поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
04.03.2018 Әдәбият

Менә шулай, күрше (ХИКӘЯ)

“Гөрс… Гөрс…” Тәрәзә пыяласы зеңгелдәп куйды. Тагын күршесенең үзчире кузгалды. Дүртенче ел шушы мәхшәр кабатлана: җәй уртасы җиттисә ул гөрс-гөрс атарга тотына. Авыру, чын мәгәр авыру! Акылга камил кеше мондый хәтәр уеннар уйнар идемени!

Шәрәф өйалды нүешенә чүгәләгән иде, тавыш тынгач,  тураеп басты. Курыкмыйм дисәң дә, куркыта икән. Көпшәсен аларга табан төзәсә, утлы ядрә күкрәген чәрдәкләр. Бу инде, һичшиксез, мәгънәсез үлем дип аталыр. Турдан Җамалетдин карт узып бара иде, хуҗа аңа  кычкырды:
 
       — Агай, кер әле, кер! Хатын җиләктә, чәй эчә-эчә сөйләшеп  утырырбыз!
 
       Тыңлады карт, юлыннан бүленеп керде. Аның кушаматы — Ярдәмче һәм ул, көн туса каядыр кемгәдер булышырга чаба, мәрхәмәт иясенең митрикәсендәге саннар гына  борынгы, ә үзе,  җитез һәм тере, әйтерсең  ир уртасы яшендә тукталып калган  иде.
 
       — Газ чәйнегендә чыпырдаган су эчмим мин, малай (аңа авылда барлык  ир җенесе  вәкилләре “малай” иде). Шакмак турап самавыр кайнатам. Кичкә тиклем суынмый. Кыстама, тышта гына гәпләшик, — дип, җиңел сөякле карт баскычка менеп “кунаклады”.
 
       Шәрәф  сүз  буасын  әкрен генә үз ягына борып җибәрде. Капылт кына аһ-зарын түксә — килешмәс, бу ир-ат өчен  мескенлек билгесе саналыр иде.
 
       —  Күгәрчендә нинди яңалыклар бар, Җамалетдин агай? Син һәр капкага диярлек ышкылып үтәсең.
 
       — Авыл,  шөкер, урынында. Ни уңга, ни сулга авышмады. Яңалык-фәләнгә  сусасаң, урам-тыкрыкта йөрештер, малай. Сугым үгезе төсле бөтен җәйлеккә абзарга ябылмагансыңдыр, шәт?
 
       — Ябылмадым да… Мәшәкать өстенә мәшәкать. Өй иске, ансын төзәт, монысын төзәт. Әле бакчасы, әле умартасы. Авыл тормышы — эт тормышы икән.
 
       —  Ник  кайттың соң, картай идең шәһәрегезнең сасы һавасын сулап. — Карт  иртән йокысыннан сул аягы  белән торган ахрысы, кырлы-мырлы гына сөйләшә иде.
 
       — Нигез тартты, Җамалетдин агай.
 
       — Сез  җилкуарларны  нигездән  битәр  зират туфрагы тарта, малай. Чәчләр чаларгач, тешләр коелгач үлем турында уйлыйсыз.
 
       — Үләргә ашыкмыйбыз әле. Бәлкем авылга да бер-бер ярдәмебез тияр.
 
       — Һи, сезнең ише шыгырдаган ватык арбадан ни файда? Элек, җир җимертерлек  куәтле  чагыгызда  кайларда  җим җыйдыгыз, канатсыз кошлар?
 
       — Усал да инде син, Җамалетдин агай. Ничек кенә хурламыйсың:  җилкуар, ватык арба, канатсыз кош, — дип көлде Шәрәф, ләкин бу көлүгә әз генә үпкә дә катышкан иде. — Әлбиттә, булыш дисәләр, кире какмас идек, әлбиттә. Ә болай, сорамаган-нитмәгән килеш кеше йортына борын тыгу мәзәк бит инде, Җамалетдин агай. Сиңа дим, мондый түләүсез хезмәт ни хаҗәтемә, шуңа гаҗәпләнәм әле.
 
       Карт: “Айдан мәтәлеп  төштең мәллә?” — дигәндәй башын кыегайтып аңа карады.
 
