поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
01.03.2018 Фаҗига

Казандагы атыш турында фатир хуҗасы: "Дүрт сәгать буе ишеккә атып торды"

Борисково бистәсенең Авангардная урамында урнашкан йортта бер кешенең ут ачуы турындагы хәбәр социаль челтәрләрдә өченче көн кич белән үк таралды. 36 яшьлек ир-ат әлеге йортка хатыны белән «аңлашу» өчен килгән булып чыга. 187 нче йортта хатынының абыйсы Александр Афанасьев яшәгән.

Хатын абыйсының өенә иреннән куркып качып килгән, чөнки күптән түгел генә өйдә тавыш чыгарган, спиртлы эчемлекләр эчкән  ире өстеннән полициягә гариза язган булган, шуннан соң 36 яшьлек ир-атны ун тәүлеккә ябып куйганнар. Ул шуннан чыкканнан соң, Александр Афанасьев яшәгән йортка китә. Фатирының ишегенә ау мылтыгыннан ата. Йортта яшәүчеләр полиция чакырта. Атыш вакытында Росгвардия хезмәткәре һәлак булган, бер полиция хезмәткәре һәм шул йортта яшәүче яраланган. Әлеге факт буенча җинаять эше ачылган. Татарстанның тикшерү комитеты ут ачкан ир-атның үлеме турында хәбәр итә.
 
Авангард урамының 187 йортында яшәүче Закир, төнге атыштан соң коридорда ишетелгән һәр тавышка сискәнеп куябыз, ди. Ул безгә ишекне кыңгырау төймәсенә бик озаклап басканнан соң гына ачты. Ишек артында балалар тавышы ишетеп, безнең дә әлеге фатир төбеннән тиз генә китәсе килмәде. Икенче подъезддагы кайсы гына ишеккә шакыма, ачучы юк. Күбесе эшкә дә киткәндер, әлбәттә, әмма кайберләре ишек аша безгә сөйләшергә теләмәүләрен әйтте. 50 нче фатирда яшәүче Закир гына теләп аралашты.
 
– Сәгать ничә икәнен белмим дә, берзаман ишек артында тавышлар ишетелә башлады. Кемдер лифт ишегенә кага кебек тоелды. Лифт җимерелеп, берәрсе шунда калгандыр, дип уйлап, ишекне ачып чыктым. Ләкин моның ату тавышлары икәнен аңлап, өске катка күтәрелә башладым. Мин анда чүгәләп утырган кешене күрдем. Аның тирәсендә берничә патрон ята, үзе мылтыгына патрон тыга иде. Шуны күрүгә үк аска йөгердем. Минем артымнан хатыным белән кызым да чыктылар. Алар аста көтеп калган иде. Керегез тизрәк, дип кычкырдым. Өйгә кергәч, полициягә шалтыраттык.
 
 
Безнең аңлавыбызча, полициягә хәбәр алданрак килеп ирешкән иде. Ул арада тугызынчы катта яшәүче киявебез шалтыратты. Ул да тавыш ишетеп чыккан булган, аңа мин күргән кеше хәзер атам дип кычкырган. Киявебез тиз генә өенә кереп бикләнгән. Аннары улларыбызга шалтыраттык. Безнең биш балабыз бар. Олылары эшли. Подъездга керә күрмәгез, дип кисәтәсе идек, алар инде кайтып җиткәннәр. Полиция генә кертми торган. Төнге уникеләргә кадәр урамда туңып басып тордылар. Олысы муенын да селкетә алмый иде, – дип сөйләде безгә Закир.
 
 
Аның әйтүенчә, атышлар тынгач, полиция хезмәткәрләре 61 нче фатирда яшәүче күршеләрен кулларын богаулап алып киткән.
– Моны күреп, мин аларга аның гаепсез булуын, атучы кешене үз күзләрем белән күрүемне әйттем. Алар мине ишетмәде дә, – ди Закир.
 
Аннары без өске катларга күтәрелдек. Бишенче-алтынчы катларда стенада пуля, кан чәчрәгән эзләр күренә. Идәндә кан җыелып ята. Шунда ук баш мие дә чәчрәгән. Коридорда күңелне болгатырлык ис. Бармак белән борынны кысып, өске катларга күтәреләбез. 61 нче фатирның ишеге юк, пәрдә сымак итеп чүпрәк эеленеп куелган. Стенага шакыгач, пәрдә артына кемдер килде һәм кем булуыбызны сорады. Үзенең фатир хуҗасы Александр Афанасьев булуын әйтеп, безнең белән пәрдә артыннан гына сөйләште.
 
 
Сорауларыбызга теләмичә генә җавап бирде, сеңлегез иреннән элек тә зарлана идеме, кулына корал тотып куркытканы бар идеме ише сорауларга хокук саклау органнарыннан сорагыз, дип кенә җаваплады. Без аңардан атышның кичке сигезләр тирәсендә башлануын, төнге уникеләргә кадәр дәвам итүен аңладык.
 
– Дүрт сәгать буе ишеккә атып торды. Килүгә үк ата башламады, әлбәттә, ике арада диалог булды. Анысы турында сөйләүнең кирәген тапмыйм, ул безнең шәхси сөйләшү. Өйдә хатыным, балам, ике баласы белән сеңлем Елена да иде. Ишеккә ата башлагач, барыбыз да бер бүлмәгә кереп качтык. Ишекне экспертиза өчен төнлә салдырып алып киттеләр. Бүген яңаны куябыз дип вәгъдә иттеләр. Ишек пуля эзләре белән бик тишкәләнгән иде, – дип сөйләде безгә Александр.
 
 
Калган сорауларыбызга аннан җавап ала алмадык.
 
 Росгвардиянең матбугат хезмәте җитәкчесе  Игорь Силко хәбәр итүенчә, атыш вакытында һәлак булган прапорщик Денис Иванченкога ике атнадан 39 яшь туласы булган.  Денис Мәскәүдә туган. 2006 елның мартыннан Мәскәү өлкәсе Эчке эшләр бүлегенең ведомстводан тыш төрле бүлекчәләрендә хезмәт иткән. 2013 елның февралендә Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсенә хезмәт итүен дәвам итәргә командировкага җибәрелгән булган. Аның хатыны һәм өч улы калган.
 
 
– Егет шат күңелле кеше иде. Бәйрәмнәрдә чыгыш ясады, җырлый иде. Милли гвардия гаскәрләре көнендә җыр башкарды, – дип сөйләгән “Татар-информ”га Игорь Силко.
 
Якын арада прапорщик Денис Иванченко дәүләт бүләгенә тәкъдим ителәчәк. Денис Иванченконы соңгы юлга озату чарасы иртәгә булачак. Сугышчыны Самосырово зиратында җирләячәкләр.
 
 
Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары.

Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 28.02.2018
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»