|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.03.2018 Бәйрәм
Җәвит Шакиров: «Күрше ир-атлар Зөлфиякәй янына чәчәк тотып керә»"Мин 8 мартта бүләк бирешү яклымын, ул безнең кечкенә бер традиция. 8 март көнне иртән-иртүк Зөлфиянең яраткан чәчәкләрен – мимозаларны алып кайтам", - ди Җәвит абый. - Аңа гына түгел, ә барлык күрше-тирә хатын-кызларына да. Ул хатын-кызларның ирләре дә безгә кереп минем хатынны котлый. Бу күренеш ел да кабатлана. Ә бүләккә килгәндә, Зөлфияне әллә нәрсә белән шаккаттырып булмый. Кибеткә берүзем чыгып китеп, Зөлфиягә килешә торган матур әйбер күрсәм, мин аны алам да кайтам. Гади көнне дә бүләкләр ясый алам.
Ə 8 март көнне улларым белән аңа өстәл әзерлибез, яисә берәр ресторанга барып ял итәбез. 8 мартта апагыз эшләми, ял итә. Елга бер көн ялы бар аның, калган 364 көндә ул безне кайгырта, тәрбияли.
Зоя СОЛОШИНА |
Иң күп укылган
|