|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.03.2018 Мәдәният
Бөекләрнең биеклеген белү кирәк (Ваһапов фестивале йолдызлары чыгышыннан ФОТОрепортаж)Соңгы араларда татар эстрадасын сүгүчеләр күбәйде. Әллә инде халыкның да зәвыгы үзгәрәме? Алар да нинди җыр тыңлауларына игътибар итә башладылармы? Мөгаен, шулайдыр. Чыннан да, концертлар арасында күңелләрне иркәләрлек, җанны ял иттерә торганнары да җитәрлек. Әйтик, Ваһапов фестивале йолдызлары чыгышы. Аларның моңнары концерт узып берничә көн үтсә дә, колакта чыңлый кебек. Нәрсәсе белән аерылып тора соң бу җырчылар? Әлеге матур чараны күзәтеп утырганда әнә шул сорауга җавап эзләдем. Янәшәмдәге ир-ат сүзгә саран булып чыкмады.
– Көчле тавышлы яшьләребез булганга сөенеп утырам. Элек без аларны гел телевизордан гына күрә идек. Уйладым да концертка билет алырга булдым. Мин килгәндә, алдагы 11 рәткә билет сатылып беткән иде инде. Кеше белми йөрмидер дип, арттан булса да алдым. Кайчак рухи байлык та кирәк. Акча белән генә ерак китеп булмый. Хатыныма, кызыма, киленемә бүләк ясадым. Бәйрәм аллары бит. Алар белән бергә килдем, – ди табиб булып эшләүче Нурислам әфәнде. Аның кебекләр белән зал тулган иде ул көнне. Ак яулыклы әбиләр дә бик күп. Күбесе, яшьләр моңлы җырлар сузганда, кулъяулыгын чыгарырга онытмады.
Ваһапов фестивале йолдызлары составында хәзер ике кыз, ике егет. Дүртесе дә үзенчәлекле итеп җырлыйлар. Әнә шул сыйфатлар концертны тагын да матуррак итә. Бу юлы Азат Абитов сәхнәгә кара күзлек киеп чыкты. Бер ханым аны интернетта сүгеп тә ташларга өлгерде инде. Янәсе, кара күзлек аша тамашачы синең хисләреңне күрә алмый, дигән. Андыйларга Азат та җавабын бирде. Күзенә җил бәргән икән. Әнә шуңа күрә кара күзлек кияргә мәҗбүр булган. Ул конъюнктивит дигәннәре, талантлары төсле, бер-берләренә күчеп йөри, ахрысы. Әле күптән түгел Рәнис Габбазов күзе авыртып тилмергән иде. Рәнис дигәннән, Айсылу Габдинова белән алар гел бәхәсләшеп торалар. Концертка кадәр ябыгырга сүз биргәннәр икән. Рәнис сүзендә торган, биш килога ябыккан. Ә менә Айсылу шунда да төрттереп куйды. “Өйләнгәндә, пәрәмәч ашарга яратам, дигән идең. Ахрысы, хатының бик пешерми”, – ди ул.
Әмма бергә җырлаулары бигрәк күңелгә хуш килде. Айсылу бу концертта җырлап кына котылмады, алып баручы да булды. Үзенең беренче продюсеры Илфак Шиһаповны да искә алып үтте ул. Мәрхүмнең тиздән туган көне буласын искә төшерде, рухы шат булсын дип, Илфак язган җырны башкарды. Шул чакта залда чебен очкан тавыш та ишетелмәде. Сәхнәдәге экранда Илфак үзе күренде. Әйтерсең, бар да элеккечә, җырлары да шул ук. Исән төсле булып китте. Яшь җырчының үз остазына булган хөрмәтен зал алкышларга күмде.
Чират Гөлсирингә җитте. Айсылу кайчандыр кызның бер бәйгедә җырларга теләмичә карышуын искә төшерде. Ул чакта аны әнисе Ләйлә чеметеп сәхнәгә чыгарып җибәрә. Кыз җырны җырлап бетергәнче елап тора. Халык, бала шулкадәр хисләнеп җырлый дип белеп, кул чабудан туктамый. Ул чакта елап торса, хәзер инде Гөлсиринне сәхнәгә чеметеп чыгарасы юк. Мин утырган рәттә күп кенә тамашачылар: “Вәт булдыра Мамадыш кызы”, – дип утырдылар. Иң зур бәяне тамашачы биргәнен дә онытмыйк. Концертның ахырында һәр җырчы, үзен иң талантлы итеп күрсәтергә тырышып, бер-берсе белән сүзгә килә башлый. Мәш киләләр. Әнә шул чакта сәхнәдә Рәшит Ваһапов җыр сузып җибәрә. Чәчләренә ябышкан җырчылар шундук туктыйлар. Әнә шул моң аларны киредән җиргә төшерә. Вакытында туктап калып, кайчак бөекләрнең биеклеген аңлый белү дә кирәк шул.
Ватаным Татарстан, Гөлгенә Шиһапова
--- |
Иң күп укылган
|