поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
25.02.2010 Фаҗига

АЛСУ

Әлбәттә, Алсу турында иң беренче мин язарга тиеш идем. Ул истәлекләр гел яктылыктан гына торыр иде, чөнки Алсу турындагы бер генә кәлимә сүзгә дә салкынлык салып булмый. Якты, көләч, кешеләрдә тырнак очы кадәр дә начарлык күрә белмәс, бөтен дөньяны яратучы, тирә-юнендәге һәркемгә изгелек кылучы, җанында галәм кадәр Моң йөртүче... Үзем шушы сүзләрне язам да үзем үк имәнеп китәм – ул бит җир кешесе булмаган! Менә бүген, инде киткәненә ике елдан артык булса да, ышанасы килми – әй, тәкъдир!

...Үзем дә берни белмәгән студент башым белән Актанышның район лагерена әйдаман булып эшкә кердем. Һәм көнендә үк үкендем. Бар да яхшы анысы. Олы «балаларым» янымда апа да апа дип өзелеп тора, эшем дә ошый. Ә менә беренче-икенче сыйныфларны тәмамлап килгән ике бәләкәчем җаныма төште: өйгә кайтып китәбез, дип елыйлар. Тегеләй дә, болай да итеп карыйм, юк, караватларына ятып үксеп елаулары елау. Лагерь җитәкчесенә әллә ничә бардым – өйләренә кайтып килсеннәр, янәсе. Ризалашмады. Ә теге ике кирлемән иртәнгә кадәр юрган астында борын мышкылдатты. Мин бер тамчы керфек какмаган килеш тагын җитәкчегә киттем – бу юлы эштән азат итүен сорап. Кит, ди бу, ике баланы да тыя алмагач, янәсе. Без сөйләшеп басып торганда минем отряд кызлары үтеп китте. Араларында лидеры – Алсу. Бүлмәгә кайтып әйберләремне җыйыйм дисәм, Алсу кабалана-кабалана сумкасын тутырып утыра (10 нчы сыйныф укучысы).

 

– Нишлисең, – дим.

 

– Өйгә кайтам, – ди бу, – сезнең китәсен ишеттек. Сез китәсез икән, без монда нишлик?

 

– Беткәнмени әйдаман, башканы куярлар, – дим, эшнең мондый борылыш алуын чамалый алмавыма аптырап.

 

– Безгә башкасы кирәкми, сез кайда – без шунда.

 

Егет-кызларымның шаяртмауларын аңлагач, тиз генә сумкаларымны бушаттым да Алсуга карап елмайдым:

 

– Теге ике бәләкәч жәлләтә бит, – дим.

 

– Без бит күбәү, алар икәү генә, – диде Алсу. Оялып куйдым: миңа егерме бала ышаныч белән карап торганда качып диярлек кайтып кит инде! Барып Алсуны кочакладым. Ул: «Мин аларның чәчләрен үрдем, бүген ашханәгә дә барырга ризалаштылар», – дип пышылдады.

 

Лагерьдагы ике атна сизелмәде дә. Бөтен баланы да яратып өлгерсәм дә, Алсу икенче төрле якын иде. Минем уң кулым булып бөтен кешене көйли, шул ук вакытта үз сүзен өзеп, кистереп әйтә белүе белән дә яраттырды ул. Үзәкләрне өзеп җырлавы белән игътибар үзәгендә була алуын белсә дә, бервакытта да аерылып торырга яратмады. Ә башкалар өчен ничек сөенгәнен күрсәгез! Мин аның ул вакытта район хакимияте башлыгы урынбасары Кадрия Идрисова белән район мәдәният йорты җитәкчесе Азат Нургалиев кызы булуын белгәнгә күрә икеләтә гаҗәпләнгәнмендер инде. Лагерь беткәч, Кадрия апаның үзенә дә әйттем әле: бер генә дә җитәкче баласына охшамаган инде Алсу.

 

Әлбәттә, безнең дуслык лагерь кысасында гына калмады. Алсу бер елдан, мәктәп тәмамлап, Казанга килде. Мин инде Президент кадәр Президент аңа: «Сиңа консерваториягә керергә кирәк», – дигәч тә, финанс институтына укырга керүен белгәч аптырап калдым. Хәлне Алсудан алда Кадрия апа аңлатты:

 

–Гаиләдә өч җырчы, бер генә тамашачы була алмый бит инде. Ә тамашачы мин генә калып барам: Азат җырлый, Алмаз (уллары. – Г.Җ.) җырлый. Алсу да җырласа, кул чабарга мин генә калам. Җырласын, мин каршы түгел, әмма башка һөнәр үзләштерсен – төпле белем алсын.