       — Ай-яй, мәгънәсез икән син! Изгелек акчага эшләнми, малай! Минем әби телгә оста иде, балачакта  бер гыйбрәтле риваять сөйләр иде. Фирештә теге дөньяда адәм затына ике бүлмә күрсәтә. Беренчесендә халык түгәрәк ясап тезелешкән ди, уртада зур казан белән майлы ботка ди. Һәммәсенең дә кулында  алагаем озын кашык ди. Кире әйләндереп авызга китерү мөмкин түгел ди. Һәркайсы кашыгын боткага чумыра  икән дә, каршысындагы иптәшенә каптыра икән. Барсының да йөзе шат ди, үзләре таза, матур ди. Икенче бүлмәдә бәндәләр  казан тирәли утырышкан, кулларында да шундый ук озын саплы кашык ди. Мескеннәр хәлсез ди, ябык, йөзләре нурсыз ди. Адәм заты: “Нишләп төркемнәр төрле-төрле”, — дип гаҗәпләнгәч, фирештә:
 
       — Беренчесендә халык миһербанлы, бер-берсен туендыра, икенче бүлмәдәгеләр бер-берсеннән көнләшә, ашатсам — бу тазара, ди икән. Нәтиҗәсе шул, малай: без үзара ярдәмләшеп, бер-беребез турында кайгыртып көн итсәк кенә мантырбыз. Авыл да таралмас. Синең сымак һәркем үз тиресендә генә казынса, кырылабыз, малай. Шуңа да кулымдагы күзгә күренмәгән тылсымлы кашыктан… — Җамалетдин карт учын җәйде. — …һәркайсыгызны тәгамнән авыз иттерәсем килә. Аңладыңмы, малай?
 
       — Аңладым, артыгы белән аңладым, Җамалетдин агай. Син дә бүген кәефсез.
 
       — Фатыйма, батчи, җенемне кузгатты. Түбән очтагы Фатыйма  бит солдат Газизҗанга кияүгә чыга. Өч ай яшәгәч, аерылышалар. Абзыең бүтәнгә өйләнә.  Садриягә.  Аннан  сугышка  китә,  өч  бала белән кала Садрия. Ире уң аягын өздереп кайта, тагы ел саен  гаиләгә дүрт тамак өстәлә. Абзаңны хәтерлим әле, култык таягы белән биш урамны  бер итеп йөрер иде. Иртәрәк үлде солдат.  Хөкүмәт ветеран хатыннарына йорт салдырган эсписеккә Фатыйма карчыкны тыга.  Садрия жалу белән түрәләргә бара.
 
       — Йорт миңа тиеш, мин Газизҗан белән утыз ел гомер иттем, аңардан җиде бала тудырдым, — ди. “Кая загс кәгазең, күрсәт?” —  ди түрә.  Пачпыртта андый  тамга юк! Абзаң Фатыйма белән язылышкан, әмма да ләкин закун белән аерылышмагач, кәгазьдә һаман да ир  белән хатын исәпләнә икән болар. Көл дә, ела да! Булдымы сиңа кызык та, кызганыч та хәбәр, малай? Фатыйма  мине чакырткан. Ярдәмче Җамалетдин яңа нигеземә ясин укысын дигән. Ялындырмыйм, гөнаһысы зур. Киттем, малай! Рәхмәт коры чәеңә!
 
       — Мин дә синең ярдәмеңә мохтаҗ идем бит әле, Җамалетдин агай.
 
       Шәрәф аны беләгеннән тотып туктатмакчы иде, карт җиңел генә ычкынып капкага юнәлде.
 
       — Бигайбә, малай. Доганың вакытында укылуы хәерле. Кайтышлый сугылам, үтенечеңне төенчегеңә төйни тор!
 
       Төйнәлгән, күптән төйнәлгән инде ул. Дүрт ел элек Казандагы фатирын  кызы белән киявенә тапшыргач Күгәрчендә төпләнде Шәрәф.  Ундүрт яшендә оясыннан “очкан” ир-егеткә туган җир әллә ни үзгәрмәгән кебек тоелды.  Кәлтә елан аулаган урманнар,  елга-күлләр, суы тешеңне  сындырырлык салкын чишмәләр, кукуруз чәкәне чәлдергән басулар шул ук иде. Тик халык үзгә иде, үзгә.  Күбесен төсмерләп тә танымады ул. Мәңге яшь  Җамалетдин агай  гына үз төсе, үз кыяфәте  белән сакланган, картайса да һаман сәер гадәтен ташламый, “ярдәм итәм” дия-дия урам буйлап чатыр чаба икән.  Шәрәф әлегә бөкрәймәде-чалшалмайды: хуҗалыгында әкрен генә кыймылдый: ауганын бастыра, өзелгәнен ялгый. Мәгәр кайсыбер тишек-тышыкны  ямап өлгермәсә, оялмыйча бу картка эш кушмас,  ә менә арадашчы  сыйфатында  “кулланса” йөз тапкыр  отар, чөнки кулындагы  “тылсымлы кашыгы”  белән  һәркемгә тигез итеп ризык өләшкән мәрхәмәтле  Җамалетдин ызгыш-талаш кубып авыл таркалмасын өчен җанын фида кылырга әзер иде.
 
