поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
02.03.2018 Мәдәният

80 яшьлек Татар филармониясе архивында «серле» тартмалар һәм «чәчәк-патронлы» револьверлар саклана (ФОТО)

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең 80 елллык юбилей сезоны уңаеннан, музее архивындагы байлыкны – экспонатларны күрсәтүебезне дәвам итәбез. 80 ел буе тупланган «сандык»та заманында эстрада концертларында гаять зур популярлык казанган фокусларга кагылышлылары да бар.

Ул экспонатлар филармония музеена төрле елларда биредә иҗат иткән фокусчы, иллюзионистлар һәм аларныңтуганнары тарафыннан тапшырылды.

• Беренче татар иллюзионисты, оригиналь жанр артисты Хәй Мушинский (Габделхәй Мөхәммәтшин)1908 елның 27 июнендә Башкортстанның Стәрлетамак районы Арслан авылында туа.  

Мәктәпне тәмамлагач, ул Оренбург пединститутының физика факультетына укырга керә. Театр белән мавыга башлый, шәһәр драма театры спектакльләренә йөри. 1936 елда Казан татар театр техникумына укырга керә, аны тәмамалагач Татар театры труппасына кабул ителә. Нәкь шул вакытта үзенә Хәй Мушинский дигән яңгыравыклы сәхнә тәхәллүсе ала. 
 
1938 елда ул Кызыл Армия сафларына чакырыла. Маневр вакытында контузия алып, икенче группа инвалидлык белән демобилизацияләнә. Кабат театрга кайта. 1946 елда Х. Мушинский Татар дәүләт  филармониясенә күчә, фокуслар күрсәтү белән мавыга. Татарлардан беренче иллюзия остасы буларак таныла. Артист гомере буе иллюзионист һөнәренең абруен арттыру өчен тырыша. Һәр чыгышын үзе уйлап чыгара, кирәкле җиһазларны да үзе ясый. Аның серле куллары күпләрне таң калдыра. Бигрәк тә балалар Х.Мушинскийны чын тылсымчы итеп кабул итә, фокусчының һәр чыгышын алкышларга күмә. 
 
Хәй Мушинский 1956 елда яңа ачылган татар циркында бераз эшләп алгач, янәдән үз эшчәнлеген Татар дәүләт филармониясендә дәвам итә. Ул Усман Әлмиев, Җәваһирә Сәлахова, Гани Вәлиев, Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Флюра Сөләйманова кебек сәхнә осталары белән бергә бөтен Советлар Союзын әйләнеп чыга. 1968 елда лаеклы ялга китә.
 
1994 елның 7 ноябрендә Казан шәһәрендә вафат була.
 
Музей архивында Хәй Мушинскийның фокуслар күрсәткән ике катлы «серле тартма»сы,атканда көпшәсеннән чәчәк килеп чыга торган револьверы, тасмалар, тимер боҗралар, уен кәртләре, гастрольләргә йөргән зур чемоданы саклана. «Серле» тартманың рәсемнәре фосфор буяу белән ясалган – караңгыда янып торалар. Экспонатларны музейга 2006 елдаулы Әхәт Мушинский тапшырды.
 
Хәй Мушинскийның улы ӘхәтМушинский – танылганязучы, рәссам, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татар Пен-үзәгенең башкарма директоры, Державин премиясе лауреаты.
 
• Оригиналь жанр остасы, иллюзионист һәм эквилибрист, эстрада артистларының Бөтенроссия конкурсы дипломанты Рәмзи Гарифуллин 1924 елның 3 мартында Башкортстанның Тәтешле районы Аксәет авылында туа.
 
1945 елны Казан театр училищесына укырга керә. 1949 елдан  эквилибрист, иллюзионист һөнәрен нәфис сүз сәнгате белән баетып, Минзәлә театрында эшли башлый.
 
Армия хезмәтеннән кайткач Рәмзи Гарифуллинны Татар дәүләт филармониясенә эшкә алалар.1965 елда ул Мәскәүнең Бөтенроссия эстрада сәнгате иҗади остаханәсенә, иллюзионист һәм эквилибрист жанры буенча укырга керә. Филармониягә Р.Гарифуллин гаять кызыклы номерлардан тупланган өр яңа программа әзерләп кайта.Әлеге программа концерт-лекция формасында була. Фокусларны ул кызыклы тарихлар, юморескалар сөйли-сөйли күрсәтә.
 
