поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
05.03.2018 Мәдәният

Яхшылыклар белән искә алып

Күренекле татар шагыйре, талантлы рәссам Гакыйль Сәгыйровны Самара, Ульян өлкәләре һәм Татарстан халкы якташ дип саный. Шуңа да аның юбилейлары бу төбәкләрдә зурлап үткәрелә. Әгәр исән булса, 16 февральдә Гакыйль Сәгыйровка 80 яшь тулган булыр иде.

Өлкәбезнең милли оешмалары, шагыйрьнең иҗатына, тормышына битараф булмаган актив милләттәшләр бу зур юбилейны көтеп алдылар. Югарыда әйтеп үтелгән өч регионнан да кунаклар җыелып, Самараның Тимерюлчылар мәдәният сараенда бик матур әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Без бу турыда “Бердәмлек”нең 9нчы санында кыскача язган идек инде. Бүген игътибарыгызга чараның тулы язмасын тәкъдим итәбез. 

Бу көнне Тимерюлчылар мәдәният сарае фойесында Гакыйль Сәгыйровның китаплары һәм рәсемнәре күргәзмәләре куелган иде. Бәйрәмне оештыру комитеты әзерләгән баннер да Гакыйль Сәгыйровның иҗатына, тормышына кагылышлы мәгълүматларга бай булып, үзенә җәлеп итеп торды. 

Самаралыларны күбрәк Нур¬лат районының Биккол авылы музееннан китерелгән экспо¬натлар күргәзмәсе кызыксындырды. 
- Музей шагыйрь исән чакта ачылган булып, күп экспонатларны ул безгә үзе бирде, - дип, горурланып сөйләде Биккол авылы мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, музей җитәкчесе Гөлүсә Әһлиуллина. Ул стенд янына килгән кешеләргә шагыйрьнең авызына каләм кабып язган  язмалары (язуының матурлыгына, пөхтәлегенә ис китәрлек!), рәсемнәре, шәхси әйберләре белән таныштырды. 
 
Гакыйль һәм аның әнисе Хәбибҗамал апа гомеренең шактый зур өлеше узган Кошки районының Иске Җүрәй авылында да аның музей-йортын булдыру турында сүз күптән бара инде. Гакыйльнең шунда җирләнгән булуы да әһәмияткә ия.  Тик әлегә кадәр бу эш чишелешен тапмыйча торган иде. Шушы юбилейда гына бу мәсьәләнең уңай якка хәл ителә башлавы билгеле булды. Самараның “Прогресс - В” төзү компаниясе президенты Вазыйх Мөхәммәтшин: “Татар оешмаларының, “Бердәмлек” газетасының баш мөхәррире Рәфгать Әһлиуллинның соралуын игътибарга алып, Гакыйль Сәгыйровның музеен төзү буенча проект-смета документациясе эшләп чыгарырга куштым. 1 миллион сумнан артыграк акча таләп иткән бу эшләр бушлай эшләнәчәк. Моңардан тыш, музейны төзү өчен смета буенча каралган 6 миллион сумлык төзү эшләрендә дә ярдәм күрсәтәчәкбез. Шулай итеп, без шагыйрьнең музеен төзүгә үз өлешебезне кертәчәкбез”, - дип сөйләде сәхнәдән. Аның сүзләрен тамаша залында утыручылар кайнар алкышларга күмделәр.
 
Татарстан язучылары берлеге әгъзасы, Гаяз Исхакый, Габделҗәббар Кандалый, Шәй¬хи Маннур, Сәхаб Урайский исемендәге әдәби премияләр лауреаты, “Филантроп” халыкара бүләк иясе Гакыйль Сәгыйров 8 китап авторы, танылган рәссам буларак кына түгел, искиткеч түземле, сынмас ихтыярлы, тормыш сөючән кеше була белүе белән дә барыбызга да үрнәк булып кала. Юбилей кичәсендә шагыйрьне якын белгән дуслары чыгыш ясадылар, аның никадәр кешелекле булуы турында сөйләделәр. Мәсәлән, Ульян өлкәсендәге Мөси авылыннан килгән Гөлнәфис Сә¬хабетдинова: “Гакыйль абый белән аралаша башлагач, аның түшәктә ятып авыручы булуын оныта идең. Төпле фикер йөртүе, матур итеп сөйли, вакытлы сорау бирә, сабыр гына тыңлый белүе гаҗәпләндерә иде. Тормышымда берәр кыенлык килеп чыкса, аңа шалтыратып, моң-зарларымны сөйли идем, ә ул акыллы киңәшләре белән бөтен проблемаларымны юк итә иде”, - дип сөйләде. 
 