 

Ә Алсу... Алсу тотты да ике җирдә укыды – Клара Хәйретдинова классына консерваториягә укырга керде ул. Юк, әнисе сүзен тыңламаудан түгел, энергиясе бөтен җиргә җитәрлек булганга күрә. Ничәмә ничә конкурсларда җиңү яула да, гәүдәңнең һәр күзәнәгеннән моң ташып торганда җырламый кара?!

 

Соңгы тапкыр мин Алсуны Бауман урамында очраттым: ике җирдә укудан тыш, КФЭИның инглиз теле факультетының кичке бүлегенә укырга кергән икән. Әллә каян мине танып йөгереп килгән Алсу, каядыр бик ашыкса да, туктап сөйләшеп торды – лагерьны искә төшереп көлештек.

 

...Кадрия апаның бүгенге эш урыны – Мәдәният министрлыгында Алсу турында сөйләшеп утырабыз. Үземне берникадәр дәрәҗәдә вәхши итеп тә хис итәм – миңа караганда әни кешегә үзенең нарасые турындагы әлеге тарихны актару күпкә, бик күпкә авыр ләбаса.

 

– Аның турында сөйләп кенә дә бетереп булмый бит. Соңгы тапкыр юлга чыкканда иртәнге бишкә кадәр өй җыештырды. Кат-кат янына чыктым, ят, янәсе. Әнкәем, эшне ахырына кадәр җиткерми булмый – тәрбия, әнкәм, тәрбия, ди. Пәрдәләргә тимә, кайткач, үзем алып юам, диде. Ул пәрдәләр һаман эленеп тора. Тимәдем...

 

...22 яшен тутырган Алсу кияүгә чыгарга җыенып йөри иде. Казан егете, үзе өчен өзелеп торган Булат исемле егеткә. Җәй аенда әниләре белән таныштырырга Актанышка алып кайткан, аннан егетнең гаиләсе белән ял итәргә – Кара диңгез буена бару булган ниятләре. «Минем ул мәхәббәткә исем-акылым китте инде, – ди Кадрия апа. – Теге Таһир белән Зөһрә хисләре диярсең. Алсуның телендә Булат кына. Бер шулай мунчадан чыкты да, әнкәм, әйдә сөйләшеп утырыйк әле, ди. Булат турындамы, дим. Юк инде, үзебезнең хәлләр турында, ди бу. Бер-ике сүз алыштыкмы икән, сүзе тагын Булатка барып тоташты. Аннан гаҗәпләнгән кыяфәт чыгарды да яңгыратып көлеп җибәрде. Бер-берсе өчен өзелеп торалар иде».

 

Нургалиевләр Булатны яраталар. Туй турында сүз чыккач та, каршы килмиләр. Ул вакытта районда республика мәдәният хезмәткәрләренең беренче слеты уза. Кадрия апа, әлбәттә, әлеге чараның үзәгендә. Алсу чыгыш ясаганнан соң, кочаклашып саубуллашалар... Иртәнгә кадәр Алсу sms белән әнисенә кайда булуларын әйтеп хат язып тора. Җиде тулар-тулмас, Кадрия апаның хәле китә... Ул вакытта Алсулар машиналары белән Краснодар юлында һәлакәткә очрый. Булатның энекәше шундук үлә. Калган дүрт кешене авыр хәлдә хастаханәгә озаталар. Әлеге хәлне ишеткәндә Кадрия апа бер инвалид ананың баласын укырга кертер өчен Алабуга шәһәренә чыгып киткән була. Ярты юлда «кара хәбәр» куып тота...

