поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
01.03.2018 Хәйрия

10 ел урын өстендә яткан Илнар Хәлиуллин: «Гомерләр өзелергә бер мизгел җитә икән»

2007 елның 27 июле. Илнарның Казан дәүләт ветеринария академиясен тәмамлап, әле яңа диплом алган чагы. Туган ягы Биектау районы, Дөбьяз авылында эш тә тәкъдим иткәннәр инде үзенә. Фаҗига буласы көнне тизрәк авылга ашыккан егет. Дуслары белән диплом алу шатлыгын ураклашасы бар. Көне генә җәйге түгел: салкын, пыскып вак яңгыр ява.

– Ул көнне улым шәһәрдән «попутка»лар белән кайтты. Туңган, иреннәре зәңгәрләнгән, үзе калтырый, тиз-тиз капкалап алды, кайнар чәй эчте дә дуслары янына ашыкты. «Бүген чыгып йөрмә инде, яңгыр бит», – дисәм дә, тыңламады, «Тиз генә кайтмыйм, ятып йокла», – диде дә китте, – дип искә ала Илнарның әнисе Наилә Хәлиуллина.
 
Улын таңга кадәр көтә ул, телефоны җавап бирмәгәч, күңеленә шик керә. Ана йөрәге юкка тынгысызланмаган икән: иртә белән танышлары кайгылы хәбәр җиткерә. Илнар юл һәлакәтенә очраган.
 
– Өч малай тәрбияләп үстердем. Кечкенә вакытта балаларымның аяк-куллары сынганын хәтерләмим. Кеше имгәнә инде, дип, үземне тынычландырырга тырыштым. Операция ясатыр да берничә айдан аякка басар дип уйладым. Тик монда хәл күпкә катлаулырак булып чыкты. Улым инде ун ел урын өстендә, – ди Наилә апа.
 
Илнар үзе бу вакыйганы куркыныч төш кебек искә ала. Дустының машинасына төялешеп, күрше авылга баралар. Илнар, икенче бер авылда яшәүче таныш кызын өенә озату өчен, дустыннан машинасын алып тора. Кайтканда, һәлакәткә очрый, дамбадан төшеп китә.
 
– Юллар бик начар иде, яңгыр сибәли, тизлек тә югарырак булган, күрәсең. Борылышта машинаның арткы ягы «болгый» башлады, юлдан ничек төшеп киткәнемне хәтерләмим дә. Малайлар мине ерактан күзәтеп торганнар икән. Машина фаралары күз уңыннан югалгач, алар тизрәк һәлакәт булган урынга килеп җиткәннәр. Аңымда булганмын. Бары: «Мине тартып чыгарыгыз, егетләр, гәүдәмне сизмим», – дигәнемне генә хәтерлим, – дип искә ала егет.
 
Илнарның умыртка сөягенең муен өлешенә зыян килгәне ачыклана. Ул бөтенләй хәрәкәтләнә алмый. Катлаулы операциягә күп табиблар алынмый, ясалганы да уңышсыз килеп чыга. Алты ай буе температурасы 39, 40 градустан төшми. Гел урын өстендә ятып, тәнендә тишелгән урыннар барлыкка килә. Аларны дәвалар өчен ике көнгә бер Казаннан медицина хезмәткәрләрен барып алырга туры килә. Соңрак Наилә апа үзе «шәфкать туташы»на әйләнә, бөтен әйберне үзе өйрәнә.
 
Казанның бер тернәкләндерү үзәгенә эләккәч, анализларны, умыртка сөяге сурәтләрен караганнан соң, табиблар егеткә кабат операция ясатырга киңәш итә. Кызганыч, өметләр тагын акланмый. Ул хәрәкәтсез. Дөрес, тән температурасы нормальләшә.
 
Үҗәт егет, үз тырышлыгы белән, аякка басарга омтыла. Әтисеннән тернәкләндерү үзәгендәге кебек үк җайланмалар ясата, көн саен күнегүләр ясый башлый.
– Биш ел шөгыльләндем, бу күнегүләрне ясаганда булышырга кеше кирәк. Шуңа да танышларыма, туганнарыма мөрәҗәгать итә идем. Биш ел буена авылдашларымны азапладым, – ди Илнар.
 
Тырышлык бушка китми, бер дә хәрәкәтләнә алмаган егет кулларын күтәрә ала башлый. Кашык тотып ашарга, кесә телефоныннан файдаланырга өйрәнә, компьютерны үзләштерә. Интернет аның өчен яңа мөмкинлекләр ача. Ул авыруы турында күбрәк мәгълүмат белә, ярдәм сорап, Мәскәү, Новосибирск хастаханәләренә мөрәҗәгать итә. Тик берсе дә операциягә алынмый.
 
Бер танышы үзенең Германиядә дәваланганы турында сөйли. Баксаң, ул да аяксыз кала язган, чит илдә операция ясатканнан соң гына йөри башлаган. Илнар Германия клиникасына хат юллый. Бер айдан җавап килә. Алар риза. Сәламәт кеше кебек үк йөри алмаса да, махсус җайланмага тотынып хәрәкәт итә алу өмете бар. Гел ятып тишелгән урыннарны дә дәваларга вәгъдә итәләр. Тик операция өчен 9 миллион 291 мең сум акча кирәк.
 
Аның өчен Германия – соңгы өмет. Бөтен туганнары, дуслары, үзе интернет челтәре аша товар сатып акча эшләргә тырышса да, бу сумманы Хәлиуллиннар үзләре генә җыеп бетерә алмый. Шуңа да Илнар ярдәм сорый. Битараф булмаучыларга бик рәхмәтле ул. 92 яшьлек әбисе дә оныгына булышкан изге күңелле кешеләргә дога кыла.
 
Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, «Прометей» җәмгыяте җитәкчесе Фоат Хәлиуллин, башка танышлары хәйрия эшен оештыруда башлап йөргәннәр. Җырчы Венер Сәлимов, иҗатташ дуслары Казанда «Йөрәктән йөрәккә» концертын оештырганнар. Ике ай дигәндә, халык ярдәме белән, ике миллион сум акча җыя алганнар.
 
– Безнең илдә кеше икенче берәүнең кайгысына битараф түгел, шунысы сөендерә. Безгә ярдәм кулы сузучыларга зур рәхмәт, – ди әтисе Илгизәр абый.
Хәзер Илнарга – 33 яшь. Ул әле өйләнергә дә өлгермәгән. Көр күңелле, ярдәмчел егет яхшыга өметләнә. Киләчәккә планнары да зурдан. Аякка басу теләге көчле.
 
– Минем белән булган вакыйга барлык машина йөртүчеләргә сабак булсын иде. Беркайчан да ашыкмаска, тизлекне арттырмаска, куып йөрмәскә, юлда бик игътибарлы булырга кирәк. Яшьлек – юләрлек. Уйлап бетермисең... Гомерләр өзелергә бер мизгел җитә икән, – ди Илнар.
 
Биектау, Дөбьяз

PS. Илнар Хәлиуллинның язмышына битараф булмаган, ярдәм итәргә теләгән кешеләр редакциягә мөрәҗәгать итә ала. Операция өчен акча күчерергә теләүчеләр өчен Илнарның исәп-хисап счеты:

СБЕРБАНК картасы: 4276 6200 3800 2709
ВТБ картасы: 5368 2910 1475 7504
Ике карта да Халиуллин Илнар Ильгизарович исемендә.
Элемтә өчен телефон: 89274459858

Эльвира МОЗАФФАР
Шәһри Казан
№ --- | 28.02.2018
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»