Кичләрегез матур үтсен; Айгөл: исемегез матур; Үзен матур итеп мактады; матур кич (Болгар радиосы, 21 окт. 2017); Кешеләргә матур мөнәсәбәте... (Ф.Галимуллин); Премьера нык матур үтте; Тамашачы матур карады (Юныс Сафиулла); Гаммәви чараларның сөйләм “үрнәге” башкаларга, аеруча хезмәте сөйләү белән бәйле җитәкче даирәгә тискәре тәэсир итә. Журналистлар аларны төзәтергә җөрьят итми, бозып булса да татарча “сукалый” алуына шат инде: М. Шәймиев: Әңгәмәдәше журналист Л.Садретдиневага: “Матур итеп эш итәсез; Бик матур гына эш алып барасыз; Миннән дә матуррак итеп әйттегез; И.Һадиуллин (Казан педагоглары башлыгы чагында): Матур итеп белем бирделәр; Остазлык мәктәбе бик матур эшләп килә; Матур гына, пөхтә сүзләр сөйләде; Дөрес сөйләргә өндәүче табиб психолог: “Ачуны тыяр өчен матур сүзләр әйтергә кирәк”, ди. Соравыгыз бик матур (Ф.Мифтахов – депутат. Балага пособие турында сорауга җавап бирә); Хәтта татарча яхшы белгән министр Марат Әхмәтев: матур үрнәк, матур үзгәрешләр бар. Төп вазыйфасы, ягъни әңгәмәдәшенә тәэсир итү коралы тел булган затларга үз-үзләренә дә, әңгәмәдәшләренә -каләмдәшләренә дә таләпчәнрәк булырга кирәк иде дә бит... Тел белгече буларак чыгыш ясаучы Р.Батулла: “Гаилә – матур сүз бит; Роддомны бәбәй алып кайту йорты дисәк. Матур бит” (ТНВ, Апр. 2017); Вәгазь сөйләүче хәзрәт: Исламның матур кагыйдәләрен бүтәннәргә дә матур итеп җиткерергә кирәк; Матурлыкның чиге юк; Кош сайравының матурлыгы; Коръәннең матур нөсхәләре (Тәртип радиосы, 2015). Әлбәттә, кайбер сөйләм ияләре бу кимчелекне тоялар, уңайсызлык кичерәләр, таләпчәнрәкләре аннан котылу чараларын да эзлиләр. Табышлар да булгалый. Менә кайбер адымнар: “Матур”ны уңышлы синонимнары белән алмаштыру очраклары бар. “Арча” җырында Г.Зәйнәшева ямьле басулар дигән. У.Әлмиев шулай җырлый. Ә менә Ш.Әхмәтҗанов “матур” ди. Кайбер җурналист, кимчелекне тоемлап, аннан шундук котылырга тели, әмма осталык җитеп бетми – нәкъ кирәген сайлап бетерә алмый – синонимнарны кабатлый: Бу кичне ямьле, матур иттереп үткәрергә язсын (Болгар радиосы). Бу сүз белән урынсыз мавыккан язучылар: Габдулла Тукай да, Мөхәммәт Мәһдиев тә язган ул сүзне, дип акланып куяр. Әйе, язганнар: “И туган тел, и матур тел”... дигәч, шагыйребез ни өчен матур икәнен тасвирлаган: әткәм-әнкәмнең теле, ярдәмең белән күп нәрсә белдем, бишек җырын тыңладым, дигән. Ә Мөхәммәт Мәһдиев: “Йа алла, нигә син безне шушы матур иртәдән аердың!?” дигән. Ә бит ул матур иртә дип әйтер алдыннан шушы мәлне унлап эпитет белән тасвирлап, конкрет сурәтләп бирә, аннары гына җыеп-гомумиләштереп матур сүзе белән түгәрәкләп куя. Җырда да бит “Матурым син” ди дә “гөлем син”, дип ачыклый; Матур булсын, матур булсын, матур булсын бу тормыш (Матурның кабатлануы матур тормыш ул шундый тыныч агыш дигәнгә киная); Әниләр күзе иң матур күзләр / әниләр күзе иң назлы күзләр (матурның ни икәнен аңлатып бирә); Дөресен әйтим, радио, телевидениедә көндәлек тыңлаучы, тамашачы, гадәттә, синоним сайлауда мондый талымсызлыкка җурналистларга караганда сирәк юл куя. Шулай да, таләпчәнлек булмагач, куйгалый инде: “ Хәния Фәтхи җырларыннан бер матурын тапшырсагыз...;
 
Урынлы-урынсыз кулланган мисалларга Сезнең дә борчылганыгыз бардыр, сәбәпләрен дә ачыклагансыздыр. Уртаклашмассызмы. 
 
 
 

Илдар Низамов, филология фәннәре докторы.
Матбугат.ру
№ --- | 08.03.2018
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»