 

 – Реанимациягә өч-дүрт көн кертмәделәр. Әлеге Краснодар район хастаханәсенә икенче көнне барып җиткән идем, – ди Кадрия апа. – Дежур табиб – бер хатын-кыз кертте. Алсуны танымый үтеп киткәнмен. Янында ук Булат, булачак кода-кодагыем... Аларның хәлләре Алсуныкы кебек авыр булмаса да, берсе дә аралашырлык хәлдә түгел. Алсуым янына килеп бастым да чыгып йөгердем – танырлык түгел. Аннан тиз генә үземне кулга алып әйләнеп кердем. Тәнендә җылы юк. Кулын учыма кысып: «Кызым, мин монда», – дигәч, күз кабагы селкенгәндәй итте. Йөрәге эшләми диярлек, үпкәләр ясалма сулыш алу аппаратына тоташтырылган, 2-3 сәгать гомере калган, диделәр. Юк, дидем, без яшибез әле, әйеме, кызым, дип пышылдадым. Үзебезнең республика белән элемтәгә кереп, Алсуны үзәк өлкә хастаханәсенә урнаштырдык. Җиде көннән йөрәге эшли башлады. Ике зур операция ясадылар. Чәрдәкләнгән таз сөякләре тиз арада ялганды, эчке органнар бөтенесе дә тәртипкә керде. Без Азат белән ай ярым пыяла аша Алсу белән сөйләштек. Бәлки, ишетмәгәндер дә, әмма янында якыннары икәнен ул тәгаен сизде. Баш табиб кына, яшәми ул, калдырып кайтып китегез, ди. Без Азат белән Адыгей республикасындагы мәчеткә киттек. Шундагы мулла, хәлебезне белгәч, нишләп сез аны күмәргә әзерләнеп беттегез әле, намазга басып, хәзер бөтенебез дә аңа исәнлек телибез, мин иртәнге намазымны да аңа багышлармын, диде. Иртән Алсуның хәле күзгә күренеп яхшырган иде.

 

Аннан бер табиб, мөмкинлегегез булса, Германиягә алып китегез, дигән. Ятып калганчы, атып кал дип, Кадрия апа кирәкле документларны тутырган.

 

– Мин андагы хастаханәләргә шаккаттым. Бездә гел ятып торгач, тәннәре тишкәләнә башлаган иде, анда исә матраслар һәрвакыт хәрәкәтләнеп тора, тән сулый. Иң мөһиме – бала белән ананы аермыйлар. Ә ул авыруны аякка бастыру өчен иң мөһим шарт! Булат әти-әниләре белән Краснодар хастаханәсендә калган иде, көненә өчәр тапкыр Алсуга шалтырата. Алсу сөйләшә алмаса да, Булат шалтыратып колагына телефон куйсаң, кире бирми интектерә иде. Кызым, монда шалтырату бик кыйммәт бит, бир инде телефонны, дим, ә ул инде сөйләшеп бетергәч тә кулыннан телефонны җибәрми баскалап утыра иде. Ул вакытта инде Алсуым матурлана ук башлады – чәчләре үсте, инде күз карашы белән бөтен нәрсәне аңлата. Мин һәр көн аңа массаж ясап, тәннәрен угаладым. Акрынлап һәр җирен хәрәкәтләндерә башлады. Көн саен коляска белән урамга чыгабыз, шаярабыз-көләбез. Бер тапкыр да күз яше күрсәтмәдек. Табиблар аның шулкадәр чыдамлылыгына һәм үз гомере өчен көрәшә белүенә шаккатты.

 

– Ул вакытта инде начар уй да башка килмәгәндер.

 

– Юк, мин үлем турындагы уйны башыма кертмәдем. Алдан ук бары тик тереләчәк кенә, дидем. Әле борын төбендә Азатның 50 яшьлек юбилее. Аның белән һәр көнне телефоннан сөйләшәбез. Ул көнне дә урамда йөри идек. Алсуның бер тамчы да кәефе юк, сораштырам-сораштырам, күз карашын миннән качыра. Арыдыңмы, кызым, күземә кара инде, дим. Шуннан бу: «Юк, әнкәм, һава гына сулыйм», – димәсенме! Беренче тапкыр сөенечемнән елап җибәрдем. Кызым, сөйләшә башладың бит, дим. Үземнең аяк астыннан җир шуа, үз колакларыма үзем ышанмыйм – менә бәхет нәрсә икән ул! Азатның номерын җыйдым, аның, хәлләрең ничек, дигән сүзенә дә: «Әйбәт, әткәм», – дип җавап бирде. Ул көнне башка сөйләштермәдем, өзлегер дип курыктым. Паркта йөргәндә үзе белән бер яшьләрдәге шулай ук коляскадагы кызны күреп, каерылып-каерылып карады. Ул баланың акылына зәгыйфьлек килгән иде. Мин Алсуны тиз генә алып китәргә тырыштым, әмма ул күзләрен кыз киткән яктан алмады. Иртәгәсе көнне ашханәгә төшеп, пешкән тавык алып менүемә табибларның тыз-быз безнең палатада чабышуын күргәч, хәлем китте. Алсуны тикшеренүгә җибәрделәр: бөтен органы сау-сәламәт, ә мие 70 процент үлгән, диделәр. Ниндидер тромб шартлаган...