Казан кинохроника студиясе 1968 елда артист турында кыскаметражлы фильм да төшерә. 
 
Бер предметның икенче предметка әверелүе, кәгаз битеннән барлыкка килгән түбәтәй, күгәрченгә яки чүлмәккә әверелгән яулык, «йотылган» предметларның авыздан, колак тишегеннән лентага әверелеп чыгуы, финалда исә  артистның авызыннан СалихСәйдәшев маршы астында зур байрак килеп чыгу – Рәмзи Гарифуллинның әлеге номерлары халык хәтеренә иң нык кереп калганнарыдыр, мөгаен. Сигаретлар белән ясаган фокуслары да бик виртуоз. Портсигардан очып чыккан сигаретлар туп-туры фокусчының иреннәренә килеп куналар, аның кулында гап-гади шырпы кабы биеп тора. Алай гына да тәгел – янындагы кешенең кесәсендәге предметларны да биетергә сәләтле ул.Аның иллюзион уенына кайчак алдан әзерләп куелмаган, очраклы предметлар да эләгә. Рәмзи Гарифуллин күп фокусларын туплап, 1978 елда «Фокус серләре» дигән китап та чыгара. 
 
1982 елның 3 октябрендә, Кырымга гастрольгә баргач, Джанкой шәһәрендә вафат була. Казанда җирләнгән.
 
Музейда Рәмзи Гарифуллинның  «серле» – ике аерым бүлектән торган, предметларны йә «йота», йә барлыкка китерә торган,  үз куллары белән ясаган тартмачыгы  һәм үзе туплап чыгарган китабы саклана. Экспонатларны филармониягә 2016елда улы Рамил Гарифуллин тапшырды.
Рәмзи Гарифуллинның улы Рамил Гарифуллин – танылган  психолог һәм психотерапевт, язучы һәм публицист, Россиядә беренчеләрдән булып манипуляция психологиясе буенча хезмәт язган автор.
 
• Эстрада һәм цирк артисты, режиссёр, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Альберт Гадел (Альберт Гаделшин)1939 елда  Татарстанның Яр Чаллы районы Бигеш авылында туа.  1975 елда  Казан дәүләт педагогия институтын, 1979 елда Мәскәүдә ГИТИС тәмамлый.1961 елда Ульян филармониясенә оригиналь жанр артисты булып эшкә килә. 1964 – 68, 1973 – 75 елларда Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә оригиналь жанр остасы буларак хезмәт куя.
 
Казан циркын оештыручыларның  берсе дә ул Альберт Гадел. Төрле елларда  циркта артист һәм баш режиссер сыйфатында эшли. Безнең көннәрдә дә иҗат итә –иллюзия сәнгате белән мавыга, пьесалар яза, китаплар чыгара.
 
Музейда Альберт Гаделнең үз куллары белән 2016 елда тапшырган «Фокуслар энциклопедиясе» дигән китабы саклана.
 
(Зимфира Гыйльметдинова әзерләде)
 
 
Альберт Гадел китабы. Култамга белән тапшырылган
 
 
Альберт Гадел китабының ачык бите
 
Альберт Гадел
 
 
"Фокус серләре" китабы
 
 
Рәмзи Гарифуллин китабының ачык бите
 
 
Рәмзи Гарифуллин туплап чыгарган китап
 
 
Рәмзи Гарифуллин
 
 
Айрат Арсланов, Рәмзи Гарифуллин (өченче кеше билгесез). 1949 ел
 
 
Рәмзи Гарифуллинның үзе ясаган "серле" тартмасы
 
 
Рәмзи Гарифуллинның түгелми торган касәләре
 
 
Тарантаста сулдан уңга Хәй Мушинский һәм баянчы Гани Вәлиев
 
 
Хәй Мушинский һәм Усман Әлмиев скетчлар да уйнаган. 1968 ел
 
 
Хәй Мушинский балалар алдында чыгыш ясый
 
 
Хәй Мушинский Динә Сираҗетдиновага револьвер көпшәсеннән чыккан чәчәкләр бүләк иткән. 60нчы еллар
 
 
Хәй Мушинский. 60 еллар уртасы
 
 
Хәй Мушинскийның "серле" тартмасы
 
 
 Чәчәк белән "атучы" револьвер. Хәй Мушинский коллекциясеннән  

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»