|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.03.2018 Дин
Мәчеттә ишек төбендә намаз уку гөнаһмы?“Туган авылым” мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллинга “Матбугат” сайты үзенең сорауларын юллады. – Нурулла хәзрәт, Казан мәчетләрендә җомгага кеше бик күп җыела. Куртка, пәлтә белән кереп намаз укырга ярыймы? – Өске кием белән намаз уку бу әдәпсезлек, укырга ярамый. Өске кием еш кына пычрак та булырга мөмкин бит әле. Туйда, мәҗлестә, өйдә дә өске кием белән утырмыйсың бит, саласың. Мәчеткә кергәч тә өске киемне салырга кирәк. Намаз, мәчет әдәбе бар. – Кием элә торган урын булмаса яки ул урын тулы булса?!
– Бу очракта да барыбер өске киемне салырга тырышырга кирәк. Үзең утырган җирдәге берәр почмакка куй.
– Алай да салып куеп булмаса?
– Ул вакытта киеп утырасың инде, кая барасың?! Бу инде ничарадан бичара шикелле. Әмма төп кагыйдә өске киемне салырга кирәк.
– Киемеңне урлаудан курыксаң?
– Кызганыч, мәчеттә андый нәрсә дә бар, бу очракта саклану чараларын күрергә туры килә: кесәңнән әйберләреңне аласың. Кесәдән әйберләрне урлау очраклары да байтак. Аллага шөкер бу кешеләрне табалар, күп кенә мәчетләргә камералар куелды. Кем урлаганы күренеп тора.
– Түбәтәй булмаса урамда киеп йөри торган баш киеме белән намаз укыргамы? Әллә башлыксыз уку хәерлерәкме?
– Татарлар намаз укымасалар да түбәтәй киеп йөриләр, ягъни түбәтәйне Ислам диненең төп символы итеп кабул итәләр. Баш киеме дин буенча сөннәт булып санала. Баш киемен киеп укысаң савабы күбрәк була. Әмма баш киеме булмаса да намаз дөрес. Урам баш киеме дә түбәтәй булып санала. Әмма мәчеткә килгәндә махсус түбәтәй кисәң хәерлерәк. Мәчет эчендә бүрек белән утыру бераз сәеррәк күренә һәм эссе дә була. Кеше савап тели икән, түбәтәен алдан ук кыстырып килсен. Түбәтәйләрнең кесәгә тыгып йөри торганы да бар.
– Кайвакыт, гыйбадәтханә ярым буш килеш тә кайберәүләр коридорда, ишек төбендә намаз укый. Еш кына кеше йөри торган ишек төбендә укыйлар һәм йөреп булмый башлый, чыгып та кереп тә булмый. Бу дөресме?
– Мәчеттә ишек төбендә намаз уку гомумән дөрес әйбер түгел инде ул, динебездә шундый тәртип бар, әгәр дә мәчеткә керә торган урын бер генә икән, кеше шунда намаз укый икән, бу намаз укучы кешегә гөнаһ кына була. Үзе намаз укый, үзе гөнаһ җыя.
– Ни өчен?
– Кешеләргә йөрергә комачаулый. Әгәр мәчеткә керә торган ике ишек булып, намаз укучы кеше шуның берсенә баскан икән бу очракта аңа гөнаһ булмый. Әмма аның алдыннан үткән кешегә гөнаһ. Икенче ишек була торып намаз укучы кеше алдыннан үтәргә кирәк түгел. Намазга керешкәнче, кешегә комачауламыйммы, дип тә карарга кирәк. Ишек төбендә сөннәт намаз укылырга мөмкин, шул намазны укыганнан соң ук беренче рәткә кереп китәргә кирәк. Кайбер кеше хата ясый, мәчеткә килеп керү белән беренче рәткә барып баса да сөннәт намазын укый башлый, бу да дөрес түгел. Беренче рәткә килеп басып сөннәт намазын укып намазны вакытында башларга яки бетергә комачаулыйсың. Бик каты сөннәт намазын укырга телисең икән, иртәрәк кил! Килеп терәлгәч килеп кереп беренче рәткә басып сөннәтләреңне укып, бик саваплы булам, дип уйлау дөрес түгел.
ГАБДЕРӘХИМ |
Иң күп укылган
|