       Ә төенчектәге “үтенеч” — күршесе Тимерхан иде.   Сәлам бирсәң — сәламеңне алмас, баш кагып кына исәнләшсәң — күрмәмешкә сабышыр төмсә  күрше белән нигәдер борчак бүртмәде. Югыйсә низагка да кермәделәр, бүлешерлек уртак  маллары да юк, һәрберсе, олыгайган көнендә үзенчә тереклек  итеп  маташа иде.   Тимерхан Күгәрченнең төп кешесе дә түгел, биш чакрымдагы Алан авылында туып-үскән, һәм нәкъ Шәрәф кебек үк, озын телле акчага алданып читтә бәхет эзләгән.  Әллә тапкан, әллә ни тапканын да югалткан, ахыр чиктә шушы авылдан инде дә беткән, инде дә сәләмәләнгән өйне ипләп-сипләп, адәм рәтенә китергән иде. Адәм баласы картая-картая  кендек каны тамган туфрагына  тартыла, диләр.  Ә ник алайса Тимерхан Аланда — үзенең атасы  нигезендә генә яшәми икән?! Йә, аны  сатсыннар да ди.  Урам саен буш йорт!    Мөгаен, Ходай  гомерең азагында  интек бәндәм дип, Шәрәфкә шушындый төксе  күрше җибәргәндер. Нинди гөнаһлары өчен  җәзалана соң ул? Беркемне дә рәнҗетмәде, урламады-таламады, хәрәмгә ымсынмады, бөтен яктан да намусы чиста, вөҗдан газабы кичерерлек кыңгыр эшләре  белән хата-ялгышлары чабуына тагылмаган.
 
       Җамалетдин агай туп сыман түбән очтан тиз “тәгәрәде”.
 
       — Фатыйма чәй эчерде, кыстама, — дия-дия турдагы эскәмиягә төртелде. — Мәсәния апагыз сарык йоны кырка, ялгызы гына читендер, хәзер аңа булышам. Җә, малай, үтенечең ни, әйдә! — диде.
 
       Ашыккан-кабаланган  картка гозернең үзәген генә суырып сөйләргә кирәк иде.
 
       — Ярулла абзый күршелеккә әйбәт иде. Әти үлгәч безгә печәнен дә, утынын да китереште, мәрхүм.  Изге күңелле кеше урынына бүген Тимерхан атлы җимерек чырайның оялавы бик гаҗәп, Җамалетдин агай. Хуш, безгә кысылсын да ди, безне яратмасын да ди,  ну шарт-шорт атмасын иде колак тондырып! Җүләрнең уенда ни — бер һавага атар, бер безнең тәрәзәгә.
 
       — Төп-төгәл өч тапкыр атамы?
 
       — Әйе, өч тапкыр. Авыл кырыенда торгач ишетмисеңдер. Син абруйлы ил карты, сүзең үтә, Тимерханны бу шөгыленнән тый әле. Үтенеч шул иде инде минем.
 
       — Алай икән, — диде карт. Уйланып калды. — Тый дисең. Авыррак мәсьәлә икән.
 
       — Миңа терәлгәч кенә авыраямени, Җамалетдин агай? Әллә теге риваятьтәге кашыкның сабы сынганмы?
 
       — Үртәмә, малай! Сиңа олылар нәсел-нәсәбең турында берни дә белгертмәгән ахры.
 
       — Кем белгертсен! Миңа өч яшьтә әти үлгән. Әнидә нәсел кайгысымы, кара таңнан фермада сыер сауды.
 
       — Берәрсе суктырып та әйтмәдеме?
 
