поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
05.03.2018 Милләт

Атылган йолдыз кебек

Похвистнево районының Гали авылында 10нчы мәртәбә «Халкым минем» иҗат фестивале уздырылды. Моңа кадәр ул Гали авылы эшкуары, Похвистнево районының “Туган тел” оешмасы рәисе, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы буларак, милләтебезгә күп яхшылыклар эшләгән мәрхүм Расих Латыйпов тарафыннан оештырыла иде.

Ә хәзер инде фестиваль аның исемен йөртә һәм Расих Мөҗаһит улының туган көнендә - 17 февральдә үткәрелә.

Гали авылындагы бу чара һәр елны бик күп иҗади җанлы һәвәскәрләрне үз тирәсенә җыя. Быелгы чарада да чыгыш ясаучылар һәм мәртәбәле кунаклар бик күп булды. Фестивальне алып баручылар - Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма коми¬тетының мәгълүмат һәм аналитика бүлеге җитәкчесе, Та¬тарстанның атказанган мә¬дәният хезмәткәре Гөлназ Шәйхи һәм Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлахов шушы авылның олпат шәхесе булган Расих Латыйповны зурлап искә алдылар. Исән чагында ул Бөтендөнья татар конгрессы белән тыгыз элемтәдә булып, киңәшеп эшли иде бит. Шуңа да Гөлназ ханым аның турында бик күп җылы сүзләр әйтте, Расих әфәнденең хәләл җефете Кәүсәр ханым өчен юату сүзләре тапты. Татарстанда Расих Латыйпов турында “Милләткә багышланган гомер” дип аталган җыентык басылып чыккан икән. Бу китапны төзүче Гөл¬наз Шәйхи аны Ра¬сихның гаиләсенә бүләк итте, халыкка, китап¬ха¬нә¬ләргә таратты.

Әйе, Расих Ла¬тыйповның вафатына бер ел вакыт үт¬кән булса да, халык хәтерендә аның кыска, ләкин атылган йолдыз кебек якты гомере үрнәк булып саклана. Быелгы “Халкым минем” фес¬тивален җыр бәйгесе дип атарга тел әйләнмәде.  Бу яхшы кешене искә алу кичәсе иде.  Бигрәк тә өлкә хөкүмәтенең урман хуҗалыгы һәм тирә-як мохитны саклау министры Александр  Иванович Ларионовның чыгышы үзәкләргә үтеп керерлек булды. Ул бит заманында шушы районның җитәкчесе буларак Расих Латыйпов белән, кулга-кул тотынышып, эшләде,  фикердәш булды. 
 
- Бүгенге чарага әзерләнгәндә мин алдыма ак кәгазь куйдым да Расихның нинди кеше булуын тасвирлаучы сүзләрне язарга ниятләдем. Башыма килгән беренче сүз “патриот” иде. Ә аны башкача тасвирлап та булмыйдыр, ул бит үз авылының, татар халкының, Похвистнево районының, Самара өлкәсенең, үз иленең чын патриоты.  Бу кеше үзенең гомерен башка кешеләргә багышлады. Шуның өчен җирле татарлар арасында шөһрәт казанды.  
 
Хәтеремдә, I Бөтенроссия авыллар Сабан туен иң яхшы сыйфатта үткәрү өчен бөтен көчен куйган иде Расих. Кыска вакыт эчендә авыл урамнары төзекләндерелде, өйләр яңартылды, авылның һәр кешесе Россиянең төрле почмакларыннан килгән кунакларны каршыларга әзерләнде - һәр өйдә милли ризыклар пешерелде, өстәл корылды, түшәкләр күпертелде, мунчалар ягылды... Мин ул Сабан туен, Расих Мөҗаһит улының киң елмаюын, мәйдандагы һәр кешегә яхшы сүз таба белүен мәңге оныта алмам.
 
