|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.02.2018 Мәдәният
Татарстанның бер авылында Наил Шәйхетдинов исемендәге урам ачыла2 мартта 13.00дә Чирмешән районы Лашман авылында Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Наил Шәйхетдинов исемендәге урамны ачу тантанасы була. Моннан тыш, мәшһүр артист туган йортка мемориаль такта куелачак. Наил Шәмсетдин улы Шәйхетдинов 1941 елның 1 мартында Чирмешән районы Лашман авылында туа. Әгәр исән булса, быел аңа 77 яшь тулган булыр иде. Танылган артист 1965-2016 елларда Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында иҗат итте.
Театрда 50 ел эшләү дәверендә 200 дән артык төрле пландагы рольләр башкарды, дистәләрчә телевизион спектакльләрдә һәм Рига, Свердловск, Казах киностудияләре төшергән фильмнарда катнашты. Үзенең табигый таланты, ихлас уены белән бихисап тамашачыларыбызның күңелен яулады.
Тантаналы чараларда Наил Шәйхетдиновның туганнары, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры җитәкчелеге, театрның әйдәп баручы артистлары катнашуы көтелә.
Шул ук көнне 17.00дә Тинчурин театры Лашман авылы мәдәният йортында Наил Шәйхетдинов истәлегенә багышлап, “Алтын көз” комедиясен күрсәтәчәк. Керү бушлай. “Алтын көз” – Наил Шәйхетдинов соңгы елларда уйнаган спектакльләрнең берсе.
--- |
Иң күп укылган
|