       — Нәрсә турында, Җамалетдин агай? — Шәрәф сагайды.
 
       — Хәер, ул чакта синең ише ыштансыз бала-чагага кем биш былтыргыларны  кузгатсын  ди.  — Агай ияк очындагы өч бөртек сакалын сыпырып тагын уйга батты.
 
       — Җыен килмешәк синең авылыңда хуҗа булсын инде, ә!
 
       — Әтәчләнмә, малай. Безнеке ул, — диде карт. — Төп-тамыры бездән аның.
 
       Шәрәфнең йодрык  итеп төйнәлгән бармаклары тиз язылды:
 
       — Ничек “безнеке?” Кай төше белән.
 
       — Башы-түше белән, — диде Ярдәмче. — Ничек син, җәфа малай, күршең белән үзең араңны көйләмисең? Әнә, чит планит тәлинкәләре һәрдаим җирдәгеләр белән кантактка керә икән. Бер дә без сездән акыллырак дип кәперәйми!
 
       — Әкият!
 
       — Йә, алар әкият ди, менә синеке чынбарлык, малай. Чәчен уңайга сыпырсаң  ни  җайсыз  да  бер җанлана. Тимерханга җылы сүзеңне жәлләмәсәң, язгы кар сыман эрер дә иде бәлкем.
 
       Шәрәфнең йөрәге сикерде. Кара, монысы да чәчрәп шул төмсәне яклый!
 
       — Гаеп миндә мени?! Мин мылтыктан гөрселдәтәммени!
 
       — Эшне шуңа җиткергән кем соң? Син дисәм әгәренки. Башыңа барып җитмидер шул. Каян җитсен ди. Без болай итик, икәү керик Тимерханнарга, өчәү  аңлашыйк. Аның ахыры ни белән очланыр, бары Аллаһка гына мәгълүм.
 
       “Кермим” дисә, куркак исеме күтәрәчәк иде Шәрәф. Аягы атлар атламас кына ул картка иярде. Күршесенең капкасы ачык иде. Ишегалдында вак-вак ташлар җәйгән Тимерхан, сез кемнәр әле дигәндәй, каш астыннан гына сөзеп карады да, маңгай тирен күлмәк җиңе белән сөрткәч:
 
       — Ни йомыш? — диде.
 
       Моңа каршы карт:
 
       — Алла куәт бирсен! — диде. — Ниләр майтарасың, малай?
 
       — Күрәсездер, таш тезәм. Яңгыр яуса җирне пычрата. — Кинәт кенә йөзен кара болыт сарган (Шәрәфне өнәми!) Тимерхан нәни җәйпәк көрәген таздагы цементка батырды. — Тиз ката.
 
       “Мин эшем кешесенә комачаулап йөрмәгез”, — дигән ишарә иде бу.
 
       — Юкка ташка кызыгасың, малай! Табанга җайсыз ул. Җир үзе дәва. — Карт үгезне мөгезеннән эләктерергә ашыкмады. — Туфракта бәрәкәт булмаса, үлән шытмас иде.
 
       — Безнең  ишегалды шау чирәм. Яшел келәм төсле, — дип Шәрәф нибарысы үзенең барлыгын гына искәртмәкче иде, хуҗаның йөзендәге болытлар тагын да “куерды”:
 
       — Әй син, капканы теге яктан яп! — диде ул. Шунда гына Җамалетдин карт үгезнең мөгезенә ябышты:
 
       — Кума! Хәзер ирләрчә ныгытып сөйләшәбез! Сөйләшәбез! Җүнлегә илтми сезнең дошманлык. Кемдер Шәрәфне, кемдер Тимерханны яклый икән, авыл икегә аерыла. Шырпы сызып дөнҗаны яндырасыз, малайлар! — дип, Ярдәмче әле Тимерханга, әле Шәрәфкә кизәнде. Ирләр ул сукса да егылмас, филгә кырмыска типкән төсле генә тоелыр иде.
 
       “Үгез” авыр мышнады:
 
       — Миндә аллергия, бабай.
 
       — Безнең дә оныкта алиргиә, чикалат ашаса — бите кызара, — диде карт.
 
       — Минем болар нәселенә аллергия, бабай. — Тимерхан аяк астындагы ташларны чыкыр-чыкыр изеп ишегалдында әйләнде. — Син безнең хәлләрдән хәбәрдар, Ярдәмче бабай, бик ушлы карт син. Бу йортка мин тулы хокуклы хуҗа, бу йорт минем бабайның нигезе!
 
