|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.02.2018 Могҗиза
Лаеш районында бер тавык “Аллаһ” дигән язулы йомырка салган, хуҗабикәнең 2 атна элек күргән төше чынга ашкан (ФОТО)Бүген 24 февраль көнне Лаеш районы Татар Сараланы авылында үзенчәлекле хәл була. Бер гаиләдә тавык күкәй сала. Ә йомырканың тышында – гарәпчә “Аллаһ” дигән сүзгә охшаган язу. “Бүген шундый могҗиза булды бездә, - ди шушы авылда яшәүче Наилә Җиһаншина, - бер тавыгыбыз “Аллаһ” дигән язулы йомырка салды”. “Матбугат.ру”га билгеле булганча, гаиләдә бу инде икенче шундый очрак икән. Беренчесе ун ел элек булган. Ул вакытта Наилә гарәпчә әле укый белмәгән, шуңа күрә язуны укытыр өчен белгечкә мөрәҗәгать иткән.
Һәм менә бүген иртән тагын бер могҗиза!
Наилә ханымның хуҗалыгында 20ләп тавык бар икән.
Шунысы да кызык, 10 февраль көнне Наилә Җиһаншина үзенчәлекле бер төш күргән. Бер ханым аңа ике атнадан нидер буласын искәрткән. “Бу төшкә ышансаң, әлеге могҗиза нәкъ менә бүген 24 февраль көнне буласы иде”, - ди хуҗабикә.
--- |
Иң күп укылган
|