|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.03.2018 Матбугат
Минтимер Шәймиев ТНВ каналындагы “Переведи” тапшыруын гадиләштерергә киңәш иткән“Татарстан-Яңа гасыр” телеканалындагы “Переведи” тапшыруын гадиләштерергә кирәк. Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев татар яшьләре белән очрашуда шундый киңәш биргән. “Ул тапшыруны алып баручы әйбәт егет, тырыша ул, әмма мин гомердә ишетмәгән сүзләрне бирә ул. Гадиләштерергә кирәк. Гомергә беркемнең әйткәне булмаган сүзләр бар анда. Аның белән баш ватканчы, гади сөйләм телендә өйрәнү кирәк”, - дигә Минтимер Шәймиев “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директорына. Илшат Әминов Дәүләт Киңәшчесе белән килеште, тапшыруның гадиләштереләчәген әйтте, дип яза "Татар-информ".
Әминов телевидениедә тиздән “Яңа дәвер” дигән программа эфирга чыгачагын да хәбәр иткән. Тапшыру татар альтернатив музыкасына багышланачак.
--- |
Иң күп укылган
|