       — Ансын беләбез, малай!
 
       — Ә бу белми! — Күршесе Шәрәфкә акайды. — Килмешәк дип кимсетә!
 
       Ниһаять аңа да  сыртын кабартырга  вакыт иде.
 
       — Ялган! Монда гомер бакый Ярулла абзыйлар яшәде!
 
       — Яшәде, пычагым! Син нәрсә инде, Җамалетдин бабай, авызыңа су каптың? Ирләрчә сөйләшик дигәч, сөйләшик!
 
       — Безнең колаккка чалынганы шул, малайлар. Чын мәгәр, Тимерхан Габдрахман атлы бабасының нигезен яңартты. Утыз җиденче елда бабайны  “сәвиткә каршы коткы тарата” дип бәнахакка үтерәләр.
 
       — Кем аркасында, исемнәрен әйт, бабай!
 
       — Исемнәреме? Исем… — Карт теленә корт чактымыни, учы белән авызын каплады.
 
       — Әһә, яшерәсеңме?! — Тимерхан кызды.  — Моның бабасы милицягә безнекен сата! “Габдрахман, ач әле, ат кирәк, хатын авырый”, — дип хәйләләп аны   йокысыннан уята. Бабай нинди тозакка капканын сизенеп гражданнар сугышында  командир бүләк иткән наганын тотып болдырга чыга. Милиционер белән күршесе аңа ыргылганда бабай куркытыр өчен генә һавага  бер ата — осечка, ике ата — осечка, өч ата — осечка. Ул арада милиционер көрәк белән моның башына суга. Кайнанасы киленен ягъни әбине алты яшьлек оныгы белән арт тәрәзәдән генә Алан авылына качырмаса, мин тумас идем якты дөньяларда. Безне дә, “сыйнфый дошман калдыгы”  дип көрәк белән бәреп йомдырырлар иде.
 
       Шәрәф бугазын кысмаса да күлмәк сәдәфен ычкындырды. Ләкин барыбер һава җитмәде.
 
       — Чынмы?  Минем бабай сатканмы? — дип гыжлады ул. — Ярулла абзыйлар ул йортка ничек эләккән алайса?
 
       — Бабайның әнкәсе өч көннән соң йөрәге шартлап үлә. Авыл советы Аланнан беркем дә йорт даулап килмәгәч, батрак Ярулланы кертә.
 
       — Кире кайтырга  курыккандыр әбиең, малай. Заманы заман идеме соң?
 
       Тимерхан сүрелгән кебек иде, әмма ул тагын ярсый башлады.
 
       — Әти онытмады соңгы сулышына кадәр. Атарга өйрәнмәкче  иде, кулы  калтырады. Ә мин шәп атам! Мәгәр кемдер явыз ният белән капкама якынлашса… — “Үгез”нең борын тишеге киңәйде. — …тәтегә бер генә басам! Осечка булмас, ишеттегезме?
 
       — Инде дә син!.. — Ике күршене татулаштырырга тырышкан гайрәтле Ярдәмче   Җамалетдин кисәк кенә юашланган иде. — Ни кулагы, ни кунтры, ни комунисты юк бүген, гел дә әллә ниткән исемсез-җисемсез җәмгыятьтә үзбаш кына яшәп ятабыз.
 
       — Алай димә, Ярдәмче бабай! Дөнья бит ул оятсыз хатын төсле бер алдын, бер артын чәпи.
 
       Карт:
 
       — Мин арадашчы бурычын үтәдем, Мәсәния апагызга сарык йоны кыркышасы идем, ахырын-азагын үзегез җайлагыз-майлагыз, —  дип хушлашканда  Шәрәф  ничек  күршесенең күзенә карап калсын ди! Еллар аша урап килгән әлеге хәбәр аның акылын тарады. “Нинди гөнаһларым өчен” дип   гасабилана иде, менә җавабын ишетте. Бабасы өчен икән… Йөзен дә күрмәгән, бары тик исемен генә ишеткән кешенең яман аты, мирас төсле, аңа — оныгына күчкән икән…
 
       Хәлбуки уңыш җыярга иртәрәк булса да, Шәрәф бал аертырга әзерләнде. Бәлки әзрәк тынычланырмын дигән иде, пыр тузышкан бөҗәкләр колак төбендә  гөҗ-гөҗ итте. Баягы хәбәр баш миенә тулган сыман иде.
 
