|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.02.2018 Фаҗига
Трассада йөк машиналары бәрелешеп, ут капкан, ике йөртүче дә һәлак булган (ВИДЕО)Бүген Башкортстанда М-5 трассасының 1284 нче чакрымында ике зур йөк машинасы бәрелешкән. Нәтиҗәдә, аларның икесенә дә ут капкан. Авариядә ике йөк автомобиленең дә йөртүчеләре һәлак булган, тагын бер кеше зыян күргән, дип хәбәр итә «Башинформ» агентлыгы. «Татар-информ» язуынча, урынга Башкортстан Республикасы буенча 12нче Федераль янгынга каршы хезмәт отряды, Октябрьск шәһәренең авария-коткару отряды хезмәткәрләре килә. ЮХИДИ хезмәткәрләре һәм табиблар эшли.
«Янгынны сүндерүдә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан ике берәмлек техника һәм шәхси составтан җиде кеше җәлеп ителде. Башлангыч мәгълүматлар буенча, авариядә зыян күрүчеләр бар», - дип хәбәр иткәннәр ведомствода.
Трассада хәрәкәт вакытлыча туктатылган. Һәлакәтнең сәбәпләре ачыклана.
--- |
Иң күп укылган
|