поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
24.02.2018 Мәдәният

“Урам тулы ят кеше, өй тулы ятлар...”

... Исәнмесез дим, җавап кайтаручы юуук, чабалар да чабалар. Чабалар да чабалар, әллә миннән алда барып җитәбез, диләрме? Сәдака бирерлек кеше юк, хәерчеләр күүп, сәдака ияләре юк, сәдака иясе дип карыйсың, ят кеше; урам тулы ят кеше, өй тулы ятлар... барам да барам, бер үз кеше юк. Ятлар арасында ничек йөрмәк кирәк? Кайтам, кайтам әле, кайтам. Үз итмәсәләр дә кайтам. Баргач кайтырга кирәк ич инде...

Туфан абый Миңнуллинның “Саташу” пьесасын укучыларның  исенә төшкәндер бу монолог. Саташкан әби сөйләме бар анда. Һәр сөйләмендә тирән фәлсәфә. “Саташу” пьесасы – эчтәлек,  сюжет-композиция, форма-стиль ягыннан булсын Туфан аганың табышы. Кеше шәхесен төрле яклап ачу, ул яшәгән дөньяның каршылыкларын тирәнтен күрсәтү, бүгенге заманның фаҗигасен әйтеп, телдән биздергән, диннән яздырган илдә яңа буын, циниклар буыны, тамырыннан аерылган буын формалашуын ачынып язуы чагылыш таба әсәрдә. 27 яшьлек Гүзәлнең, үзен тудырган өчен,  әти-әнисен судка бирүе кебек кыргый, аңлап булмаган  ят күренешләр дә бар. Шушы катлаулы рухи дөньяны ачу өчен, автор төрле психологик алымнарга бара. “Саташу” пьесасында катлы-катлы тирән фәлсәфә. Авторның һәр җөмләсе җанны телеп керә...

 
Менә шушы катлаулы, кеше аңы кабул итә алмастай тоелган пьесаны Олы Мәңгәр Халык театры коллективы ( режиссеры - Рафис Рәис улы Сәләхетдинов) сәхнәләштереп, районыбызның гына түгел, күрше-тирә районнарның да мәдәният йортларында күрсәттеләр. Мәңгәр театрының шундый авыр бирелә торган әсәр сайлавы куркытты да азрак. Аны бит әле тамашачы аңына җиткерәсе дә бар, Халык театрының көче җитәрме, дигән уй тынгы бирмәде. Караучыларның  уңай фикере  сөендерде дә, кызыктырды да...
 
Кичә, 23 февраль көнне, Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Олы Мәңгәр бозында Халык театры кубогына(!) хоккей ярышы үткәреп, җиңүчеләрне бүләкләгәннән соң, кичен Әтнә дәүләт драма театры бинасында “Саташу” спектаклен Әтнә тамашачысына тәкъдим итте алар.
 
Баштарак спектакльне  аңлап җиткерә алмый тилмерүчеләр дә булгандыр, фәлсәфә һәрчак авыр, соңрак үзебез яшәгән дөньяны тиз таныдык. Саташкан әби – Хәтирә Рәхимова баш миенең һәрбер күзәнәген селкетте. 27 яшьлек Гүзәл - Гөлзидә Камалованы, әти-әнисен судка бирергә гариза язганда, тотып тукмыйсы да килде. Әтисе Марат- Надир Сабиров та аптырагач, аның кызын яраткан егет Надир - Рәдис Хисмәтуллинга “Ә син аны кыйнап кара...”- ди.  Шул ук вакытта Гүзәлнең әбисе Мөслимә – Гөлсинә Сабировага кушылып, аны аңлап та, аклап та булган кебек. “Ник тудырдыгыз, хәерче арттырмаска иде...” - ди ул.
 
