• 14.06-30.06 Дельфинарий в Казани. "Ак Барс" яшьләр үзәге. 11:00
  • 28.07 "VII Мунчәли-Укулары" дини җыен Чүпрәле районы Мунчәли авылы
  • 01.08-19.08 Салават. 30 сезон. Юбилей концерты. Г.Камал театры. 19:00
Туган көннәр
  • 25 Июнь Кыям Миңлебаев (1929-2005)
  • 25 Июнь Мансур Хәсәнов (1930-2010)
  • 25 Июнь Әнәс Бакиров
  • 25 Июнь Венера Гәрәева
  • 25 Июнь Наҗия Теркулова
  • 25 Июнь Резидә Макуева
  • 26 Июнь Ләйсән Хафизова
  • 26 Июнь Ренат Шаһидуллин
  • 26 Июнь Асаф Вәлиев
  • 27 Июнь Лилия Нурмөхәммәтова
  • Актанышта ике булмэле фатир сатыла.тел.8-987-414-88-75
  • Сдается на аренду 2-х комнатная квартира на ул. Чуйкова - Казань на семью из 3-ч человек или 2-м девушкам. Собственник.Цена договорная. тел.89376270107
  • Казан, Киров районы, Салават куперендэ 1 булмэле фатирга бергэ яшэргэ кыз эзлим.Начар гадәтләре булмаган, вакыттында туләп баручы, чиста, пөхтә, уз артыннан җыя белуче, тәрбияле булсын. Риелторлар борчымагыз!89534828288
  • Суелган пар казлар сатыла. 89196205896
  • Коттеджда 1 булмэ ботен унайлыклары белэн (кухня, душ, туалет, мебель, телевизор, wi-fi, мангал, бакча) суткалап арендага бирелэ. Аерым керу урыны бар, парковка, балалар белэн килгэн кешелэргэ унайлы. Франттан, Южныйдан ерак тугел. Бэйэсе килешу буенча. Тел.: +79600820875
  • Актанышта 2 булмәле (2 катта) фатир сатыла 89274519175
  • 1 булмэле квартира озак вакытка арендага бирелэ. Квартира узэктэ урнашкан, остановкаларга якын, чиста, яшэрьгэ унайлыклары бар. Квартира хужасы узе. Тел. 89172757475.
  • BMW машинасы сатам 850 89874239376
  • Казанда, Вагаповада 1 булмэле фатир вакытлыча яшэу очен арендага бирелэ. Бэясе 13мен+квартплата т.89673653610
  • Бүлмә гөлләре сатам: фикуслар каучуководный,150 сумнан башлап, фиалкалар, кактуслар. Казан. 89172615695.

 

 

 
Архив
 
26.02.2018 Хәйрия

"Табиблар әйткән диаг­нозга башта ышанмый"

Кукмарада туып үскән Гүзәл Әхмәтшина турында “ВТ”ның алдагы саннарында “Йөрәгемне бирер идем” дигән язма дөнья күргән иде. Без ул чакта кызның әнисе һәм апасы белән элемтәгә кердек. Яңа гына гаилә корган, балалар үстерергә хыялланган Гүзәлнең кинәт кенә авырып китүе барлык якыннары өчен зур хәсрәт була. Ул үзе дә табиблар әйткән диаг­нозга башта ышанмый.

Тик тора-бара хәле начарая башлагач, ул нинди авыру эләктереп алганын аңлый. Ул чакларда Гүзәлнең хәле көннән-көн авырлаша. Менә шул чакта туганнары ярдәм сорап чаң сукты.
 
– Балаларымны берүзем аякка бастырдым. Кызыма ярдәм итәр идем. Тик берни эшләп булмый икән шул. Кирәк икән, йөрәгемне бирер идем. Кызым гына авырмасын. Әгәр кибеттән сатып ала торган әйбер булса, бар булган мөлкәтемне бирер идем дә кызыма саулык алыр идем, – дип өзгәләнгән иде әнисе Гөлнур ханым.
 
Гүзәлгә беренче тапкыр ясалган операция уңышлы чыкмаган. Эч авыртулары да кимемәгән. Җитмәсә, шул чакта әниләре дә авырып китте. Әле ярый, вакытында дәвалангач, чирне уздырып җибәрә алды. Ә менә Гүзәлгә икенче тапкыр ясаласы операция өчен шактый зур суммада акча кирәк иде.  Ул акчаны бөтен ил белән җыйдылар. Гүзәл иң авыр вакытларында да: “Мин терелә­чәкмен, бу авыруны җиңәчәкмен!” – дип әйтә иде. Авыр химия курсларына да түзде. Операция бил­геләнгән көнгә тиешле сумманы да җыя алдылар. Ул чакта аның якыннары хәйрия концерты да оештырды. Кукмарада яшәүче авылдашлары, якыннары да бу чаралардан читтә калмады. Алар да үзләреннән өлеш кертте.
 
Без дә ул чакларда Гүзәл белән элемтәдә тордык. Гүзәл апасы Әлмирә белән Мәскәүгә китә алды. Операцияне узган ел декабрь аенда ясадылар. Әле күптән түгел Гүзәл яңадан кан анализлары тапшырып, табиб­ларга күренеп кайтты. “Аллага шөкер, бар да яхшы. Кан анализлары әйбәт чыкты. Сеңлем авыртуларга зарланмый. Җөй урыны да төзәлде. Хәтта сызланулары беткәнгә кайчак үзе дә ышанмый әле. Ул чирне җиңәм дип һәрчак үзен тынычландырды. Башкача мөмкин дә түгел иде. Авыр вакытыбызда ярдәм кулы сузган һәр кеше­гә чын йөрәктән зур рәхмәтебезне белдерәбез. Май аенда яңадан тикшеренү узасы бар. Бар да әйбәт булсын дип догалар кылабыз, сеңлемнең бу авыруны бөтенләй онытуын телибез”, – ди Әлмирә.

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 26.02.2018
Ватаным Татарстан печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Gong-TV
Себерке
Өмет
Диләфрүз
Татарстан Язучылар берлеге
comments powered by HyperComments