Менә биредә: “Бу фестиваль бәлки соңгы мәртәбә үткәреләдер”, - дигән сүз ишетелде. Юк!  Алай булырга тиеш түгел! Үсеп килүче яшь буын кешеләре Расихның үзен күреп белмәсәләр дә, аның исемендәге фестивальләрдә катнашып, аның нинди кеше булуы белән кызыксынып, истәлеген ерак буыннарга җиткерсеннәр, аңа охшарга тырышсыннар иде. Фестиваль яшәргә, үсәргә, тагын да байрак, күңеллерәк, талантлырак булырга тиеш. Расихның теләге шундый булыр иде, - дип сөйләде Александр Иванович.
 
Александр Иванович Ларионов та, Юрий Федорович Рябов та, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты да унынчы «Халкым минем» иҗат фес¬тивален оештыруда катнашкан Кәүсәр Шәйхетдинова, Радик Газизов, Ленар Абсаттаров, Резеда Төхбәтшина, Гөлшат Хәйруллина, Зөлфим Асылгәрәева, Илһамия Кә-римова, Саимә Морзаханова, Дәрҗеман Салихов, Әсхәт Гарифуллинга Рәхмәт хатлары тапшырдылар. 
Мөфти Талип хәзрәт Ярул¬линның вәгазе, Коръән-хафиз Әбделвахит хәз¬рәтнең Коръән сүрәләре, залда уты¬ручыларның кылган догалары Расих Мө¬җаһит улы рухына барып ирешер, Аллаһы теләсә. 
 
Фестиваль Самарадан, Похвистнево районы авылларыннан, Камышлы районыннан килгән үзешчән сәнгать осталарының чыгышлары белән үрелеп барды. Биредә Иске Ярмәк авылы “Ак каен” халык ансамбленең яшьләр төркеме, Самараның “Яктылык” һәм Гали авылы мәктәбе укучылары, Балыклы авылы үзешчәннәре чыгыш ясады. Яшь артистларның күп булуы аеруча шатландырды, киләчәккә өмет уятты. Чарада Татарстанның халык артистлары Фердинанд Сәлахов һәм Резеда Шәрәфиева да җырладылар. Җирле ша-гыйрьләр Саимә Морзаханова һәм Рәшит Фәрдиев Расих Латыйпов истәлегенә багышлап язылган иҗат җимешләрен укып үттеләр. Фойеда Саимә апа Морзаханованың, мәрхүмә Кәүсәр Асылгәрәеваның, җирле “Ак калфак” оешмасы осталарының, мәктәп балалары ясаган кул эшләреннән бай күргәзмә дә оештырылган иде...
 
Ә мин, исәрләнеп, сәх¬нәдәге зур экранда алышынып торган Расих Латыйпов  фотосурәтләренә карап утырдым. Шушы авылда уздырылган күпсанлы чараларны фотога төшереп йөргән чакларым күз алдыма килеп басты. Беренче Бөтенроссия авыллары Сабан туе, беренче ат чабышлары, ел саен уздырылып торган Сабантуйлары, Похвистнево районының 85 еллыгы... 
 
Соңгысында миңа Расихның никадәр риясыз, киң күңелле кеше булуын раслау¬чы бер эпизод күрергә дә насыйп булды. Ул көнне безнең өлкәдән, тирә-як регионнардан күпсанлы чабыш атлары китерелгән булса да, чабышлар уздырырга мөмкинлек булмады – көне буе ишеп яңгыр яуды. Аптыраганнан: “Булмаса, атлар парады үтсен инде”, - диделәр. Менә атлар трибуналар яныннан атлап узды һәм Расих янына оештыручыларның берсе йөгереп килеп, чәчләреннән тамган яңгыр суларын сыпырды да кулындагы конвертларны селкеп: “Призга дип җыйган акчаларны нишләтәбез соң!” - дип кычкырды. Шунда Расих бер минут та уйлап тормады: “Килүчеләрнең һәрберсенә бүлеп таратыгыз. Алар шушында хәтле килгәннәр икән, чыгымнарын капларга тиешләр”, - дип теге кешене акча таратырга җибәрде...
 