Туфан абыйның фәлсәфәсен Гөлзидә шул дәрәҗәдә җиткерә алды, бүгенге көннең демография мәсьәләсе, акчага кызыктырып халык санын арттырырга маташу, билгесез киләчәк, түләүле уку, ипотекалы яшәү, кабала арты кабала искә төшеп, җан сыкрады. Безнең балалар да әти-әниләрен судка бирә башласалар, бүгенге көндә үзен таба алмый интеккән яшьләр аз дисеңмени; Гүзәлнең югары белемле юрист дипломы да кирәкми әнә, жулик дип әйткән өчен, шул кыска гомердә биш җирдән эштән куылуы аның хыялларын чәлпәрәмә китереп, ышанычын бетергән. Бәгырьсезгә әйләндергән. "Элек андый түгел иде ул, соңгы вакытта әллә нишләде", - ди Надир.  Халык арасында яшәгән Туфан абый  әсәрендә әнә шул фаҗигане  ачып, аңыбызны уятырга тели кебек. Үзе чишелеш таба алмаган, җанын авырттырган теманы күтәргән автор. Гыйбрәт алып, азрак үзгәрмәсләрме, дип уйлаган. Кызганыч, әсәр аяныч тәмамлана. Сабакны да тормыш үзе бирә, әллә Аллаһы Тәгалә микән? "Без дә әни кебек Аллаһы Тәгаләдән сорап карыйк микән?" дип ачына Марат та. Башкача яктылык күренми, тагын кемгә сыгынмак кирәк...  Бөтенесен ачып бетермим, карарга кызыгы калмас. Мөмкинлек була калса, карамый калмагыз.
 
Харис - Рәфыйк  Сәләхетдинов та замана ир-аты. Гаилә кыйммәтләре салынган үлчәү гел селкенеп тора, “Оятсыз син” - ди аңа Гүзәл. Судья Фәридәгә – Энҗе Гатауллинага да иренең әдәпсезлеген әйтеп аңлатмакчы кыз бала. Белмимени   аны судья хатын, белә,  гаилә бозасы килми. Ахыр чиктә, “Куркам мин синнән”, - ди ул Гүзәлгә. Куркырлык та Гүзәл. Әнисе Галиябану - Гөлсинә Шакировага кычкырган төксе тавышы кыз балага  нәфрәт уята. Менә шундый авыр рольне Гөлзидә Камалова шундый осталык белән башкарды. Ул йөз, төс-бит, кыяфәт, мимика , һәр хәрәкәте аны “иблис”кә якынайтты. Маратның шаянлыгын, Надир шагыйрьнең әдәплелеге сокландырды. Надир белән Рәдиснең сәхнәгә беренче чыгуы түгеллеге дә сизелә. Гөлсинә Сабирова, Энҗе Гатауллина, Гөлсинә Шакирова да үз рольләрендә... Кытыршы җирләр дә бар, тик кимчелек эзлисе килми, бу әсәрне профессионаллар да уйнап җиткерә алыр идеме икән?! Күңелгә нәкъ менә шулай уйнаулары, бәлки яшәүләре белән үттеләр алар. Җылы калды, рухи азык калды һәм үзебез  яшәгән заманага, үзебезгә  мөнәсәбәт... Бер кочак уй калды...
 
Исем китеп, Хәтирә апа Рәхимованың Саташкан әбисен карадым. Сокландым, гаҗәпләндем. Камал театры артисткасымыни, карап туялмадым. Гөлзидә белән Хәтирә апа гашыйк итте. Уйнауларын Туфан абыйга күрсәтәсем килде, сокланыр иде. Үзешчәннәрнең чыгышларын зурлап бәяләп, сәхнәгә менеп кулларын кысып, рәхмәт әйтер иде. Ул шулай итә иде, һәр артистны, олымы ул - кечеме, олылап, тәмле сүзен әйтә белде. Ә  мәңгәрләргә, үзешчәннәргә ул сүзне әйтүче булмады. Районыбыздагы бердәнбер Халык театрының, эштән соң өйрәнеп, авыл саен  спектакль куеп йөрүче   артистларына сәхнәгә менеп  мактау сүзләре әйтелмәде. Күрәсе, ишетәсе килгән иде, алар аңа лаек иде...
 
Шулай икәнен Әтнә тамашачысының аягүрә басып алкышлавы дәлилләде...
 
Сүрия Мингатина, "Әтнә таңы".

---
Матбугат.ру
№ --- | 24.02.2018
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»