       Беләгенә икешәр чиләк элгән хатыны Сәүбәния кайтты.
 
       — Аю аланында җиләк мыжлаган. Минзифа белән шаккатттык, — диде көләч хатын.
 
 Менә кем бәхетле, менә кем хәсрәтсез!
 
       — Кайсы Минзифа, — диде ир.
 
       — Бәй, күрше Минзифа! Тимерхан бичәсе!
 
       Шәрәф кулындагы битлеген җиргә ыргытты.
 
       — Вәт сиңа мә! Итәк астыннан гына ут үрләтәсең, ә! Алар безгә — дошман!
 
       — Минзифа белән бозылышырга минем бер сәбәбем дә юк! — Үз нәүбәтеңдә Сәүбәния “һөҗүм”гә ташланды. — Сез яшь чакта, мөгаен Тимерхан белән кызлар өчен сугышкансыздыр, шуңа бүген бер-берегезне өнәмисез, адәм көлкесе! Безгә ни, уртак ярлар сөймәдек, рәхәтләнеп аралашабыз менә. Әле Минзифа безнекенең җиләккә аллергия дип үзенең җиләген дә миңа бирде. Бал белән генә чәй эчә ди Тимерхан.   Бавырында сары чире икән аның, балның  бик файдасын күрә ди.
 
       — Хәйләкәр төлкеләр! —   Шәрәф капыл гына йомшарды. (Күңелнең иң нечкәргән мәле иде шул.) — Чиста савыт апкил.
 
       Бал агызган пыяла савытын кочаклаган ир аптырап торган хатынына иңбашы белән төртеп:
 
       — Без  уртак кызлар сөймәдек, — диде.
 
       …Тимерханның эше тукталган, вак-төяк ташлар күктән яуган эре-эре боз сыман анда-монда чәчелгән иде.
 
       — Яңа бал, авыз ит, — дип Шәрәф савытын утын түмәренә куйды. Өчесенең берсе: йә күршесе ачу белән балны вата, йә коры гына рәхмәт дип әйтә, йә бөтенләй дәшми, ә дүртенче фараз турында исә Шәрәф уйлап та бакмады.
 
       — Хәтер — хәтәр икән, — диде Тимерхан. — Эчтән кимерә, тычкан кебек. Әти кызганыч иде, әти…
 
       — Кичер дисәм, төчерәк инде. Ир-атка… — Шәрәф үзенекен кыстырырга ашыкты. — Бабай өчен оят миңа Тимерхан, кичер…
 
       — Син гаепсез, моны аңлыйм, ну шуны акыл иләгеннән иләгәндә көрпәсе кала. Безнең агай-эненең үксеп елаганын күргәнең бармы? Мәрхүм әтинең күз яше йөрәкне тишә иде.
 
       — Кичер, Тимерхан…
 
       — Балыңа рәхмәт! — Тимерхан кулын түшенә ышкыды. — Бир бишне! Бая сез чыгып киткәч озак кына бушаган шөрепләремне боргаладым. Сиңа ни пычагыма дип үч саклыйм икән мәйтәм? Әнә бит,  Ярдәмче Җамалетдинны  бер дә дошман ясамадым. Туксан яшьлек картка чырай җимереп ни отасың, мәйтәм, дидем. Авыл дип өзгәләнә бичара. Ул ни рәхәт күргән, кечкенәдән ятим үскән! Аның да хәтере минеке сымак, тутыкмаган. Аңа да кемдер сөйләп калдырган! Белә карт, белә!
 
       Капка тоткасына тотынган Шәрәфнең кулы пеште. “Нәрсә белә?”  Дуслаштык дигәч кенә нинди яңа чокыр казый бу Тимерхан?!
 
       Күршесе савытны ачты да бармагына сылаган балын ялап:
 
       — У-у, тәмле! — диде. — Бабайга көрәк белән тондырган  милиционер кем дип сора? Җамалетдин бабайның атасы! Район үзәгендә наганны тапшырганда ул: “Атмый торган тимер таяк”, — дип аны юри чигәсенә тери дә, тәтегә баса. Ата наган… Менә шулай, күрше.
 
2017 ел.
 

Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВА
Идел
№ --- | 04.03.2018
Идел печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»