Расих әфәнде район, өлкә, ил күләмендәге эшкуар һәм җәмәгать эшлеклесе иде. Ул заманында Похвистнево районының “Туган тел” оешмасын да үз кулына алып, эшен җанландырып җибәрде, аның җитәкчесе буларак, Галидә генә түгел, районның башка авылларында да, район үзәгендә дә үз акчасына чаралар уздырып торды. Ә хәзер аны алмаштырырлык, милләт өчен җан атып йөрерлек кеше бармы соң районда? Җирле “Туган тел”не кем шулай ук уңышлы җитәкли алыр?
 
 
...Әйе, Гали авылындагы тормыш, начармы, яхшымы, Расихтан башка да дәвам итә. Бу фестиваль алдыннан миңа авыл җирлеге башлыгы Идрис Муллабаев белән сөйләшеп алырга насыйп булды. “Үткән елга планлаштырылган чаралар уңышлы гына үткәрелде. Авылыбызда унлап көчле эшкуар бар. Алар авылны тәртиптә тотуга, төрле чаралар үткәрүгә акчаларын жәлләмиләр. Язга табарак авылның Мәдәният йорты каршында Аллея утыртырга җыенабыз әле”, - дип сөйләде.
 
Идрис әфәнде әйтеп үткән көчле эшкуарларның берсе - Камил Исхаков. Тыйнак, басынкы, башлаган эшен җиренә җиткереп эшләүче, аз сүзле Камил әфәнде Расих Латыйпов исән чакта да Сабантуйлар, ат чабышлары, төрле бәйрәмнәр үткәрүдә акчасы белән дә, эше белән дә катнаша иде. Хәзер инде милли иҗтимагый эшләр, башлыча, аның җилкәсенә ятты. Авылдагы чараларны үткәрүдә тәҗрибәсе бар аның. Ә район күләменә чыгарга, “Туган тел”не үз кулына алырга җөръәт итәрме?
 
Менә Самара өлкәсенең «Туган тел» татар җәмгыяте президенты Ильяс Гомәр улы Шәкүров та үзенең чыгышында Расих башлаган эшләрнең дәвамлы булуын теләде, матди һәм мәгълүмати ярдәм вәгъдә итте. Ләкин районда татарларны берләштерүче үзәк булмаса, “Халкым минем” фестивале дә, көрәш тә, чабышлар да элеккеге дәрәҗәдә, бөтен Россия “аһ” итәрлек итеп уздырыла алырмы икән?
 
Русларның “Алыштырып куймаслык кешеләр юк” ди¬гән әйтемен раслау хәзер галилеләрнең үзләреннән тора. Егетләргә бер җыелып, араларыннан милли җанлы, риясыз, эшлекле, үз сүзендә торучан, эшне җиренә җиткереп эшләүчән кешене сайлап,  “Туган тел” җитәкчесе итеп куярга вакыт инде. 6 мартта Расихның вафатына бер ел тула бит. Ничек кенә юксынсак та, ул кире кайтмас. Ә Галигә яшәргә кирәк. Җир җимереп яшәргә!
 
Хәмзә МОРТАЗИН.
Гали авылы – Богырыслан.

Син яшәрсең халкым телендә

Кояш нурын кара болыт каплады күк,
Бу хәлләрне ничек аңларга?
Расих дустым вафат диеп хәбәр 
                                                    килде,
Шул җитмәгән безнең башларга!

Нигә алдың аны бездән, бер Ходаем,
Канат җәеп очкан көнендә?
Изге кеше, көмеш судай,
                                 чылтыр-чылтыр
Ага иде ислам динендә.

Үрнәк булып безгә, янып тора иде
Күкрәгендә сүнмәс йөрәге!
Халкым минем яшәсен дип, дога 
                                                  кылгач,
Кабул булды аның теләге.

Син уйлама, Расих, оныттылар диеп,
Син яшәрсең халкым телендә.
Балаларга-оныкларга әйтеп киләм - 
Изгеләр бар Самар җирендә.

Рәшит ФӘРДИЕВ.

---
Бердәмлек
№ --- | 05.03.2018
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»