Шагыйрьнең асыл сыйфатлары үрнәгендә яңа буын ке¬шеләрен тәрбия¬ләргә була. Бу юнәлештә Самарада зур эш алып барыла. Та¬тар¬стан¬ның атказанган укытучысы, Са¬ма¬раның “Яктылык” татар мәктәбендә ана теле һәм әдә¬бияты укытучысы Нурзидә Фәйзуллинаның чыгышы нәкъ шул турыда иде. Ул мәктәптә ша-гыйрьнең иҗатына, тормышына багышланган чаралар үткәрелүе, үзенең классында Гакыйль Сәгыйров почмагын оештыруы турында сөйләде. Аның укучылары - өлкәбездә һәм Татарстанда үткәрелгән татар теле олимпиадаларында  призлы урыннар яулаган Эльмира Мәҗитова (бүген ул үзе дә укытучы һөнәрен үзләштерә инде) һәм Гүзәл Шәкүрова юби¬лярның шигырьләрен укып үттеләр. 
 
Гакыйль Сәгыйровның рухи яктан көчле булуы, тормыш авырлыкларына бирешмәве татарларны гына түгел, башка милләт халыкларын да сок¬ландыра. Чарада өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте активисты, Самараның социаль-педагогия көллияте укытучысы Альбина Мәхмүтова  җитәкчелегендә чыгыш ясаган вокаль ансамбль моңа дәлил булып тора. Альбина ханым һәм аның кызы Фәрзәнә, Динара Резвановага кушылып, көллият студентлары Ольга Сурикова,  Антонина Антонюк, Лев Кейль, Александр Панин, вокал һәм фольклор буенча педагог Антонина Мордовская шагыйрьнең сүзләренә язылган “Дусларыма” җырын бик матур башкардылар. 
 
 
Гакыйль Сәгыйровның 80 яшьлек юбилее әнә шулай, җырлар, шигырьләр, ха¬ти¬рә¬ләр белән үрелеп, бик җы¬лы, туганнарча атмосферада үтте. Казан артистлары, Ульян өлкәсе Яңа Малыклы районы Исәнтимер авылыннан килгән Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәрләре Гакыйль һәм Рәйсә Шәкүровлар, региональ “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы президенты киңәш¬чесе Идеал Гәләүтдинов (ул чараның сце-нариен да язды, Рәйсә Шәкүрова белән чараны алып та барды), “Ялкынлы яшьлек” халык ансамбле җырчысы, “Халкым минем” конкурсы лау¬реаты Рузалия Хәкимова, Камышлы районы Балыклы авы¬лының Мәдәният йорты мөдире, композитор, җырчы, баянчы Ленар Абсаттаров,  Ульян өлкәсеннән, Нурлаттан, Кошки районының Иске Җүрәй авылыннан килгән "Чишмә" һәм "Ак калфак" фольклор төркем¬нәре, Самараның “Яктылык” татар мәктәбе укучыларының музыкаль чыгышлары бу чараны ямьле итте. Өлкә “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы әгъзалары Әминә Ибәтуллина һәм Асия Шәймарданованың җырлары да бик урынлы булды.
 
Юбилейга шагыйрьне карап тәрбияләгән бертуган энесе Наил, хатыны Халидә, уллары Ринат та килгәннәр иде. Бу аз сүзле һәм тыйнак кешеләр хөрмәтенә сәхнәдән бик күп җылы сүзләр яңгырады. "Абыйны шулай искә алганыгыз, юбилеен зурлап үткәргәнегез өчен бик зур рәхмәт", - дип, Наил әфәнде дә өлкә милли-мәдәни татар автономиясенә, өлкә “Туган тел” татар җәмгыятенә, Самара өлкәсенең региональ “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасына,  чараны оештыру комитетына рәхмәтләрен җиткерде. 
 
Ахырда зал дәррәү басып Габдулла Тукайның “Туган тел” җырын күмәкләшеп җыр¬лады. Мөхтәрәм кунаклар белән аралашу “Түбәтәй” тиз туклану челтәре әзерләгән мул өстәлләр артында дәвам итте.
 
Алия АРСЛАНОВА.
Әнәс МИНГАЛИЕВ фотосурәтләре.

---
Бердәмлек
№ --- | 05.03.2018
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»