поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
15.05.2008 Матбугат

ҖҮНСЕЗ МАТБУГАТ

Кечкенә чакта келәттә актарынырга ярата идем. Җыен иске-москы арасында күңелне иң кыздырганы – салам бавы белән бәйләнгән төргәкләр. Шулардан әллә кайчангы “Ялкын”, “Азат хатын” журналларын тартып чыгарасың да дөньяңны онытып укырга керешәсең. Үземне белә башлаганнан бирле, өйгә, кимендә, 7-8 төрле газета алдыра идек. Ә бар гомерен укытучылыкка багышлаган әбием укыган берсен җыеп барды. Болары да ул саклап калган журналлар. Киләсе яртыеллыктан җыеп барырлык басма да калмас, ахры…

Үзем журналистика казанында кайный башлаганнан бирле, әби белән булган сөйләшүнең барысы да матбугатка килеп төртелә. Аның заманча фикерләвенә, мин аңламаганны (мәсәлән, сәясәт) җиңел генә төшендерә алуына кайчагында исем китә. Кем, нәрсә язган, кемнән үрнәк алырга була, журналист нинди булырга тиеш, гомумән, газеталар бүген ничек сулый – шул хакта, кызып-кызып, әңгәмә куертабыз.

Бу кайтуымда да 86 яшьлек “тәнкыйтьче” әбием кесәсеннән ике квитанция тартып чыгарды да сүз тагын шул ук сукмактан үрләде.

– Менә, кызым, киләсе яртыеллыкка ике газетага гына язылдым әле. Ачуым килә. Бөтенләй берсенә дә язылмамын дигән идем. Чөнки берсендә дә бер укырлык язма юк. Кызык өчен, келәткә кереп, элеккеге газета-журналларны актар, бүгенгеләре белән чагыштырып кара. Шул иске, ертылып беткән газеталарны укырга күңеллерәк. Ә бүген нәрсә язалар? Һаман шул “Бердәм Русия”, һаман шул милләт мәсьәләсе яки трамвай-маршруттагы әби-бабайларга урын бирү-бирмәү проблемасы. Әллә журналистлар газета укымый гына язып ята микән? Гел шул бер балык башы бит!

– Син язылган газеталарда гел яңалык кына мәллә, әби?

– Эчтәлеге барысында да шул ук. Мин язылганнары хет лотерея уйнатмый. Алайса, әнә, берсе – бер нәрсә, икенчесе – икенче әйбер, өченчесе тагын нидер уйнаткан була. Тираж җыялар, имеш. Халыкны аңгыра, диләр инде. Соң ул бүләкләрне нинди акчага алалар соң, кызым? Без, язылучыларныкына түгелме? Шул акчаны кирәкмәгәнгә әрәм итәсе урынга, язылу бәясен киметсеннәр иде.

– Бәлки, алар белгән кешеләренә генә бүләк чыгарадыр. Монысын син дә, мин дә белмибез!

– Димәк, алдыйлар. Шул алдакчыларның, халык башын бутап, тираж артыннан кууы дөресме? Ул татарча газеталарның күбесен авыл кешесе укый. Лаеклы хезмәт хакы күрмәсә дә, ни булса да отарга өметләнеп, соңгы акчаларын чыгарып, газетага язылган була. Шулай авыл халкын талау яхшымы инде? Алдап, гөнаһ җыйганчы, язсыннар җүнле әйбер, тираж да үсәр!

– Ә җүнлесе нинди була?

– Моңарчы әллә ничә мәртәбә язылмаганы – актуаль, ягъни җүнле, минемчә. Әйтик, шул ук милләт мәсьәләсе, ди. Бөтен татар газеталары шуны яза, телевизор тагын шуны күрсәтә, радиода да шул. Соң бер язгач, сөйләгәч җитмимени? Әйтерсең милләт турында язма чыккан саен, татарлар арта. Бер урында таптанудан, һәр урында шул хакта авыз “чайкаудан” ни мәгънә? Язар тема беткәнмени?

Я булмаса, маршрутта әби-бабайларга урын бирмиләр икән. Беренчедән, газетага язып кына, яшьләрнең өлкәннәргә урын бирә башлавы бик шикле, икенчедән, бу хакта йөзләрчә мәртәбә яздылар бит инде!!! Намуссыз балаларның башы шул өлкәннәрдә! Яхшылап тәрбиялисе иде.

– Лотерея уйнатуның тираж җыю өчен корылган икәнен белгәч, нигә халык языла алайса? Бәлки матбугат алай ук төптән “черемәгәндер”?

– Игътибар иткәнең бардыр, һәр газетада гайбәт киң урын ала. Ә халыкның аңы тәмам шуның белән томаланган инде. Торган саен җүләрләнә кеше. Иксез-чиксез эстрада йолдызларының нәрсә ашавы, кем белән йоклавы миңа нәрсәгә инде, йә? Юк, хәзер халыкка шул кирәк. Менә әйт әле, сезнең буынның кумирлары бармы? Кемнән үрнәк аласыз, кемгә ошарга тырышасыз сез, ә? Берәр кинодагы “йолдызгамы”? Шулайдыр шул, бөтен газета-журнал шуның белән тулы булгач!

Аның хәзерге балалары да башка, комлыкта да уйный белми, тау битләрен шаулатып, чана да шумый... Сеңлең, әнә, көне буе компьютер каршында. Синең оныклар туганда ук сөйләшә торган булыр микән, кызым?!

– Беркөнне телевизордан реклама карап утырам. Бер газета үзен-үзе бик нык рекламалый. Син, әбием, беләсең аны. Ул да лотерея уйната. Аңа да язылмадыңмы?

– Үч итеп язылмадым. Син аның рекламасын күр әле. Имеш, без шундый, мондый, фәлән-төгән… Берәр җүнле җире бармы соң аның? Шыр реклама бит анда! Ул рекламаны мин өйдә телевизордан да карап туям. Әле акча түләп, яздырып та алыйммы? Лотерея уйнатмагае шунда, бушка әйбер өләшсә дә, укымыйм мин аны башка!

– Җүнле дигән сүзең ошады әле, әби. Сөйләшүебез дә бик җүнле килеп чыкты. Язам әле мин моны, ачуланмасаң…

 

Фотода: почта әрҗәсенең дә төрлесе була...


Эльвира ФАТЫЙХОВА
Безнең гәҗит
№ 19 | 14.05.2008
Безнең гәҗит печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»