 

«Икенче көнне безне самолет белән Татарстанга җибәрделәр, – дип сүзен дәвам итә Кадрия апа. – Коеп яңгыр ява, яшен. Чаллыда туганнар, Азат каршы алды. Әле Алсу исән вакытта кайтып өлгерик, дидем. Алсуны тагын бер операциягә озаттылар. Без туганнарның фатирына кайтып киттек. Йокымсырап кына киткән идем, Алсуның тавышын ишетәм. «Әнкәм, әнкәм!..» Күземне ачсам – Алсу. Ап-ак киемнән, аягы идәнгә, башы түшәмгә тимәгән, аркасында ике ак канат. «Мин киттем», – ди. Мин, тын алырга да куркып, аның сурәте энә күзе кадәр кечерәеп күздән югалганын карап тордым»...

 

...Алсуны соңгы юлга озатырга бөтен Актаныш килгән, дисәм, арттырмамдыр. Аны соңгы тапкыр күргән һәр кеше, шундый матур иде, диләр. Ул болай да искиткеч матур иде, соңгы юлга да шулай киткән. Гает аенда. Булат аны туй күлмәгендә озаткан...

 

– Ул бөтен кешене дә ярата иде, – ди Кадрия апа. – Өйгә дә, теленә дә гайбәт кертмәде. Син, әнкәм, үзең безне кешеләрнең башта әйбәт ягын күрергә өйрәттең, дия иде. Кешеләргә дә, безгә дә авырлык китерүдән курыкты. Теге парктагы авыру кызны күргәч, мин дә шулай булмасам ярар дип курыккандыр кебек тоела. Ул бит, игелек күрүдән бигрәк, игелек эшләргә ярата иде.

 

Кадрия апаны юатырлык сүзне мин, әлбәттә, тапмадым. Әни кеше өчен ул яра мәңге төзәлмәслек, җандагы сыкрау басылмаслык шул. Тәкъдир...

 

– Германиядә вакытта телевизордан ниндидер җыр бәйгесе карап утырдык. Алсуга: «Шундый җирләргә җибәрмәгәнем өчен ачуланасыңмы?», – дигән идем. Башын селкеп, юк, диде. Ул, сәнгать дөньясындагы яшьләрнең нинди ысуллар белән өскә үрмәләргә тырышуларын күреп белгәнгә, бик ашкынмады да – анда пычрак күп икән, әнкәм, дия иде. Кыска күлмәк кияргә дә, яңа кием алырга да кыенсынды. Сезнең акчага инде, әнкәм, ди иде. Гел миннән калган аяк киемнәре киде. Миннән бер үлчәм зуррак кигәнгә, гел зурны ала идем. Үләренә күп калмаган иде, үз үлчәмемне алдым, җитәр инде миннән калганны кияргә, сиңа да яңаны ала башларга вакыт, дидем. Шулай булды да...

 

Алсуны сөйләп, аны юксынуны басарлык сүзләрне барыбер язып бетереп булмый. Әмма тәгаен әйтеп була – Алсу бу җиргә кешеләрне миһербанлырак, матуррак, көләчрәк итәргә җибәрелгән якты кеше иде.

 

– Аңа һәр нәрсә башланган һәм матур итеп төгәлләнгән булырга тиеш иде. Яраткан сүзе дә шул булды: «Булса булсын инде ул, әнкәем, булмаса булмасын». Һәр эшен төгәлләп бетерми туктамас, гадел карашын әйтеп бетерми сүзен төгәлләмәс иде...

 

Компьютерда Алсуның соңгы язмасын карап утырабыз – Сочига китәр алдыннан өйләрендә Булат видеога төшергән. Үзе бии, үзе озын көйле җыр җырлый. Яшьлек, матурлык, чаялык. Син күңелләрдә дә әнә шулай калдың, Алсу...


Гөлнара ҖӘЛИЛОВА
Шәһри Казан
№ 21 |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»